+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2016, 02:00

Алар үз-үзләрен аямаган!

Атом электр станциясендәге фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә Украина, Белоруссия, Русиядән — 600 мең, шул исәптән Башкортстаннан 12 мең кеше катнашкан.Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау иң зур фаҗигаләрдән санала. Аның корбаннары турында төрле чыганакларда төрле саннар китерелә һәм ул 4000нән алып 200 000гә (!) кадәр исәпләнә.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясенең 4нче энергоблогы шартлый. Нәтиҗәдә, энергоблок бинасы өлешчә, реактор исә тулысынча җимерелә, көчле янгын чыга. Атом станциясендәге янгынны сүндерүгә Припять шәһәренең 100ләп янгын сүндерүчесе җәлеп ителә. Нәтиҗәдә, иң зур радиация нурланышын алар ала.

Фаҗига 26сына каршы төндә булса да, Припять шәһәре халкы бу хакта көндез генә белә. Ә бу вакытта инде радиоактив матдәләр тирә-якка таралып өлгергән була. Шәһәр халкы ашыгыч рәвештә эвакуацияләнә башлый. Нәтиҗәдә, берничә көн эчендә барлыгы 47500 кеше хәвефле зонадан чыгарыла. Алга китеп, шунысын да әйтик: шуларның 300е бер ай үтүгә үзе яшәгән төяккә әйләнеп кайта. 20 ел дәвамында туган-тумачаларына алар янына барырга рөхсәт бирелми. Гомумән алганда, ул вакытта Чернобыль яны тирәсеннән (30 чакрым радиустан) барлыгы 250 мең кеше эвакуа­цияләнә.

Бу куркыныч фаҗига корбаннарының санын беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Берләшкән Милләтләр Оешмасы канаты астында эшләүче “Чернобыль форумы” — 4 мең, “Гринпис” оешмасы 200 мең корбан, дип исәпли. Чернобыль фаҗигасен өйрәнүче дөнья экспертлары исә 30-60 мең санында туктала. Ләкин Чернобыль корбаннарының төгәл санын беркайчан да беркем дә төгәл генә әйтә алмас, ахры. Чөнки бу фаҗига белән бәйле булган кешеләрнең күпмеседер радиация нурланышы алу сәбәпле дөнья куя, кайберләре үз-үзенә кул сала, кемнәрдер башка төрле юл белән якты дөньядан китә.

Фаҗиганең тәүге корбаннары булып шартлау вакытында 4нче энергоблокта булган 4 эшче санала (аның да берсе йөрәк өянәгеннән үлә). Статистика мәгълүматларына караганда, шартлау вакытында һәм аннан соңгы сәгатьләрдә атом электр станциясендә 237 кеше исәпләнә (техник хезмәткәрләр, янгын сүндерүчеләр). Алар барысы да көчле радиация нурланышы ала. Шуларның 134ендә табиблар радиация нурланышы авыруы таба. Нәтиҗәдә, шуларның 28е фаҗига булып үткәннән соң — 3 ай, 14е арытабангы 10 ел эчендә вафат була. Русия статистика хезмәте китергән мәгълүматларга караганда, Чернобыльдә алынган радиация нурланышы нәтиҗәсендә 30 ел эчендә 2,2 мең кеше вафат була.

Русиянең, Белоруссиянең һәм Украинаның 1996 елдагы рәсми чыганаклары мәгълүмат­ларына караганда, Чернобыльдәге фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы 600 меңгә якын кеше катнаша.

Башкортстанлылар да бу фаҗиганең нәтиҗәләрен бетерүдән читтә калмый. Безнең республикадан барлыгы 12 меңнән артык кеше җәлеп ителә. Шуларның 800дән артыгы Уфа шәһәреннән була. Бүген республикада 3 меңнән артык чернобыльче исәпләнә. Төрле районнарда һәм шәһәрләрдә чернобыль­челәрнең оешмалары актив эшләп килә, 26 апрельдә төрле чаралар оештырыла, алар хөрмәтенә стелалар ачыла, мәрмәр ташлар куела. Шундыйларның берсе быел Агыйдел шәһәрендә ачылды. Уфада да шундый ук һәйкәлгә нигез ташы салынганлыгы билгеле.

Еш булмаса да, чернобыльчеләр турында китаплар да нәшер ителеп тора. Шушы көннәрдә “Русия геройлары” дигән күләмле китап дөнья күрде. Анда Федоровка районының Кузьминовка авылында туып-үскән, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Николай Антошкин турында да мәгълүмат бар. Николай Тимофеевич фаҗига булган вакытта Киев хәрби округы Хәрби-һава көчләренең штаб начальнигы булып хезмәт итә. Хәрби приказ белән фаҗига булган урынга җибәрелеп, реакторны томалауда катнашучы шәхси состав белән идарә итә. Үзе дә берничә тапкыр реактор өстеннән очышлар ясый. Менә шушы батырлыгы өчен аңа 1986 елның 24 декабрендә “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә.

Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә турыдан-туры катнашканнар саны елдан-ел сирәгәя. Якты киләчәгебез хакына гомерләрен, сәламәтлекләрен аямаган чернобыльчеләрне без беркайчан да онытмасак, аларга карата мөмкин кадәр илтифатлырак, игътибарлырак булсак иде.

Чернобыль атом электр станциясендәге фаҗига кемнәрнең генә язмышларын җи­мермәде дә, кемнәрнең генә канатларын каермады! Аның күңелсез нәтиҗәләре әле киләчәктә дә дәвам итәчәк. Кайбер галим­нәрнең әйтүенә караганда, Черно­быльдәге шартлау нәтиҗәсендә тарал­ган радиоактив матдәләрнең кайберләре 900 ел үткәч кенә тулысынча таркалып бетәчәк икән.

Ноябрь ахырында республика Милли музееның утырышлар залында инвалидларның “Союз-Чернобыль” төбәк иҗтимагый оешмасы чираттагы отчет-сайлау конференциясе үткәрде. Анда Ришат Гайнуллин җитәкчелегендәге идарә дүрт еллык эшчәнлеге турында отчет тотты.
Конференциядә Хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Сәламәтлек саклау министрлыклары, Пенсия фонды вәкилләре катнашты. Музей фойесында Чернобыльдәге фаҗигагә багышланган фотокүргәзмә оештырылган иде.
Чернобыльчеләрне борчыган иң мөһим мәсьәлә — властьның аларның һәм гаилә әгъзаларының сәламәтлегенә мөнәсәбәте. Радиациянең тере организмга тәэсирен өйрәнүче соңгы тикшеренүләр “күзгә күренми торган” үлемгә каршы көрәшүче кешеләрне хафага сала. Тикшеренүләр шуны күрсәткән: аз гына нурланыш алган хайваннар да сәламәтләр белән аралашканда соңгыларының иммунитеты какшавы һәм каны үзгәрүе күзәтелә. Бу ике төркем дә бер төрле дәрәҗәдә радиация алгандагы шикелле.
Чернобыльчеләр чыгышында гаилә әгъзаларының, бигрәк тә балаларның сәламәтлеге торышы турында хафалану яңгырады.
Республикада шифаханә-курорт системасы нык үсешкән. Ләкин аларның икесе: “Красноусол” белән “Янган-Тау” гына табышлы эшли. Калганнары бюджеттан дотация ала, шул ук вакытта аларда буш урыннар һәрвакыт була. Ә ветераннар тиешле дәвалау ала алмый интегә. Республика районнарыннан килгән делегатлар шушыңа да игътибарны юнәлтте.
Бүген республикада алар 3117 кеше исәпләнә.

Рамил ФӘРРАХОВ,
оешманың ревизия комиссиясе рәисе.
Читайте нас: