+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2016, 02:00

Сак булыгыз: спайслар мәктәпләргә үтеп керде!

Укучыларга, сагыз дигән булып, шушы агу катнашмаларын тараталар.Интернетның төрле форумнарында мәктәп укучылары арасында сагыз сыйфатында таратылучы наркотиклар турында кисәтүләр пәйда булды. Бик тиз күнегүгә китерүче наркотикның беренче порциясе — түләүсез, икенчесен дә бушлай алырга теләсәң, дустыңны алып килергә һәм сыйларга кирәк. Юк икән, һәр доза өчен 500 сум түләргә кирәк булачак. Бу күренеш Уфа мәктәпләрендә дә тарала башлаган икән. Сатучылар — шушы ук мәктәпләрдә укучы өлкән сыйныф укучылары.

Республикада синтетик наркотик төренә караучы “спайс”лар кулланучылар саны арта. “Синтетика”ның әйләнеше дә үсә: җиде ел элек тартып алынган наркотиклар күлә­мендә аның өлеше 1 процент булса, бүген бу сан 17 тапкыр арткан.

Спайс — бик куркыныч психоактив матдә, аны кул­ланучының психикасы бик кыска вакыт эчендә үзгәрәчәк. Әгәр дә героинда утыручы наркоман җәмгыятьтә үзенең “түбән тәгәрәвен” күрә алса, синтетика кешенең аңын тиз томалый һәм, моны үзе төшенгәнче, кабергә алып та китә. Кеше, кагыйдә буларак, баш миенә кан савудан җан тәслим кыла.

Белгечләр, “спайс” беренче кулланганнан соң ук бәйлелек барлыкка китерә, дип чаң суга. Аны кулланучы төрле халәтләр кичерә: ләззәт алу, истерика, төрле тавышлар ишетелү, үз-үзеңә контроль югалту, агрессия... Еш кына “спайс” кулланучының йокысы килә башлый, анда паранойя башлана — кеше үзенә һәм тирә-яктагыларга зыян китерергә мөмкин. Бу вакытта ул курка башлый, паникага бирелә. Әлеге симптомнардан котылу өчен спайс кулланучының үз-үзен үтерүе дә ихтимал. Бу төрле галлюцинацияләр нәтиҗә­сендә дә булырга мөмкин — ул үзенә караваттан идәнгә баскан кебек кенә була, ә баксаң, балконнан сикергән икән...

Белгечләр якын кеше­гезнең наркотиклар куллануын сизү белән белгечләргә мөрәҗәгать итү зарурлыгын билгели. Күпләр, өч айга тернәкләндерү үзәгенә барасы килмичә, үз системалары буенча дәва­ланырга маташа. Бу яман гадәт үзе юкка чыгар, дип көтүчеләр дә бар. Алданмагыз!

Тарту катнашмаларының фаҗигагә китергән берничә генә очрагы турында язмакчымын.

Берничә ел элек Уфада бер егет, тарту катнашмалары кулланганнан соң, йөргән кызына һәм аның әнисенә пычак чәнчи. Акылына килгәч, ни булганын хәтерләми.

Башкалада 19 яшьлек студент “спайс” кулланганнан соң якыннарын пычак белән чәнчеп үтерә. Наркотик куллануына шелтә белдергән әнисенә ул — 50, 12 яшьлек энесенә 20 тапкыр пычак кадый.

Республикада теркәлгән иң яшь наркоманга 8 яшь. Аның әти-әнисе наркоман булган.
2011 елдан алып наркотикларның һәм психотроп матдәләрнең 800гә якын яңа төре ачыкланган.


Дүртөйле районында яшәүче берәү Интернет аша синтетик наркотикка заказ бирә. Аны яшерен урыннан барып алгач, сөйгән кызына тәкъдим итә. Элек наркотик кулланмаган кызның венасына кадыйлар. Бераздан аларда галлюцинация башлана: фатирда наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан тыңлау аппараты (жучок) куелган кебек була, аны эзләп, бөтен обойларны сыдырып төшерәләр, аудио-видеотехниканы ваталар. Аннары, тәрәзәдән юлдан үтеп баручы автобусны күреп, үзләрен кулга алырга спецназ килгән дип куркудан икесе дә бишенче кат тәрәзәсеннән сикерә. Кар өеменә туры килеп кенә исән кала алар. Иргә карата наркотик куллануга этәргән өчен җинаять эше кузатылган, ул 4,5 елга иркеннән мәхрүм ителгән.

Бүген спайсны табуның бер кыенлыгы да юк. Интернетка запрос кына эшлә, бер сәгать эчендә китереп җиткерәчәкләр. Аны кайда гына яшермиләр! Бервакыт бу эшем ияләре безнең йортны да үз итте. Подъездга кереп, тәрәзә төбендәге гөл төпләренә яшерә башладылар. Иртә белән, актарылган гөлләрне күреп, халык “аһ” итте. Сәбәбенә төшенгәч кенә моңа чик куя алдык.

Баксаң, редакциядә эш­ләүче тагын ике хезмәткәрнең подъездында шушы ук хәл икән. Берсе полициягә шалтыраткан, алары килеп тормаган, барыбер берни дә эшли алмыйбыз, дип кенә җавап­лаганнар. Менә шулай көрәшә полиция спайсларга каршы. Тотып бирәсең, килеп алмыйлар.
Читайте нас: