Киңәшмәне ачып, республика җитәкчесе Башкортстанның төп социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрендә уңай динамика күзәтелүен һәм моңа муниципалитетларның да мөһим өлеш кертүен сызык өстенә алды.
— Шуңа да муниципалитетларның нәтиҗәле эшләве гаять мөһим әһәмияткә ия, — диде ул.
Арытаба чыгыш ясаган республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев муниципалитетларга Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә кризиска каршы планнарына тиз арада тиешле төзәтмәләр кертергә кирәклеген билгеләде. Биредә сүз тәү чиратта күрсәткечләрнең төшүенә юл куелган һәм, шул сәбәпле, фаразланган параметрларга җитә алмау куркынычы янаган өлкәләр турында бара.
Евгений Гурьев билгеләвенчә, шулай ук, төп предприятиеләр белән системалы хезмәттәшлекне, дәүләт һәм муниципаль-шәхси партнерлык проектларын тормышка ашыруны күз уңында тотучы территорияләрнең инвестицион стратегиясен булдырырга кирәк.
Дәүләт һәм муниципаль милектән нәтиҗәле һәм сакчыл файдалану мәсьәләсендә исә ул якын чорга төп бурыч итеп җир участокларына, шул исәптән авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәгеләренә дә, шулай ук бу участокларда урнашкан капиталь төзелеш объектларына тулы инвентаризация үткәрүне атады.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ильяс Мөниров исә чыгышында юл һәм торак төзелеше, төзекләндерүгә бәйле мәсьәләләргә тукталды. Аның билгеләвенчә, автомобиль юлларының озынлыгы буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында беренче урынны били. Бу җәһәттән агымдагы елда гына да төбәк һәм муниципальара тәгаенләнештәге юллар төзүгә һәм төзекләндерүгә — 8,7 миллиард, урындагы әһәмияттәге юлларга 6,6 миллиард сум юнәлтелгән. Шул рәвешле 53 километр юл төзелгән һәм реконструкцияләнгән, 800 километрда төзекләндерү эшләре башкарылган.
Ильяс Мөниров чыгышында яңгыратылуынча, республика торак төзелеше буенча да әйдәүче төбәкләр исәбендә. Башкортстанда әлегә кадәр гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы да нәтиҗәле тормышка ашырылып килде, әмма төзүчеләргә тиешле акча вакытында күчеп җитмәү сәбәпле, соңгы чорда яңа төзелүче аерым йортларны файдалануга тапшыру вакыты сузылу очраклары күзәтелә башлаган. Шуны күз уңында тотып, Ильяс Яхъя улы муниципалитетлар җитәкчеләрен әлеге мәсьәләне иң җитди игътибар үзәгенә алырга һәм тәмамланмаган төзелешләр күләмен мөмкин кадәр киметергә чакырды.
Вице-премьер федераль үзәкнең, Русия шәһәрләрен үстерү стандартларын эшләп, территорияләрне төзекләндерү мәсьәләсендә үзгәрешләр әзерләвен дә хәбәр итте. Аларга ярашлы, төбәкләргә әлеге программаны тормышка ашыру өчен субсидия аерым шартларны үтәгән очракта гына биреләчәк. Моңа бәйле Ильяс Мөниров муниципалитетлар башлыкларына мәсьәләгә системалы килү зарурлыгын билгеләде.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов алдагы чорга республиканың агросәнәгать комплексын үстерү планын тәкъдим итте.
— Безнең алда, тиздән Хөкүмәттә тикшереләчәк 2020 елга кадәр агросәнәгать комплексын үстерү буенча стратегиягә юнәлеш тотып, муниципалитетлар белән берлектә һәр территорияне үстерү нокталарын ачыклау бурычы тора, — диде Ирек Мөхәммәтдинов.
Ул, шулай ук, тиздән республикада кулланучылар кооперациясен һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча чаралар планы эшләнәчәген әйтте. “500 ферма” программасын тормышка ашыру исә яңа форматта дәвам итәчәк. Янә килеп бүген шәхси ярдәмче хуҗалыкларны малтабарлык эшчәнлегенә җәлеп итү буенча программа эшләнә. Ирек Мөхәммәтдинов аерым игътибарны яшь белгечләрне авыл җиренә җәлеп итү мәсьәләләренә дә юнәлтте.
Хөкүмәт Премьер-министры Салават Сәгыйтов исә республикадагы демографик хәл турында сөйләде. Аның белдерүенчә, агымдагы елның ун аенда республикада 46,9 мең бала туган. Шул рәвешле төбәктә халыкның табигый артуы саклана. Шул ук вакытта, аның билгеләвенчә, уңай динамиканы саклау өчен муниципалитетларда суицидлар һәм абортлар санын киметү җәһәтеннән халык арасында зур аңлату эше алып барырга кирәк. Әлегә мондый эш уңай нәтиҗә бирә. Соңгы биш елда абортлар саны 28 процентка кимегән.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов халыкны газ белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды.
— Русиянең Энергетика министрлыгы таләбенә ярашлы, халыкның сыекландырылган газга ихтыяҗы турында заявка муниципалитетлар тарафыннан расланырга тиеш. Әгәр дә кайсыдыр район әлеге заявканы вакытында тутырмый икән, ул территория халкының газсыз калу куркынычы да бар, — диде Дмитрий Шаронов.
Ул республикада халыкны гадәттән тыш хәлләр турында ашыгыч рәвештә кисәтүче комплекслы система эшләнүе турында да җиткерде.
— Урыннарда шундый комплекслар төзелә. Хәзер безнең алда аның муниципаль өлешен республика сегментына тоташтыру бурычы тора. Бу гадәттән тыш хәл барлыкка килгән очракта халыкны тиз арада кисәтү һәм оператив рәвештә аның нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару максатында эшләнә, — диде ул.
Вице-премьер, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов 2015 елда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүче мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды. Аңа ярашлы, шәһәр округлары арасында беренче урынны Нефтекама алды. Административ үзәкләре шәһәр биләмәсе булган муниципаль районнар арасында тәүге урыннарны Мәләвез һәм Ишембай районнары бүлеште. Административ үзәкләре авыл биләмәсе булган муниципаль районнар арасында былтыр иң нәтиҗәле эшләгәннәр исемлегенә Куергазы, Тәтешле, Илеш, Бүздәк, Благовар һәм Кушнаренко районнары керде. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, җиңүче муниципалитетларны тәбрикләп, аларга грантлар алу өчен сертификатлар тапшырды. Шул ук вакытта төбәк Башлыгы шушы рәвешле рейтинглар төзүнең үзмаксат булмавы, ә муниципалитетларның төп үсеш өстенлекләрен билгеләү һәм дәртләндерү максатында эшләнүен сызык өстенә алды.
— Әлегә соңгы урыннарда сөйрәлүчеләргә мөрәҗәгать итеп, бүгенге сөйләшүдән үзегез өчен тиешле нәтиҗә ясагансыздыр, һәм инде алдагы елда ук сезне лидерлар исемлегендә күрербез, дип ышанам. Барлык муниципалитетларны да республика дәрәҗәсенә чыгара алабыз икән, бу яхшы булачак. Бездә “икеле капчык”лары һәм кәгазьдәге “лидерлар” булырга тиеш түгел. Безнең төп бурыч — барлык муниципалитетларны да югары үсеш дәрәҗәсенә чыгару, — диде Рөстәм Хәмитов, киңәшмәне йомгаклап.