Балалар... Гөнаһсыз һәм матур кечкенә кешеләргә сокланмый мөмкинме соң? Тик, ни кызганыч, дөньяда аларны да җәберләүчеләр, түбәнсетүчеләр, хокуклары белән исәпләшмәүчеләр бар. Сер түгел, ел саен күпме ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителә, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларга да күпне күрергә туры килә. Авыр эшләргә җәлеп ителгән балалар да юк түгел. Хокукларының бозылуын тойган балага нишләргә? Әлбәттә, нәниләр берничек тә үзен яклый алмый. Шулай да инде бераз үскән, үзаллы фикер йөртә белә башлаган үсмерләргә мондый хәлдә кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яисә шунда ук ышаныч телефонына шалтыратырга: 8800 2000 122 – бердәм “Ышаныч телефоны”, 250 09 90 – Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкил номеры. Интернетны ачып карасаң, тагын бик күп психологик ярдәм телефоннары табарга мөмкин.
Мин дә бу язманы әзерләгәндә, республикада балалар хокукларын яклау буенча хәлләрнең торышын белергә теләп, төрле урыннарга мөрәҗәгать итеп, шалтыратып карадым. Кызганыч, Интернетта күрсәтелгән Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкилнең бер генә телефонында да җавап бирүче булмады. Мәгариф министрлыгыннан да “бездә бу хакта мәгълүмат юк” дигән җавап алдым. Октябрьский шәһәрендә ятим һәм инвалид балалар өчен бик яхшы интернат-мәктәп барлыгын ишеткән бар иде, алар белән сөйләшергә теләдем. Баксаң, ул инде ябылган икән. “Мин сезгә күп нәрсә сөйли алыр идем, без балалар өчен күп эшләдек, күп йөрдек тә бит... Безгә бөтен республикадан балалар җибәрелә иде. Ләкин хәзер мин башка эштә инде”, – диде аның элекке хезмәткәре. Шундый ук интернат Туймазы шәһәрендә дә бар икән. Анда шалтыраттым. “Без мондый мәгълүмат бирмибез. Әле безнең эшебез дә бик күп, борчымагыз”, – диделәр. Юкса, минем шул уңышлы эшләре хакында гына язасым килгән иде... Ярдәмгә мохтаҗ балалар шалтыраткан чакта җавап ала алсын иде дип кенә телисе кала.
Конвенция балалар тормышында авыр хәлләрне булдырмауны максат итеп куя. Ул 54 статьядан тора. Конвенция – иң югары педагогик әһәмияткә ия документ. Ул өлкәннәрне дә, балаларны да нигезендә чын гуманизм һәм демократизм, бала шәхесенә, аның фикеренә һәм карашларына ихтирам, сакчыл караш яткан әхлак-хокук нормаларында үзара бәйләнешләр төзергә чакыра. Шул ук вакытта Конвенция үсеп килүче буында законнарны һәм башка кешеләрнең хокукларын, аларга ихтирамлы мөнәсәбәт кирәклеген формалаштыруны раслый.
Конвенция идеяләре безнең законнарга гына түгел, аңыбызга да күп яңалык кертергә тиеш. Аның төп идеясе – бала мәнфәгатьләрен иң яхшы рәвештә тәэмин итү. Баланы үзаллы хокук субъекты дип танып, Конвенция барлык гражданлык, сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни хокукларны үз эченә ала. Шул ук вакытта ул бер хокукның икенчесен тормышка ашырудан башка мөмкин түгеллеген ассызыклый. Конвенция раславынча, баланың интеллектуаль, әхлакый һәм рухи сәләтләрен үстерү өчен сәламәт һәм хәвефсез мохит, тиешле дәрәҗәдәге сәламәтлек саклау, туклану, кием һәм торакның минималь нормалары белән тәэмин итү мөһим.
Минемчә, Конвенциянең барлык статьялары белән дә һәрбер ата-ана, педагог, тәрбияче, мәгариф хезмәткәре, министр һәм балаларга кагылышлы хезмәттә эшләүче һәр кеше таныш булырга тиеш.