Башкортстанда да бу проблема республика парламенты дәрәҗәсенә күтәрелде. Түләүсез җир алырга дәгьва белдерүчеләр саны арта, әмма чират кимеми. Шул ук вакытта, гражданнар, законга сылтанып, күп очракта башкалага, район үзәкләренә якын урыннардан җир таләп итә. Күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр белән хәл аеруча катлаулы. Парламентның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты әзерләгән мәгълүматларга караганда, республикадагы 46 мең күпбалалы гаиләнең 32 меңе аз тәэмин ителүчеләр категориясенә кертелгән. Башкортстанда ел саен 400 чамасы участок бүлеп бирелә. Ә башкалабыз Уфада 2016 елда әлеге программа кысаларында бер генә участок та бүленмәгән. Проблеманың кискенләшүе Уфа шәһәре янәшәсендә торак төзү тәгаенләнешендәге җирләрнең кимүе белән дә аңлатыла.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары ел дәвамында әлеге мәсьәлә буенча кызу бәхәсләр алып барды. Билгеле, түләүсез җир участоклары алу хокукы булган гражданнарның категорияләрен законга төзәтмәләр кертү юлы белән генә билгеләп була. Әмма, проблема шуның белән дә катлаулы – җир бирү тәртибе буенча законның инициаторы федераль власть булуга карамастан, аны матди ресурслар, финанс чыганаклары белән тәэмин итү мәсьәләсе ачык калган. Ягъни федераль законда мохтаҗларга йорт салу өчен җир бирү каралган, әмма акчаны кайдан алырга кирәклеге закон нигезендә ныгытылмаган. Ничек кенә булмасын, бу программаны тормышка ашыру өчен республика, төбәкләр казнасының гына көче җитми.
Башкортстан парламенты депутатлары республикада әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен нинди юл тәкъдим итә? Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Рәсүл Госманов белән әңгәмәбез шул хакта.
– Рәсүл Үзбәкович, телгә алынган законга өстәмәләр кертүнең асылы нәрсәдә? Моңа нәрсә сәбәпче булды?
– Башкортстанда җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында закон 2004 елның гыйнварында кабул ителде. Биш ел элек аңа төзәтмәләр кертелгән иде. Аңа ярашлы, аерым очракларда гражданнарга һәм юридик берәмлекләргә республиканың дәүләт милке яки муниципаль милек карамагында булган җирләрдән түләүсез участок бирергә ярый.
Шәхси торак төзүчеләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән, ул чакта льготага ия булган дүрт юнәлештәге категориягә керүче гражданнарга җирне бушлай бирергә карар ителде. Торак шартларын яхшыртуга исәптә торучы яшь гаиләләргә (гариза бирү көненә гаилә башлыгының һәм аның хатынының яше 35тән артмаска тиеш), балигъ булмаган өч һәм аннан да күбрәк балалы гражданнарга һәм балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче гражданнарга кагыла иде ул льгота.
Әгәр гражданның түләүсез җир участогы алу өчен берничә нигезле хокукы бар икән, аңа җир югарыда күрсәтелгән категорияләрнең берсе буенча гына бирелә.
Республикада закон көченә кергәннән башлап, быел 1 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, телгә алынган категорияләр буенча гражданнарга 41773 җир участогы бирелгән.
Ел саен барлык категорияләрдәге льготалар буенча җир алу өчен 12 мең граждан чиратка куела. Шуларның ел саен якынча 8300енә участок бирелә. Ихтыяҗның тулысынча канәгатьләндерелмәвенең төп сәбәбе – шәһәрләр янәшәсендә җир участокларының аз булуында. Бу проблема бигрәк тә Уфа, Стәрлетамак, Салават, Сибай һәм Нефтекама шәһәрләрендә кискен тора.
Әлбәттә, льготага ия булган гражданнарны җир участоклары белән тиешенчә канәгатьләндерү өчен авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге файдаланылмаучы мәйданнар бүленә. Билгеле, бу очракта аларның халык яшәгән пунктларга чиктәш булуына зур игътибар бирелә. Әйтергә кирәк, төзелеш-коммуникация документлары әзерләү проблемасы килеп туа. Районнарда бүленгән мәйданнарның авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге категориягә каравы тагын да зуррак каршылыклар тудыра. Эш шуңа, әлеге чаралар төбәктәге генераль планга, чикләрне билгеләүдә, авыл территориясен планлаштыру проектын эшләүдә зур чыгым, вакыт таләп итә.
Проблеманың икенче ягы шунда — еш кына льготага хокукы булган авылда яшәүче гражданнарның, үзләре гомер иткән урында бирелгән участоктан баш тартып, җирне район үзәгеннән алу теләге. Бу мәсьәлә законда да анык билгеләнмәгән. Урыннарда гражданнарны кабул иткәндә парламент депутатлары күбрәк шушы мәсьәлә белән очраша.
Шул рәвешле, закон кабул ителгәннән башлап, җир участогына дәгъва итүчеләр саны елдан-ел арта. Шуның аркасында җәмгыятьтә ризасызлык билгеләре күренә. Әйтергә кирәк, республика бюджетының 70 проценты социаль юнәлештә булуга карамастан, законга үзгәреш кертми торып, бу проблеманы хәл итеп булмаячагы көн кебек ачык.
— Ничек уйлыйсыз, әлеге законны кабул иткәндә башка төбәкләрдәге тәҗрибә өйрәнелдеме? Бүгенге хәлдә закон республикада җир участогына аеруча мохтаҗ булучыларга тулысынча ярдәм итә алмады, дигән фикер белән килешәсезме?
— Федераль закон кысаларында ил төбәкләре льготага хокукы булган гражданнарга ярдәм итү юнәлешендә җитди чараларны тормышка ашыра. Бу проблема һәр төбәк өчен дә актуаль. Мәсьәлә — кайсы төбәкнең проблеманы ничек хәл итүендә. Без, байтак республика, крайларда булып, тәҗрибә өйрәндек. Анда Башкортстандагы кебек түгел: аз тәэмин ителгән, яшь гаилә, күпбалалы гражданнарның барысын да льготалы категориягә кертмәгәннәр. Телгә алынучыларның берсенә генә җир алу хокукы законлаштырылган. Ә Башкортстанда, һәрвакыттагыча, күбрәк кеше һәм мөмкин кадәр яхшырак тәэмин ителсен дигән максаттан эшләнгән иде. Әмма бу үзен акламады. Берәүләр җирнең алар теләгән урыннан бирелмәвенә риза түгел, икенчеләр коммуникация үткәрелмәвенә борчыла, кемнәрдер чиратның әкрен үтүенә тавыш куптара.
Килешәм, закон кабул ителгәндә куелган беренчел максатка — җир участогына аеруча мохтаҗлык кичерүчеләргә генә ярдәм итүгә ирешелмәде. Мәсьәлә төрле дәрәҗәдәге дәүләт власте органнарының көн тәртибендә тора. Әлбәттә, аз тәэмин ителүче гражданнарга шәхси йорт төзүдә аларга җир участогы биреп ярдәм итү мөмкинлеге буенча тәҗрибә Русия күләмендә ныклап өйрәнелде. Закон ничек кенә яхшы булса да, ул эшләсен өчен аның финанс яктан тәэмин ителүе — беренче шарт. Республика парламентындагы бәхәсләр, фикер алышулар һәм экспертлар фикерен тыңлаганнан соң бер фикергә килдек. Бүгенге шартларда законны тулысынча үтәү өчен республика ресурслары чикле. Яз көне үк депутатлар әлеге законга төзәтмәләр әзерләде. Алар чиратларны берникадәр киметергә ярдәм итәргә тиеш иде. Ышанам, тәгаен тәкъдимнәр якын көннәрдә Дәүләт җыелышы-Корылтайның декабрь утырышында каралып, кабул ителер.
— Халык күптән көткән соравына җавап табар һәм ул җәмгыятебездәге киеренкелекне бераз йомшарта төшәр дип өмет итик. Шулай да, Рәсүл Үзбәкович, законга ниндирәк үзгәрешләр кертелү көтелә, ул кайчан үз көченә керәчәк?
— Депутатлар хөкеменә торак шартларын яхшыртуга хокукы булучыларны, аларның ихтыяҗ чикләрен билгеләп һәм ике категория гражданнарга: күпбалалы гаиләләргә һәм инвалид бала тәрбияләүче гражданнарга бирү мәсьәләсе чыгарыла. Җир участогы бүленгәндә алар әлегә кадәр яшәгән торакның гомум мәйданы исәпкә алыначак. Һәр гаилә әгъзасына урындагы үзидарә органнары тарафыннан билгеләнгән исәп нормасы карала. Уфа шәһәрендә ул 12 квадрат метр тәшкил итә.
Шунысына да игътибар итәргә кирәк, яңа норма кабул ителү сәбәпле, бу яңалык 2017 елның башына кадәр чиратка куелган гражданнарга, кагылмый. Янә бер мәсьәләгә игътибар итүне сорар идем. Анысы телгә алынган категориягә кереп, гаилә составында элегрәк җир участогы алган гражданнарга кагыла. Әгәр гариза бирү вакытына граждан һәм аның гаиләсе түләүсез җир участогы алуга хокук биргән категорияләрнең берсенә “эләгә” икән, ул үз хокукыннан файдалана ала.
Законга кертеләчәк өстәмәләрдә шундый пункт та бар. Гражданнарга җибәрелгән хат адресаттан элемтә бүлегенә өч тапкыр кире кайтарыла икән — ул кеше чираттан төшереп калдырыла. Әлбәттә, хатның граждан тарафыннан алынмавы һәм элемтә бүлегенә кире кайтарылуы турында извещение булу мотлак. Игътибар итегез: извещениене аның өчен вәкаләте булган орган җибәрергә һәм ул җир участогын бүлеп бирү турында җир мәсьәләләре буенча комиссиянең өч карары нигезендә расланган булырга тиеш. Гражданның телгә алынган сәбәп белән чираттан төшереп калдырылуы аны вәкаләтле органга кабат мөрәҗәгать итү хокукыннан мәхрүм итми.
Законга өстәмәләр ул басылып чыкканнан соң ун көн үткәч көченә керә. Тәкъдим ителгән өстәмәләр республикада әлеге өлкәдәге киеренкелекне бетерергә һәм льготага ия булган гражданнарга түләүсез җир бирүне нәтиҗәлерәк оештырырга булышлык итәр дигән ышаныч бар.