+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2016, 02:00

Яхшы күршеләр белән тормыш ямьле

Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты бүлеге – Бүздәк татар тарихи-мәдәни үзәгенә йөкләтелгән бурычларның берсе булып милләтебез йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү тора. Бу юнәлештә оештырылган чаралар арасында күптән түгел Каран авылы мәдәният йортында үткән “Әбиләр чуагы” йола бәйрәме иң уңышлысы саналырга хаклы.

Әйткәндәй, әлеге чара районда киләчәктә күмәк төс алачак “Ут күршеләр” бәйрәменә дә старт бирде. Гомумән, тормыш яме күршеләр белән дус-татулыкта яшәүдә икәнлеге күптән билгеле. “Күрше хакы – Тәңре хакы” әйтеме дә шуны раслый. Кичәне алып баручы Раушания Ергизова, бәйрәмне ачып, бу уңайдан авылдашлар арасыннан байтак мисаллар китерде. Каран төбәгендәге үрнәкле күршеләр арасында Дилә һәм Айдар Фәрхетдиновлар һәм Ирина белән Илдар Заһидуллиннар гаиләләре дә бар. Бәйрәмнең төп кунаклары да алар булды. Кичә барышында әлеге гаиләләр әгъзалары ихлас күңелдән ут күршеләре турында бихисап мактау сүзләре әйтте, тормыш-көнкүрештәге ярдәмчеллеккә анык мисаллар китерде.

Тоташ алганда, кичә игелекле күршеләргә мәдхия рәвешендә барды. Бу уңайдан бәйрәмнең иң яшь кунаклары Азалия Ялалова һәм Илнар Сәмигуллин башкаруында яңгыраган Муса Җәлилнең “Күршеләр” шигыре тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде.

Ут күршеләр Фәрхетдиновлар һәм Заһидуллиннарны котларга Каранга районның күп кенә үзешчән иҗат коллективлары да килгән иде. Күзәй һәм Гафури авыллары мәдәният йортларының фольклор ансамбльләре чыгышлары бәйрәмне музыкаль яктан бизәде, алар төрле телләрдә яңгырады. Дәртле биюләр дә кичәне ямьләде.

Каран авылы мәктәбе укучылары башкаруындагы “Ут күршеләр” театрлаштырылган тамашасы кичәнең темасын барлык тулылыгы белән ачты, дип һич икеләнмичә әйтергә мөмкин. Каран мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Миләшләр” вокаль ансамбле чыгышлары да, тамашачы сөюен яулап, алкышларга күмелде.

Соңгы вакытта шуңа игътибар итми мөмкин түгел: мәдәният йортларындагы күмәк чараларны әзерләү һәм үткәрүгә тоташ авыл халкы дәррәү күтәрелә. Каран авылындагы йола бәйрәмендә дә ачык чагылыш тапты бу. Атап әйткәндә, мәдәният йорты залында аш-су күргәзмәсе оештырылган иде. Андагы милли ризыкларны бу төбәк халкы әзерләгән. Ут күршеләргә хас булганча, бәйрәм мул сыйлы мәҗлес белән тәмамланды.

Гүзәл Гәүһәрова,
Бүздәк татар тарихи-мәдәни үзәге җитәкчесе.
Читайте нас: