+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2016, 02:00

Гомумрусия гражданнарны кабул итү көне үтәчәк

Русия Президенты боерыгына ярашлы, 2013 елдан башлап 12 декабрьдә 12-20 сәгатьләрдә ил Президентының Мәскәүдәге, федераль округлардагы һәм Русия субъектларының административ үзәкләрендәге, федераль башкарма власть, федераль дәүләт органнары һәм территориаль, ил субъектларының дәүләт башкарма власть органнары кабул итү бүлмәләрендә гомумрусия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Әлеге органнарның вәкаләтле вәкилләре Русия Президентының тиешле кабул итү бүлмәләренә, дәүләт яисә урындагы үзидарә органнарына гариза тапшыручыларның видео-аудио яисә башка төр элемтә төрендә мөрәҗәгатен тәэмин итә. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булу зарур.

Дәүләт һәм урындагы үзидарә органнары карарына ярашлы, алдан язылу гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Әлеге чара үтү урыннары турында мәгълүмат Русия Президентының рәсми сайтында “Шәхси кабул итү” битенең “Мөрәҗәгатьләр” бүлегендә, шулай ук, дәүләт һәм урындагы үзидарә органнарының рәсми сайтларында урнаштырылган.
Читайте нас: