Гаҗәп хәл, соңгы ике дистә ел эчендә дөньяда, шул исәптән Русиядә, иммигрантлар яшенең яшәрүе күзәтелә. Галимнәр моны яшь кешеләрнең бәхет кенә түгел, яшәү чыганагы булган акча эзләп күченүе белән дә аңлата. Иммиграция якын киләчәктә Евросоюз илләрендә халык санын арттыруда бердәнбер чыганак булачак, дигән фикердә экспертлар. Соңгы 10 елда, мәсәлән, фәкать иммигрантларга бәйле рәвештә АКШта эшче көчләр — 47, Европада 70 процентка арткан. Гомумән, теге яки бу илгә иммигрантларның күпләп килүе еш кына урындагы социаль проблемалар чишелешен ашыктырырга, халык санын арттыруга этәргеч бирә һәм бер үк вакытта милли-этник тормышның берникадәр үзгәрүенә дә китерә.
Русия — дөньяда иммигрантлар сыену урыны тапкан икенче зур ил, ди белгечләр. БМОның халыкның урнашу исәбен алу бүлеге соңгы елларда Русия иммигрантлар саны буенча АКШтан кала икенче урында дип бәяли. Әлбәттә, соңгы унъеллыкларда илебездән күченеп китүчеләр дә күп булды. Шул ук вакытта бигрәк тә элекке СССР республикаларыннан Русиягә яшәргә килүчеләр исәбе дә аз түгел. Әйтергә кирәк, иммигрантларның күбесе — эш һәм акча эзләп килүчеләр. 1990 елларда Таулы Карабахтагы вакыйгалар, Таҗикстандагы гражданнар сугышы чорында бу илләрдән качаклар күпләп килүе дә мәгълүм. Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге вакытта Русиягә күченеп килергә теләк белдерүче гражданнар арасында Әфганстан, Ангола, Эфиопия, Сомалидан мөрәҗәгатьләр күп. Шулай ук, Украинаның көнчыгыш төбәгеннән дә качаклар саны арту дәвам итә.
Иммигрантлар арасында исемнәре бөтен дөньягә билгеле шәхесләр дә аз түгел. АКШ программисты һәм диссидент, бу илнең Милли хәвефсезлек агентлыгы һәм Үзәк разведка идарәсенең элекке хезмәткәре Эдвард Сноуден — шуларның берсе. Ул — сәяси иммигрант.
Кыргызстанның элекке президенты Әскар Акаев, 2005 елда үз илендә сәяси кризис башлангач, Русиягә күченеп килде. Мәскәү дәүләт университеты профессоры. Биредә ул байтак кына фәнни хезмәтләр авторы булды. Русия Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы булып тора.
Арнольд һәм Лорен Локшин — АКШтан килгән галим-биологлар.
Үткән айда гына ил Президенты Владимир Путин Украина миллиардеры Эдуард Шифринга “Русия гражданы” статусын бирде. Ул — берничә эре холдинг оештыручыларның берсе. Француз актеры Жерар Депардье да — Русия иммигранты. Ул инде үзенең бай мөлкәтен зур салымнардан саклап калу теләге белән Русияне сайлаган иде.
Күптән түгел, 3 ноябрьдә, Русия Президенты указы белән дөньяда билгеле Америка киноактеры, кинорежиссер, музыкант Стивен Сигал да Русия гражданы булды.
Әлеге исемлекне йөзләрчә билгеле сәясмәннәр, спортчылар һәм бизнесменнар фамилиясе белән тулыландырырга булыр иде. Алар барысы да Русиядә үз урынын тапты һәм “почетлы иммигрантлар” булып калыр да.
Әлбәттә, үз илләрендәге этник сугышлардан, ачлык-ялангачлыктан иза чигеп, икенче бер илгә күченеп китүчеләрнең язмышлары икенчерәк. Русия иммигрантларының да күпчелеген эш һәм яшәү урыны эзләп килүчеләр тәшкил итә. Кызганычка каршы, аларның байтагы Русиягә законсыз рәвештә керә һәм еш кына илебездәге эчке тәртипләрне дә санга сукмый. Илгә рөхсәтсез һәм бернинди документсыз үтеп керүче законсыз мигрантларны асрау, аларның сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән проблемаларны хәл итүгә Русия миллионнарча сум акча тотына. Иммигрантлар хезмәтен законда каралмаганга файдалану очраклары да булгалый.
Күптән түгел, мәсәлән, республика Прокуратурасының матбугат хезмәте Башкортстанда үткәрелгән прокурор тикшерүләренең иммигрантларны законсыз эшкә урнаштыруның 600дән күбрәк очрагы ачыклануы турында хәбәр итте. Әйтик, Салават районында легаль булмаган мигрантны эшкә яллаган җитәкченең икмәк пешерү цехы эшчәнлеге туктатылган. Учалы районында бер фирма җитәкчесенә Таҗикстаннан килгән өч гражданны рөхсәтсез эшкә урнаштырган өчен 75 мең сум штраф салганнар. Шундый тәртип бозу очраклары өчен 190нан артык вазыйфалы һәм юридик берәмлеккә штрафлар салынган. Янә дә мигрантларны “резина фатирларда” теркәү очраклары буенча йөздән артык җинаять эше кузгатылган.
Әлбәттә, иммигрантлар санының җирле халык исәбеннән артып китүенә юл куярга ярамый. Глобаль күзлектән караганда, кешеләрнең бер илдән икенчесенә күченүе табигый хәл. Шул ук вакытта, аларның да яшәү урыннары уңайлы һәм тыныч, сәясәте тотрыклы булган илләрне сайларга омтылуы очраклы түгел. Һәркемнең бәхетле һәм иркен яшисе килә. Иң мөһиме — ил хакимнәре әлеге проблеманы хәл иткәндә үз халкы язмышы, яшәеше, ихтыяҗлары-мәнфәгатьләреннән чыгып эш итсен иде. Иммигрантлар белән яшәеш кануннары тигез кабул ителгәндә генә үзара дуслык та, татулык та булачак.