Форумны Русия Федерациясе Советы Рәисе урынбасары Галина Карелова ачты.
– Мондый мәртәбәле халыкара чараны үткәрү урыны итеп Башкортстан очраклы гына сайланмады, – диде ул. – Биредә “Хәйриячелек эшчәнлегенә дәүләт ярдәме турында” Закон кабул ителгән, 300дән артык хәйрия оешмасы бар, шулай ук, бу өлкәдә Башкортстан Башлыгы янында махсус совет булдырылуы да үз нәтиҗәсен бирә. Республика тәҗрибәсен өйрәнү күпләргә фәһемле булачак.
– Чыннан да, Башкортстанда хәйрия эшләре күпләп башкарыла, бу җәһәттән безнең төбәк уңай үрнәк күрсәтә, – дип куәтләде аның сүзләрен республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов. – Тыныч булмаган, катлаулы заманда изгелек тәгәрмәченең әйләнеп, елдан-ел чикләрен киңәйтеп торуы куанычлы. Мәрхәмәтлелек бар, эшли, яши һәм аның дилбегәсе – хатын-кызларның сизгер кулларында.
Уфадагы чара узган елның сентябрендә Санкт-Петербургта үткән беренче Евразия хатын-кызлар форумында башланган халыкара диалогның дәвамы булды. Галина Карелова фикеренчә, мәрхәмәтлелек социаль-мәдәни, мәгариф өлкәләрендә генә ярдәм күрсәтеп калмыйча, чикләрен киңәйтә бара, аңа дәүләт дәрәҗәсендәге игътибарның артуы да куанычлы. Хәйрия эшчәнлегенең федераль дәрәҗәдә норматив нигезе бар, ул камилләштерелеп тора.
Бүген Русиядә җиде меңнән артык хәйрия фонды, 15 меңгә якын коммерциягә карамаган оешма эшли, 2,5 миллионнан артык кеше изге эшкә кушылган. Бу хакта Русиянең халык артисты, “Мәдәният – балаларга” хәйриячелек фондын оештыручы Илза Лиепа болай диде:
– Русиядә мәрхәмәтлелек традицияләре бик көчле, бүген дә бу өлкәгә килергә теләүчеләр байтак. Уртак тырышлык белән без күп эшләр башкарачакбыз.
Ул Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың Русиядә Балалар унъеллыгы игълан итү турындагы башлангычын хуплады.
“Милләт яшьлеге” хәйриячелек фондын оештыручы Римма Баталова бу өлкәгә килү тарихын болай сөйләде:
– Спортта ярыйсы ук уңышларга ирешеп, 13 паралимпия алтын медале алып, 20 дөнья рекорды куйганнан соң, беркөнне минем янга сабый кыз килде һәм йөгерү өчен махсус аяк киемемне сорады. Мин бирдем, әлбәттә. Алар алтын булып чыкты – бу кыз хәзер үзе дә 3 тапкыр дөнья чемпионы. Шунда минем аңа гына түгел, мөмкинлекләре чикле башка балаларга да ярдәм кулы сузасым килде, шулай итеп фонд барлыкка килде. Ул балаларга гына түгел, ата-аналарга ярдәм итүне дә күз уңында тота.
Чарада хәйрия эшчәнлегендә уңышка ирешкән хатын-кызларга Русия Федерациясе Советы Рәисе Валентина Матвиенконың рәхмәт хатлары тапшырылды. “Йөрәк кушуы буенча” сукыр һәм начар күрүче балаларга хәйрия фондын оештыручы, Русиянең атказанган артисткасы Диана Гурцкаяга Евразия хатын-кызлар форумының абруйлы премиясе тапшырылды, аның эшчәнлеге каһарманлык буларак билгеләнде.
Арытаба “түгәрәк өстәл”ләр, осталык дәресләре, дискуссия мәйданчыкларында хатын-кызларның гуманитар хезмәттәшлек һәм хәйриячелек эшчәнлеге турында фикер алышу булды.
Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында узган Гала-концертта республиканың балалар коллективлары, сәхнә йолдызлары катнашты.