+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь 2016, 02:16

Җаваплылыгы түгел, намусы чиклеләр

Нефтекамадагы “Трубопроводстрой” җәмгыятенең 155 хезмәткәр алдында 12 миллион сум бурычы тупланган.Юридик телдә “җаваплылыгы чикләнгән” сүзенә башка мәгънә салына торгандыр, әмма җәмгыятебездә, чыннан да, хезмәткәрләр, закон алдында җаваплылыгы, намусы чикләнгән оешмалар, җитәкчеләр бар. Шундыйларның берсе — Нефтекама шәһәренең “Трубопроводстрой” җәмгыяте. Менә инде бер ел бу оешмада эшләгән кешеләр хезмәт хакы алмый. Дөресрәге, узган елның октябреннән алып аларга эшләгән эшләре өчен акча түләнмәгән.

— Минем ирем биредә эшли, кызганычка каршы, хезмәт хакын вакы­тында түләмиләр. Яңа ел башыннан эш юк дип, өйдә утырттылар. Ә бит ирле-хатынлы шушы оешмада эшләгән гаиләләр бар, аларга ни эшләргә, нинди акчага яшәргә? Хезмәт хакы алмавыбыз турында белешмә дә алал­мыйбыз, чөнки бухгалтериядә җитәк­ченең кызы эшли. Судка да мөрәҗәгать иттек, әмма боз кузгалмый, проблема хәл ителми, — ди Лира Шәрипова.

Хезмәткәрләрнең түземлеге чигенә җиткән. Бу оешманың 155 кеше алдында 12 миллион сумнан артык бурычы җыелган.

— Безгә хезмәт хакы түләмәгәнгә инде күпме вакыт, ә оешма Дубники микрорайонында дачалар төзүен дәвам итә. Офиста заманча ремонт эшләнгән, кыйммәтле җиһазлар куелган. Боларга акча булгач, нигә безгә юк? Оешма хезмәт килешүен үтәми, безнең хезмәт хокукыбыз бозыла. Акча булмагач, техниканы сатсыннар, гараждагы катерлар гына да безгә булган бурычларны түләргә җитә, — ди хезмәткәрләр.

“Трубопроводстрой” җәмгыятен директор Асаф Нәбиев җитәкләгән. Күпме тырышсак та, без аңа телефон аша чыга алмадык, дөресрәге, безне директор белән тоташтырмадылар. Ә җәмгыять территориясенә беркемне дә кертмиләр.
— Без хәзер элек эшләгән оеш­маның территориясенә керә алмыйбыз, аны бикләп куйдылар. Ә директор үзе һаман эш машинасында йөрүен дәвам итә, — ди хезмәткәрләр.

Җаваплылыгы чикләнгән “Трубопроводстрой” җәмгыяте коллектив хат белән шәһәр прокуратурасына мөрә­җәгать иткән.

— Минем ирем Хуҗин Данис шушы оешмада эшләде, 2015 елның сентяб­реннән бирле эш хакы алалмый. Тәүдә барып сорап карадылар, вәгъдә иткәннәренә ышанып, акчаларын көттеләр. Без Яңавылда яшибез, Нефтекамага еш йөреп булмый, шал­тыратып белешә идек. “Акча булу белән түлибез”, — дип килделәр. Хәзер инде телефонны бөтенләй алмыйлар, безгә нишләргә соң? — ди үзен Гөләмзия Хәсәнова дип таныштырган ханым.

— Элекке җитәкчелек, техниканы сатып, безнең белән исәпләшергә вәгъдә итте. Әмма беркем дә техниканы сатарга җыенмый, ахры, аларны арендага биргәннәр. Ягъни җитәкчелек элеккечә үк акча эшли, ә бурычын түләргә уйламый, — ди хезмәткәрләр.

Хокук саклау органнары вәкилләре бу процедураның тиз генә башкарыл­маганлыгын, ә күп вакыт таләп иткән­леген аңлатты.

Октябрьнең соңгы көннәрендә шәһәрдә Башкортстан Республикасы прокуроры урынбасары Гөлнара Бикбулатова, Хезмәт инспекциясе һәм Профсоюзлар федерациясе вәкилләре халыкны кабул итте. Җаваплылыгы чикләнгән “Трубопроводстрой” җәмгыя­теннән бирегә бик күп кеше килгән иде, зарлары бер: хезмәт хакы түләнми. Җәмгыятьнең элекке һәм бүгенге җитәкчелегенә карата җинаять эше кузгатылган. Нефтекама районара тикшерү бүлеге әлеге оешма буенча өстәмә тикшерү үткәрү турында хәбәр итте. Республика вәкилләре, хокук саклау органнары белгечләре “Трубопровод­строй”ның эше контрольгә алыначагы һәм хезмәт хакы буенча бурычын түләтү өчен чара күреләчәге турында хәбәр итте.

Икътисади авырлыкларга сылтанып, закон бозуга юл куелырга тиеш түгел, әлбәттә. Хезмәт хакы вакытында, “ак” килеш, тиешле күләмдә һәркемгә түләнергә тиеш. Шушыларның берсе генә үтәлмәсә дә, сезнең хокуклар бозылган дигән сүз, һәм аны яклаучы органнарга мөрәҗәгать итәргә, намуслары чиклеләр белән көрәшергә кирәк.
Читайте нас: