+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2016, 02:00

Хыяллар чынга аша!

Республиканың төп чыршы бәйрәмендә 800гә якын бала катнашты.Яңа ел алды – сөенечле мәшәкатьләргә бай, тылсым, могҗизага ышаныч белән тулы илаһи мизгел. Балалар өчен бигрәк тә. Шундый могҗизаларның берсе – республика Башлыгы чыршысы бәйрәме 22 декабрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтте.

Әлеге тамашага республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан җәмгысы 780 укучы җыелды. Алар арасында иң-иңнәр – “бик яхшы” билгесенә укучылар, олимпиадалар, фестивальләр җиңүчеләре, яшь спортчылар бар иде. Бәйрәмгә хәрби хезмәтен үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балалары да чакырылган иде. Республиканың башкалага ерак урнашкан 36 районы һәм шәһәреннән 279 укучы һәм аларның 42 җитәкчесе Уфага 21 декабрьдә үк килеп, “Яшел чаукалык” шифаханәсенә урнаштырылды. Алар өчен кызыклы мәдәни чаралар оештырылды.

Тантана быел да бик җанлы, күңелле һәм шау-гөр килеп үтте. Балаларны фойеда ук әкият һәм мультфильм персонажлары каршы алды. Чыршы тирәли әйләнеп, күмәкләшеп шигырь сөйләп, җырлап-биеп, Кыш бабай һәм Карсылу белән фотога төшеп алгач, балалар тамаша залына үтте. Укучыларны республика Башлыгы исеменнән Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов сәламләде.

– Сез киләчәккә зур адым ясаучылар! Сез бүген биредә, чөнки ел буена сәләтләрегезне үстердегез, тырыштыгыз, максатларга ирешү өчен күп көч куйдыгыз. Киләчәктә уңышларыгыз өчен башка залларда да нәкъ сезнең тәбрикләнүегездә шигем юк, – диде ул, балаларга мөрәҗәгать итеп. Салават Тәлгать улы укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, зур уңышлар теләде.

Театрлаштырылган тамаша Кино елына багышланды. Яңа ел сценарие буенча фильм төшерергә әзерләнеп йөрүче режиссер – Иске елның кинәт кинокамерасы ватыла. Яшь, энергияле, якты хыяллар белән янучы Яңа елның да үзен режиссер буларак сынап карыйсы, кино төшерәсе килә. Тик картайган ел тиз генә үзенең вәкаләтләрен бирергә җыенмый. Яшь ел, маҗаралар аша үтеп, каршылыкларны җиңә-җиңә Яңа ел сценариен кулга төшерә һәм... кинокамера эшләп китә. Иске ел да үзенең хатасын аңлап, режиссерлык вәкаләтләрен Яңа 2017 елга тапшырды. Бәйрәм тамашасы эчтәлеге белән дә, чагу декорацияләр, утлар, берсеннән-берсе матур костюмнар белән дә балалар күңелен әсир итте.

– Республика Башлыгы чыршысына килү – минем хыялым иде. Әкият иленә эләккәндәй булдым, – ди Бүздәк районы кызы Линария Мамлеева.

7нче сыйныф укучысы әлеге матур чарага спортны яратуы, бу өлкәдәге уңышлары өчен килгән. Баймакның 4нче лицей укучысы Газим Зәйнуллинның да әлеге бәйрәмдә катнашуы очраклы түгел. 4нче сыйныфта укучы малай – җыр бәйгеләре җиңүчесе. Узган елда ул “Сулпылар” балалар телевизион конкурсында өченче урын яулаган.

Әкият тәмам. Балалар С. Аксаков китабы, ел символы формасында йомшак уенчык, татлы күчтәнәчләр, ә иң мөһиме – якты уйлар, якты хыяллар, алдагы елга җитәрлек тәэссоратлар алып, таралышты.
Читайте нас: