+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2016, 02:00

Яшәү минимумы билгеләнде

Башкортстан Хөкүмәте агымдагы елның III кварталына халыкның җан башына уртача айлык яшәү минимумы күләмен 8 мең 423 сум күләмендә билгеләде.

Ул эшкә сәләтле халык өчен — 8982, пенсионерларга — 6885, балаларга 8342 сум тәшкил итә.

Билгеле булуынча, Русия Хөкүмәте III квартал йомгаклары буенча яшәү минимумын киметте. Аның күләме илдә җан башына 9889 сум тәшкил итте, бу, II квартал белән чагыштырганда, 67 сумга азрак. Эшкә сәләтле халык өчен илебездә яшәү минимумы күләме — 10678, пенсионерларга — 8136, балаларга 9668 сум дип билгеләнде.
Читайте нас: