+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2016, 02:00

Абыз күле тарихта гына калырмы?

Сулык төбендә барлыкка килгән чокырны ямау өчен миллион сумнар таләп ителә, дигән фикердә белгечләр.Бүген — Бөтендөнья табигатьне саклау оешмасының туган көне. 68 еллык тарихы булган әлеге мәртәбәле оешма бүген 82 дәүләтне берләштерә, шул исәптән Русиянең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлектә тора. Ни аяныч, төп эш даирәсе табигый һәйкәлләрне саклауга юнәлтелгән әлеге дөньякүләм оешма да Башкортстанның Благовещен районында урнашкан Абыз күленә тоемлы ярдәм күрсәтә алмас, ахры.

Урындагы балыкчылар чаң сугуынча, Уфадан 40 километрда урнашкан, әле кайчан гына балык мыжлап торган күлдә соңгы атнада суның күзгә күренеп кимүе, дөресрәге, юкка чыгуы күзәтелә. Узган атнада табигый һәлакәт урынында БСТ каналыннан журналистлар белән бергә, безнең басма хәбәрчеләре дә булды һәм биредәге куркыныч картинаны фото һәм видеога төшерде. Әлеге материаллар гәзитнең KiziItan.ru рәсми сайтында урнаштырылды.

Абыз күлендә суның югалуына нәрсә сәбәпче соң? Геологлар билгеләвенчә, күл төбендә бушлык барлыкка килгән, су шунда төшеп югала. Әлеге ярыкның берничә дистә метрга кадәр сузылуы ихтимал.

— Бу — табигый процесс. Кызганычка каршы, җир катламының үзенчәлекләренә бәйле, Уфа янында мондый хәлләр еш кабатланып тора. Һәм моны ниндидер техноген басым белән бәйләргә ярамый, — диде бу уңайдан геолог Никита Кошелев.

Белгечләр билгеләвенчә, соңгы 50 елда гына да Уфада карст катламында бушлык барлыкка килүнең 20дән артык очрагы теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә шушы рәвешле табигать һәйкәлләре генә түгел, байтак торак йортлар да зыян күргән.

Әйтергә кирәк, 30 метр тирәнлеккә тау астына китүче әлеге чокыр да күлгә генә түгел, аның янәшәсендә булучылар өчен дә хәвеф белән яный. Белгечләр кисәтүенчә, чокыр көтмәгәндә зураерга һәм әлеге территориядә җир убылырга мөмкин. Аннары, аэросурәтләрдән күренүенчә, Абыз күлендә карст чокыры барлыкка килү дә беренче тапкыр гына түгел.

Урынлы сорау туа: Абыз күлен югалудан саклап калу мөмкинме соң? Белгечләр, мөмкин, дигән фикердә. Аерым алганда, еллар үткәч, әлеге чокыр ком-таш белән тулып, күл урынының янә су булән тулуы ихтимал. Дөрес, әлеге процессны тизләтергә дә мөмкин. Моның өчен күл төбендә барлыкка килгән чокырга бетон түшәргә генә кирәк. Әмма моның өчен миллион сумнар таләп ителә. Табигать гүзәллеген саклап калу хакына андый акчаны кемнәр генә бирер соң?
Читайте нас: