Туризм үсеше белән бәйле транспорт мәсьәләсе турында республика Башлыгына Мәләвез шәһәреннән Галия Шаһигалина җиткерде. Аның белдерүенчә, юлларның начар булуы аркасында гына Көньяк Уралдагы искиткеч табигать гүзәллеге туристларның игътибарыннан читтә кала. Әйтик, “Иске Собхангул — Морак” юлына әлегәчә асфальт түшәлмәгән, бу исә “Шулгәнташ” тыюлыгына килүчеләр өчен күпсанлы кыенлыклар тудыра.
— Әлеге юлны капиталь ремонтлау һәм аңа асфальт түшәү буенча эш башланды. Ул тиешле хәлгә китереләчәк. Бу төбәккә туристлар агымын арттыруда да уңай чагылыш табар, дип ышанам. Әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәк, — диде Рөстәм Хәмитов Галия Шаһигалинаның соравына бәйле.
Төбәк Башлыгы шулай ук күтәрелгән мәсьәләгә бәйле республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына тиешле күрсәтмәләр бирде.
Республика рәссамнарының иҗади берлеге рәисе Владимир Пегов исә Рөстәм Хәмитовка Михаил Нестеров исемендәге премия булдырган өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук әлеге премиягә академия статусы бирергә һәм аны ике елга бер тапкыр тапшырырга, шулай ук лауреатлар эшләрен республика тарафыннан сатып алуны оештырырга тәкъдим итте. Янә килеп Владислав Пегов Русиянең художество академиясе президенты Зураб Церетелиның республикада әлеге мәртәбәле оешманың бүлекчәсен оештыру тәкъдимен җиткерде. Үз чиратында Рөстәм Хәмитов тәкъдимне хуплады һәм аның буенча тиешле эш алып барылачагы турында белдерде. Владислав Пегов Уфада Рәссамнар йорты булдыру мәсьәләсен дә күтәрде. Аның белдерүенчә, әлеге мәсьәләне Башкортстан рәссамнарының иҗади берлегенә Уфадагы авария хәлендәге архитектура һәйкәлләренең берсен тапшырып хәл итәргә мөмкин. Үз чиратында, иҗади берлек, спонсорлар табып, аны тиешле хәлгә китерәчәк. Рөстәм Хәмитов әлеге тәкъдимне хуплады һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялаловка тиешле күрсәтмәләр бирде. Владислав Пеговның Көнчыгыш һәм Көнбатыш рәссамнарын берләштерүче “АРТ-ПУТЬ-2017” форумын Уфада үткәрү башлангычы да төбәк җитәкчелегендә хуплау һәм яклау тапты.
Бүздәк районының Идәшбаш авылыннан Рафаил Әхмәтгәрәев исә юл мәсьәләсен күтәрде. Идәшбаштан Тугай авылына кадәр күтәртелгән юл салынган, әмма язлы-көзле ул баткакка әйләнә. Рөстәм Хәмитов әлеге мәсьәләнең игътибарга алынуы һәм алдагы ел ахырына кадәр анда яңа яхшы юл салыначагы турында хәбәр итте. Бу җәһәттән ул вице-премьер Ильяс Мөнировка һәм Бүздәк районы хакимияте башлыгы Радик Хаҗиевка да тиешле күрсәтмәләр төшерде.
Уфа шәһәренең Затон бистәсе халкы исеменнән Фира Гайсина мөрәҗәгать итте. Ул 9нчы санлы дәваханәне төзекләндереп, заманча коралландырган өчен республика җитәкчесенә рәхмәт белдерде. Әмма Фира Гайсина әйтүенчә, бүген анда поликлиника җитешми һәм авырулар уңайсыз шартларда дәваланырга мәҗбүр.
Моңа бәйле Рөстәм Хәмитов 2018-19 елларда Затон бистәсендә зур, заманча поликлиника төзеләчәген җиткерде. Шушында ук балалар поликлиникасы да булачак.
Стәрлетамактан килүчеләр тулай торактагы бүлмәләрне хосусыйлаштыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итсә, Уфадан Илдус Гыйззәтуллин шәһәр зоопаркы булдыру башлангычы белән чыкты. Ә менә табиб Людмила Галәветдинова республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Суд-медицина экспертизасы бюросы эшчәнлегенә бәйле мәсьәләне күтәрде. Аның белдерүенчә, тиешле финанслау булмау һәм бюроның матди-техник базасы нык искерү сәбәпле, ул тиешле дәрәҗәдә нәтиҗәле эшчәнлек алып баралмый. Яшьләр дә анда эшкә килергә атлыгып тормый, шунлыктан кадрларга кытлык сизелә.
Рөстәм Хәмитов бу мәсьәләнең мотлак өйрәнеләчәге һәм финанслауны арттыру мөмкинлекләре каралачагы турында белдерде.
Гомумән, Башкортстан Башлыгына мөрәҗәгать иткән һәркем үзен кызыксындырган мәсьәлә буенча анык, төпле җаваплар алды. Шуны да билгеләргә кирәк: Рөстәм Хәмитов катнашлыгында шушы рәвешле гражданнарны кабул итүләр даими рәвештә, елга берничә тапкыр үтеп тора. Ягъни моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: республикада яшәүче һәркемнең, андый ихтыяҗ бар икән, турыдан-туры республика җитәкчесенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Бу да, үз чиратында, Рөстәм Хәмитов башлангычы белән тормышка ашырылучы “Кешеләр өчен эшләргә!” дигән дәүләт сәясәтенең мөһим бер юнәлеше булып тора.
Әйтергә кирәк, бу җәһәттән бүген 25 меңенче саны дөнья күргән һәм тиздән 100 еллык юбилеен билгеләячәк “Кызыл таң” гәзите дә әлеге сәясәтне тормышка ашыруга лаеклы өлеш кертә. Узган вакыт эчендә турыдан-туры гәзитебез катнашлыгында һәм ярдәме белән күпме укучыларыбыз гаделлек тапты, бюрократик киртәләрне җимереп, морадына иреште, йортлы-фатирлы булды, төбәген данлады. Иң мөһиме – басмабыз бүген дә шушы канунга һәм өстенлеккә тугры кала. Түбәндәге язмалар да моңа ачык дәлил.
Кыскасы, гомум республикадагы кебек үк, редакция сәясәтендә дә кешеләр өчен эшләү төп өстенлек булып тора. Ахыр чиктә властька карата гына түгел, халыкның безгә булган ышанычы да, көчебез дә шуның белән билгеләнә бит!