Дәүләт телерадиокомпаниясенең төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов белән “Русия телевидениесе академиясе” фонды президенты Александр Акопов та катнашкан әлеге очрашуда республикада телерадиотапшырулар үсешенә бәйле мәсьәләләр тикшерелде.
Быел “ТЭФИ-Төбәк” конкурсына 560тан артык эш кабул ителгән. Башкортстан журналистлары (“Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе, Башкортстан юлдаш телевидениесе, “Вся Уфа” каналы) сигез номинациядә катнашкан.
Русия төбәк телекомпанияләре өчен зур вакыйга булган “ТЭФИ-Төбәк” Бөтенрусия конкурсы унбишенче тапкыр уза. Аны Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык ярдәме белән Русия телевидение академиясе үткәрә. Конкурста төбәк теле- һәм кинокомпанияләре, студияләр, продюсер үзәкләре, берләшмәләр катнаша. Быел конкурсның финал этабына илнең 83 төбәгеннән 150 журналист килде. Катнашучылар һәм кунаклар өчен тренинглар, осталык дәресләре, “түгәрәк өстәл”ләр утырышлары, презентацияләр оештырылган иде.
“Башкортостан” дәүләт концерт залында үткән тантана республика турында видеоязма белән ачылды. Арытаба җыелучыларны төбәк Башлыгы Рөстәм Хәмитов сәламләде.
— Тантананың безнең республикада, күркәм шәһәребездә узуына шатмын, — диде Рөстәм Зәки улы. — Рәсем сәнгатендә импрессионизм юнәлеше бар. Ул әлеге мизгелне иҗади күзлектән сурәтләүгә бәйле. Минем уйлавымча, “ТЭФИ” номинантлары — барысы да ихлас күңелдән эшләүче импрессионистлар. Без яхшы заманда яшибез. Моны киләчәк буыннарга да күрсәтергә кирәк. Әйдәгез, бүгенге көннән, әлеге мизгелдән тәм табыйк!
Конкурсантлар 19 номинациядә бәяләнде. Жюри әгъзалары үзәк каналлар вәкилләре, медиаиндустриядә танылган шәхесләр, билгеле алып баручылар, журналистлар, Русия телевидениесе академиясе вәкилләре булды. Кичәне театр һәм кино актрисасы Юлия Меньшова белән билгеле спорт комментаторы Кирилл Набутов алып бардылар.
Җиңүчеләр арасында якташларыбызның булуы шатлыклы. “Мәгълүмати тапшыру алып баручысы” номинациясендә — “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясеннән “Мәдәният яңалыклары” тапшыруын алып баручы Айгөл Кантюкова җиңде.
“Җиңү” номинациясе бүләге дә “Яңа ел могҗизасы” сюжеты өчен “Башкортостан” телерадиокомпаниясенә тапшырылды.
Кичә Республика йортында Рөстәм Хәмитов “ТЭФИ-Төбәк” конкурсы, “Радиомания-2016” милли премиясе җиңүчеләре белән очрашты. Ул журналистларны тәбрикләде һәм яңадан-яңа уңышлар теләде.