+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2016, 02:00

Судьялар тәҗрибә уртаклашты

Башкалада Конституцион судлар эшчәнлегенә багышланган Бөтенрусия форумы узды.Конституцион судлар һәм ил төбәкләренең власть органнары вәкилләре, судьялар, хокук яклау оешмалары, галимнәр... Шундый җитди составта Уфада 17 ноябрьдә “Федератив дәүләт субъектларының конституцияләрен һәм уставларын гамәлгә ашыру проблемалары” дигән Бөтенрусия конференциясе ачылды. Анда илнең төрле төбәкләреннән (Дагстан, Кабарда-Балкар, Марий Эл, Татарстан, Тыва, Саха (Якутия), Төньяк Осетия (Алания), Свердловск өлкәсе, Санкт-Петербург) кунаклар килде.

Конференцияне Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белән Башкортстанның Конституцион суды рәисе Зөфәр Еникеев ачтылар.

Константин Толкачев катнашучыларга республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның сәламләү хатын укып ишеттерде. Рөстәм Зәки улы Башкорт­станның Конституцион судына 20 ел тулуны, бу кыска гына чорда Конституцион суд дәүләт властеның тулыкыйммәтле институты булып оешуын, гражданнар­ның иреген һәм хокукларын яклый алуын билгели. Мондый форум­нарның юридик фән үсешенә зур өлеш кертүен, дәүләт институтлары эш­чәнлеген үстерүгә ярдәм итүен, әлеге хокук яклау тәҗрибәсен камилләш­терүен дә ассызыклый.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе конференциядә катнашучыларга эш­лекле, нәтиҗәле, актуаль сөйләшү алып баруларын теләде.

Зөфәр Еникеев илнең чарага җыелган юридик элитасын сәламләп, аларга көн саен законнар чыгару дәрәҗәсендә конституция положение­ләрен гамәлгә ашыруда туган проб­лемалар белән очрашырга туры килүен билгеләде.

— Конституцион судлар вәкилләренә хезмәттәшләре һәм дуслары белән очрашу, аралашу, фикер алышу, галимнәр тәкъдимнәрен ишетү, шул рәвешле эшебезнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен бик яхшы сәбәп булды, — диде ул.

Русиянең Конституцион суды рәисе Валерий Зорькин исеменнән суд советнигы Ольга Егоршина чыгыш ясады. Ул да чараның әһәмиятен, Русиянең хокукый дәүләтчелеген үстерүдә бердәм булырга кирәклеген билгеләде.

Конференция барышында судьялар Конституцион судлар эшчәнлеге мәсьәләсе буенча тәҗрибә уртаклашты. Чараның беренче көне Башкортстан һәм Саха (Якутия) Конституцион судлары арасында килешү төзү белән тәмамланды.

Кичә Бөтенрусия конференциясе эшен дәвам итте. Катнашучылар шәһәр буйлап экскурсиядә йөрде, Археология һәм этнография музеенда булды.
Читайте нас: