+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2016, 02:00

Онытырга ярамый!

Нефтекамада радиация аварияләрен һәм һәлакәтләрен бетерүдә катнашкан якташларга һәйкәл ачылды.Кызганычка каршы, техник прогресс өчен без кайчак шундый һәлакәтләр белән түлибез. 1953 елда — Семипалатинск полигонында, 1954 елда Тоцк полигонында, 1957 елда “Маяк” җитештерү берләшмәсендә, 1986 елда Чернобыльдә булган фаҗигаләр кешелек тарихында кара буяу белән язылган. Кызганычка каршы, бу һәлакәтләрнең берсе дә корбансыз үтмәде, аларның һәрберсендә ватандашларыбыз, якташларыбыз һәлак була. Шуңа да безнең бу вакыйгаларны онытырга хакыбыз юк.

Нефтекама “Чернобыль берлеге” җәмәгать оешмасы һәйкәл төзү турындагы мәсьәләне инде берничә ел элек күтәргән иде, ниһаять, уртак көч һәм тырышлык белән ул тормышка ашты. Парк һәм К. Маркс урамнары арасында урын алган һәйкәл радиация хәвефе билгесе төсендә һәм формасында эшләнгән.

Һәйкәлне ачуда шәһәр хакимияте башлыгы Рәшит Дәүләтов, “Чернобыль берлеге” республика җәмгыяте рәисе Ришат Гайнуллин, Нефтекамадан шундый ук оешманы җитәкләүче Равил Исламов, һәлакәтләр ветераннары катнашты.

...Сары һәм кара төсләр белән буялган һәйкәл кешелекне бүгенге техник прогресс заманында аеруча сак булырга кирәклеге турында кисәтә.
Читайте нас: