+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2016, 02:00

“Йолдыз”лы күргәзмә

Безнең мәктәптә гаҗәеп бер урын бар. Коридорның киңәеп киткән, якты бер урынында әле күптән түгел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә – өчпочмаклы солдат хатлары урын алган иде. Тоташ бер стена булды алар. Һәр укучы үзенең гаиләсеннән булган сугыш ветераны турында язды.

Ә бүген анда йолдызлар “калыкты”. Кино йолдызлары. Мәктәп директоры Рөстәм Салиховның тәкъдимен барыбыз да күтәреп алдык. Мавыктыргыч эш барышында укучылар күренекле совет һәм Русия актерлары һәм режиссерларының фоторәсемнәрен генә табып калмады, алар турында күп нәрсә белде: биографиясен, кайсы киноларда уйнавын яисә төшерүен, башка кызыклы фактларны җыйды. Кемдәдер хәтта язмышын кинематография белән бәйләү теләге дә уянды.

Эшнең беренче этабында стена гәзитләре әзерләсәк, арытаба фотокүргәзмә барлыкка килде. Өченче этапта яраткан фильмнарның эпизодлары, мультфильм геройлары макетларын тәкъдим итәчәкбез. Ә әлегә без барыбыз да мәктәп күләмендәге видеороликлар конкурсына әзерләнәбез.

Эльза ГЫЙРФАНОВА,
Туймазы 4нче мәктәбенең 10Б сыйныфы укучысы.
Читайте нас: