Форум эшендә Кыргызстан Республикасының экс-премьер-министры Джоомарт Оторбаев, Русиянең икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Русия Президентының ШОС эшләре буенча махсус вәкиле Бәхтияр Хәкимов, Русиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Елена Дыбова, республикабызның министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, малтабарлыкка ярдәм итү буенча халыкара федераль һәм республика институтлары, бизнесны үстерү өлкәсе экспертлары катнашты.
Форумны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов ачты. Ул кереш сүзендә, кече малтабарлык субъектлары арасындагы үзара бәйләнешнең нәтиҗәле механизмы булып, фәкать шундый төбәкара хезмәттәшлек тора, дип билгеләде, форумның ШОС һәм БРИКСка керүче илләр-партнерларның һәм Русия икътисадының куәтен арттыру юнәлешендә мөһим чара булуын ассызыклады.
Әйткәндәй, рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә генә дә кече һәм урта бизнеска караучы компанияләр саны 5,5 миллионнан артып китә. Әмма шуларның 16,5 меңнән күбрәге генә әлеге вакытта экспортер булып тора. Русия өчен бу сан бик бәләкәй. Һәм әлеге форумда, ихтимал, әлеге категориягә кергән субъектлар саны гына түгел, чит илләр белән яңа юнәлештәге элемтәләр урнаштыручылар да артыр, дип билгеләнде.
Дмитрий Шароновның чыгышында да бу проблема чагылыш тапты.
— Без ШОС һәм БРИКСка керүче илләр төбәкләрендәге кече малтабарлыкка ярдәм итүне координацияләү офисын ачтык, — диде вице-премьер. — Аның төп бурычы — уңышлы дип табылган берлектәге перспектив проектлар өчен интернет-портал, иң яхшы эшләр каталогы, франшизалар булдыру. Аларның кайберләре тормышка ашырыла да башлады.
Рәсми өлештә, шулай ук, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның форумда катнашучыларга сәламләү сүзен Башкортстан буенча федераль инспектор Михаил Закомалдин укып ишеттерде.
Форумда мәртәбәле кунакларның чыгышлары игътибарга лаек булды. Русиянең икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, мәсәлән, чыгышында кризистан чыгу шартларында кече бизнесның ШОС һәм БРИКС илләре үсешендә төп драйверның берсе булуын билгеләде.
— Кече бизнес адаптацияне тизрәк кичерергә сәләтле, ул эре компанияләр күреп бетерә алмаган мөмкинлекләрне тоярга һәм яңа базарлар булдырырга сәләтле. Бу исә гражданнарга тиешле тормыш дәрәҗәсен булдырырга һәм илебездә яшәештә уңайлылыклар тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, — диде федераль ведомство вәкиле.
Русиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Елена Дыбова форум делегатлары алдында дәүләт дәрәҗәсендәге проблеманы күтәрде. Аның фикеренчә, әлегә дәүләт малтабарлыкка “юл” күрсәтергә ашыкмый һәм бизнеска аңлаешлы юнәлешне кирәк дәрәҗәдә формалаштырмый. Шул ук вакытта, әлеге категориядәге субъектларга ярдәм күрсәтү чаралары турындагы тиешле мәгълүмат белән бик аз кеше хәбәрдар һәм аны алу хәтта түләүле. Ә инде каршылыкларны алып ташлауга юнәлеш алуга карамастан, бизнеста отчет бирү төрләре ике тапкыр арткан.
Дискуссияләр берничә мәйданчыкта үтте. Төрле илләрдән җыелган делегатлар дәүләт программаларын финанслауга ия булу, керемне арттыру, франчайзинг, төбәкләрдә бизнес челтәрен үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле сөйләшүләрдә катнашты.
Форумда Башкортстан икътисады өчен мөһим чаралар да байтак булды. Дмитрий Шаронов һәм Агнесса Осипова Башкортстан Хөкүмәте һәм коммерциягә бәйле булмаган “Ассоциация франчайзинга” оешмасы арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар. Үзара элемтәләрне ныгыту максатында, шулай ук, республика Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Азат Фазлыев, Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы Борис Беляев һәм Күмертау шәһәренең “Территорияләрне үстерү буенча агентлык” муниципаль учреждениесе директоры Александр Дмитриев килешү төзеделәр.
Форумның төп максаты — Русиядәге һәм чит илләрдәге малтабарлар арасындагы элемтәләрне үстерү һәм ныгыту, компанияләрнең төбәкара проектларына ярдәм итү механизмын формалаштыру. Эшлекле очрашуларга һәм төрле илләрдән килгән делегатларның проблемаларны уртага салып тикшерүе, әлбәттә, яхшы нәтиҗә бирәчәгенә ышаныч булуын күрсәтте.
Форумның икенче көнендәге йомгаклау пленар сессиясе эшендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты һәм чыгыш ясады. Ул әлеге халыкара чараның ШОС һәм БРИКС илләренә караучы төбәкләр икътисады өчен генә түгел, гомумән, икътисади кризис шартларында малтабарлыкны үстерүгә зур этәргеч бирәчәген ассызыклады, мондый мәртәбәле форумны киләчәктә дә үткәрү өчен Башкортстанның һәрвакыт әзер булуын белдерде.