— Яшьләр эшкуарлыгын үстерү — яңа эш урыннары булдыру һәм салымнар түләү дә. “Син — эшкуар” программасы яшь эшкуарларның эре компания, дәүләт вәкилләре белән очрашу мәйданчыгы булырга тиеш. Программа — төбәкнең икътисади мохитен яхшыртуда нәтиҗәле корал, — дип билгеләде чыгышында Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова.
Мәгълүм булуынча, республикада “Син — эшкуар” программасы бишенче ел гамәлгә ашырыла. Быел исә аны гамәлгә ашыручы Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы тарафыннан программага тагын да югарырак таләпләр куелган. Аңа 5000 катнашучы җәлеп ителгән һәм шуларның бер меңе укулар үткән. Республикада, программага ярашлы, 125 субъект кече эшкуарлык буенча старт-ап алуга ирешкән.
Билгеле булуынча, “Син — эшкуар” мәгълүмат-мәгариф программасы сентябрьдә старт алган иде. “Үз бизнес-идеяңне башла” мотивация-тренинг программасы һәм мәгълүмати конференцияләр республиканың барлык төбәкләрендәге яшьләрнең игътибарын җәлеп итте. Шушы чаралар ярдәмендә үз эшен булдыру белән кызыксынучылар туып үскән җирдә бизнес эшен башлау, программага теркәлеп, идеяңне чынга ашыру, һәм, ниһаять, аннан файда күрү, уңышлы үсеш алучы бизнес булдыру серләре белән якыннан танышты. Яшь кешегә бу эштә тәүге адым ясауда, әлбәттә, тәҗрибәле кешеләрнең белеменә, осталыгына таяну кирәк. Бу уңайдан бизнес-тренерлар — остазлар, юристлар, реклама һәм маркетинг буенча төпле белгечләр яшь эшкуарларны бизнес-идея эзләргә, дөрес итеп бизнес-план төзергә, салым һәм исәп-хисап эшләрен алып барырга өйрәтә. Яшь эшкуар җитештерелгән продукцияне нәтиҗәле сату һәм бизнесны киңәйтүдә интернет чыганакларын дөрес куллану серләрен дә яхшы белергә тиеш. Таныштыру, укыту, бизнес төзү, арытаба аны алып баруның барлык ысуллары программа эченә кергән.
Эш барышында бихисап сораулар, мәсьәләләр килеп чыга, гадәттә. Бу уңайдан программаны чынга ашыру кысаларында республиканың эре шәһәрләрендә туры элемтә телефоны һәм консультация үзәкләре нәтиҗәле эшли. Бирегә бизнес үстерү буенча сораулар белән мөрәҗәгать иткән яшь эшкуарларга белгечләр оператив рәвештә киңәш бирә.
Бизнес-проектлар акселераторын аерым билгеләү мөһим. Ул шушы көннәрдә Уфа дәүләт нефть техник университетының яшьләр технопаркы базасында узды. Монда киләсе елда үз эшен ачарга ниятләгән яшь эшкуарлар инвесторлар өчен инновацион проектлар тәкъдим итте. Шуны да билгеләү мөһим: яшь эшкуарларның идея-эшләре инвесторларда кызыксыну уятты.
Ел ахырында уңышлы проектларның авторлары билгеләнә. Бу максаттан “Русиянең яшь эшкуары” конкурсының төбәк этабы үткәрелә. Быел ул Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында узды. Анда биш номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Мәсәлән, “Ел ачышы” номинациясендә “Буза” милли башкорт эчемлеген җитештерү буенча Сибайдан Гөлназ Азатованың проекты җиңүче дип табылды. Хәләл иттән әзер һәм консервланган азык-төлек җитештерү буенча Кушнаренко районыннан Эльвир Нәфыйков белән Артур Гайсинның проекты “Ел җитештерүе” номинациясендә югары бәһа алды. “Елның эш белән тәэмин итүчесе” номинациясендә Гафури районыннан Виталий Осиповның агач эшкәртү остаханәсе проекты уңышлы булды. “Елның социаль бизнесы” номинациясендә Стәрлетамак шәһәреннән Азат Дәминовның “Толтек Плюс” уку үзәге проекты иң яхшысы дип билгеләнде. “Шәхси өлеш кертү” номинациясе дә үз җиңүчесен тапты. Яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Салават шәһәреннән “Яңа гасыр” эшкуарлык һәм инновацияләр социаль өлкәсен үстерү һәм ярдәм итү фонды директоры Светлана Быкова җиңүче булды. Тамашачы сөюе махсус призын жюри эспресс-бар проекты өчен Күмертаудан Роман Рахманга тапшырды.
Сәясмәннәр, уңышка ирешкән эшкуарлар, коуч-остазлар фикеренчә, балаларны эшкуарлык белән мәктәптә укыганда ук таныштыру зарур. Быел укучылар белән бу юнәлештә эш башланган. Балалар бизнес академиясе белән берлектә көзге бизнес-лагерь оештырылган. Бизнес-квест элементлары белән эшкуарлык буенча олимпиада исә укучыларны гына түгел, укытучыларны, әти-әниләрне дә кызыксындыра. Бүгенге көндә “Син — эшкуар” программасы остазлары башкаланың берничә мәктәбеннән килүче югары сыйныф укучылары белән таныштыру дәресләре алып бара. Димәк, яшь буын киләчәге өчен дә программа зур әһәмияткә ия. Аңлап, күреп, бу өлкәдә бай тәҗрибә туплаган шәхесләр белән капма-каршы аралашу киләчәктә укучыларга ныклы адым ясарга, дөрес юл сайларга, һичшиксез, зур этәргеч булачак.