Заманга ияреп, чамасыз “акыллы” сабыйлар дөньяга килүе дә шом сала бүген. Әлбәттә, баланың үз яшьтәшләреннән күбрәк белүенә, үткерлегенә, хәтта артык чорсыз кыланышына да әти-әнисе сөенә генә. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның кесә телефонында яисә ноутбукта мультик карап, уеннар уйнап утыруын да зур канәгатьлек белән күзәтә алар. Бала үсә барган саен, аңа игътибар кими, виртуаль дөньяда үсмерне нәрсә көткәнен ата-ана белми дә, сизми дә кала.
Бала, никадәр генә акыллы күренсә дә, барыбер беркатлы, ышанучан һәм хискә бирелүчән булып кала. Кызганычка каршы, кара эчле, явыз ниятле адәм актыклары моны үзләренең мәкерле эшендә оста куллана. Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә балаларны һәм үсмерләрне “үлем” уеннарында катнашырга чакыручы төркемнәр — моңа ачык мисал. Ил буенча әледән-әле кабатланып торучы балалар суициды ата-аналарны, укытучыларны гына түгел, барча халыкны тетрәндерә. Күптән түгел социаль челтәрдә суицидка этәрүче “үлем төркеме”нең администраторы, 21 яшьлек Филипп Будейкинны кулга алганнар. Балалар гомерен уенга салучы бу кеше виртуаль дөньяда үзен “Хитрый Лис”, “Филипп Лис” дип йөртә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, шуңа охшаш 8 төркемдә торучы 15 үсмер үз-үзенә кул салган, тагын бишесен бу адымнан коткарып калганнар. Беренче карашка катлаулы булмаган биремнәрдән торган мавыктыргыч уенга чумган бала көчле психологик элмәккә эләгүен аңламый да кала. Будейкин төркемендә дә биремнәр һәм тестлар суицидка этәрүче алымнарга корылган, үсмерләр авыр тормышка зарланган һәм ул кушкан биремнәрне үтәп барган. Шундый биремнәрнең берсе видеога үз үлемеңне яздырып карау булган.
Интернет аша балаларга куркыныч янавын ата-аналар җыелышында гына түгел, ниһаять, власть вәкилләре катнашлыгында оештырылган конференцияләрдә дә игътибар үзәгенә чыгара башладылар. “Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян салучы мәгълүматтан саклау” төбәкара фәнни-гамәли конференциядә Интернет челтәрендә балаларны суицидка этәргән өчен җинаять җаваплылыгына тарттыруны кертергә тәкъдим ителде. Русия Президенты каршындагы Балалар хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова әйтүе буенча, илдә халыкның 70 проценты Интернеттан файдалана, ә 15-16 яшьлекләр төркемендә бу сан 100 процент тәшкил итә. “Һәр сигезенче үсмер көненә бишәр сәгатьтән дә артык Интернетта утыра, ә өч проценты шул виртуаль дөньяда тулысынча яши. Шуңа карамастан, балаларның социаль челтәрдәге хәвефсезлеге өйдә дә, мәктәптә дә контрольгә алынмый. Әгәр без элек, бала өйдә булганда куркыныч янамый, дип әйтсәк, хәзер исә хәвеф тудыручы ишекләр ачык”, — дип ассызыклады омбудсмен.
Балалар хокуклары буенча вәкил, беренче чиратта, балалар арасында суицидның күплегенә һәм аларның үлемне Интернетта популярлаштыру нәтиҗәсендә барлыкка килүенә борчыла. Аның фикеренчә, бу очрак законнар чыгаручылар игътибарыннан читтә кала.
Балалар омбудсмены китергән статистика буенча, соңгы биш елда фаҗигале очраклар икеләтә кимесә дә, узган елда 460 бала үз теләге белән гомерен өзгән. Ата-аналарның 97 проценты Интернетның куркыныч тудыруы турында белә, тик 17 проценты гына үз баласын саклап калырга тырыша.
Балигъ булмаганнарның үз-үзләренә кул салу очраклары Башкортстанда да бик җитди мәсьәлә булып тора. Октябрьдә Уфада 17нче каттан сикереп һәлак булган ике кыз турында ишетеп тетрәнсәк, күп тә үтми Благовещен шәһәрендә яшәүче 16 һәм 17 яшьлек кызларның язмышы өчен борчылдык. Дару белән агуланып, проблеманы хәл итәргә уйлаган үсмерләрнең ни өчен бу адымга баруын тикшерү бара.
Балаларның һәм үсмерләрнең үз-үзләренә кул салуын кисәтү һәм бу җитди проблеманы хәл итү буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайда эшче төркем булдырылган.
— Бу бик гади мәсьәлә түгел. Аны закон кабул итеп кенә чишеп булмый, ул комплекслы хәл ителергә тиеш. Бу очракта педагогик, юридик ресурсларны җәлеп итү, гаилә белән тыгыз элемтә булдыру мотлак. Суицидны бер генә ысул белән кисәтү бик катлаулы. Бүген балаларга һәм үсмерләргә Интернеттагы үз-үзеңә кул салуга этәрүче хәвефле ресурслар урнаштыручы социаль челтәрләр йогынты ясый. Без яшьләрне бу сайтлардан һәм аларның йогынтысыннан аерып алу өчен барлык мөмкинлекләрне кулланачакбыз.
Үлемгә этәрүче теманы пропагандалаган 130 сайт ябылды. Белүебезчә, Русиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук безнең республикада да, җинаять эшләре кузгатылган. Барыбызга да бу мәсьәләгә карата бердәм тотынырга һәм бергә эшләргә кирәк, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Илнең төрле төбәкләрендә булып торган фаҗигале очракларның Интернетка бәйле булуы күптән шау-шу тудырып, андый социаль челтәрләргә чик куелырга тиеш кебек тә бит. Бу “үлем уеннарын” коручылар вакытында тотылса, күпме яшь гомерләр өзелмичә калыр иде. Үсеп килүче буын мавыккан социаль челтәрләргә фаҗига булгач түгел, ә алданрак күз салырга вакыт табыйк. Бүген бу — баласы өчен җаваплы һәр әти-әнинең төп бурычы, чөнки телефонны да, ноутбук яисә планшетны да әле теле дә ачылып бетмәгән сабыебыз кулына үзебез тоттырабыз.