+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2016, 02:00

Безнең бурыч — республика халкы бердәмлеген ныгыту һәм саклау

Башкортстан Башлыгының баш мөхәррирләр белән очрашуында әлеге фикер кызыл җеп булып үтте.Алдан хәбәр ителүенчә, ел тәмамланганда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика иҗтимагый-сәяси гәзитләренең баш мөхәррирләре Эльза Хорева (“Республика Башкортостан”), Азамат Юлдашбаев (“Башкортос­тан”), Фаил Фәтхетдинов (“Кызыл таң”) һәм Уфа шәһәренең “Вечерняя Уфа” гәзите баш мөхәррире Вячеслав Голов белән очрашты. Анда республиканың социаль-икътисади хәле, узып баручы ел нәтиҗәләре һәм киләчәктә республика үсешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Түбәндә шул очрашуда күтәрелгән мөһим темаларны гәзит укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Ел нәтиҗәләре халык яшәешендә дә ачык чагыла

2016 ел — кәбисә елы. Димәк, 2015 елдан бер көнгә артыграк эшләгәнбез. Шулай булгач, эчке тулаем продукт та күбрәк җитеш­терелгән. Узып баручы елны республика өчен, гомумән алганда, уңышлы булды дип бәяләргә була. Эш нәтиҗәләре хәтта макроикътисади күрсәткечләрдә генә дә түгел, халыкның кәефендә дә чагыла. Республика халкының гомум тормыш дәрәҗәсе 2014, 2015 еллар белән чагыштырганда начар якка үзгәрде дип әйтеп булмый. Эшләүче кешеләрнең хезмәт хакы, кереме көндәлек ихтыяҗ­ларын канәгатьләндерергә җитте.

Икътисадның күп кенә өлкәләрендә алга китеш тә күзәтелә. Дөресен әйткәндә, ел республика тарихында чираттагы үсеш елы булды дисәк тә хата булмас. Баскан урыныбызда таптанып тормадык, киләчәктә нәти­җәләр бирердәй юнәлешләр буенча алга атладык. Үз алдыбызга куйган бурыч­ларның берсеннән дә баш тартмадык, халык мәнфә­гатенә кагылышлылары барысы да үтәлде.

Кеше мәнфәгатьләреннән — республика икътисады мәсьәләләренә

2017 елны без зур өмет белән каршылыйбыз. Хакимият өчен иң мөһиме — игътибарны халыкның тормыш-көнкүреш, иҗтимагый мәсьә­ләләренә юнәлтеп, аның мәнфәгать­ләренә ярашлы эшчәнлек алып бару. Дөресен әйткәндә, бу — тормыш та­ләбе.

Әйдәгез, икътисад үсеше — җәмгыятьтә иң мөһиме, дип исәп­ләнгән совет чорын искә төшерик. Ул вакытта тәгаен кеше мәнфәгате читтә кала килде. Шуның нәтиҗә­сендә гади халык тормыш-көнкүреш товарларына кытлык кичерде. Яшәү шартла­рының уңайлыклары турында әйтеп тә торасы юк. Бу турыда уйлаучы да бик булмагандыр. Ә бүген игътибарны халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту мәсь­әлә­ләрен хәл итүгә юнәлтү алгы планга чыкты. Күрүебезчә, заман башка — заң башка, дигәндәй, җәмгыять хакими­ят­кә таләпне каты һәм кискен куя. Шулай булгач, хакимият вәкиле ул таләпләрне канә­гать­ләндерергә һәм кеше мәнфәгате өчен армый-талмый сыйфатлы эшләргә әзер булырга тиеш. Кешенең тормыш-көнкүрешен кайгыртып кына җәм­гыятьнең икътисади мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә мөмкин. Күре­нүенчә, дөньядагы капитализм үсеше гомумхалык мәнфәгатьләренә җавап бирми, байлар һәм ярлыларга бүленү нисбәте артканнан-арта, алар арасында упкын барлыкка килә. Бу хәл финанс, икътисад өлкәсендә базар мөнәсәбәтләренең иҗтимагый үсе­шен тоткарлауга китерергә дә мөмкин. 2017 елда без шул дөньяви хәлне да искә алып, кеше мәнфәгатьләрен үзәккә куеп, республикада хакимият эшчәнлеге сәясәтен тагын да нәти­җәлерәк алып барырбыз дип уйлыйм.

Уфа каласы ни өчен матур?

Безнең очрашу уңышлар турында сөйләшүдән генә торырга тиеш түгел. Алар турында сез һәрвакыт язып торасыз. Тормыш ничек бар, шулар турында да сөйләшик. Мин бу турыда аерым тукталам, чөнки гәзит укучылар да дөресен белеп торырга тиеш.

Бүген Уфа шәһәренең финанс хәле мактанырлык түгел. Республика бюджетыннан ярдәм итү нәтиҗәсендә генә хәлләр тотрыклы булып кала. Берничә ел элек тактик һәм стратегик хаталар эшләүгә юл куелган булган. Шул хаталарның кайтавазы бүген калкып чыкты һәм шәһәрнең финанс хәлен какшатты. 2017 елда да республика бюджетыннан шәһәргә акча бүле­нәчәк. Әлбәттә, соңгы 3-4 елда шәһәрдә башкарылган төзелешләр, төзеклән­дерү­ләр, урамнарны, йорт алларын тәртипкә китерү, балалар бакчалары, мәктәпләр, күпер­ләр төзе­леше — болар барысы да диярлек республика бюджеты исәбенә гамәлгә ашырылды.

Бүген шәһәрдә республика комиссиясе эшли. Алар онлайн режимында шәһәр бюджеты керемен һәм чыгымнарны күзәтеп тора. Һәм бу әлеге өлкәдә эшләр җайга салынганчы дәвам итәчәк.

Барына да риза түгел, югына да

Җәмгыятьтә төрле кеше­ләр яшәве һәм моның ни өчен шулай булуы турында мин билгеле социолог Тощенко Жан Терентьевичның хезмәт­ләрен укып җавап таптым. Илдә яшәүче барча халыкның 15 проценты хаки­мияткә карата һәрчак тискәре мөнәсә­бәттә, тагын 15 проценты, киресенчә, хакимиятне ничек булса да яклый, калган 70 проценты кайсы якны алырга белмичә аптыраган икеләнүче халык икән. Шушы 70 про­центның яртысы хакимият эшчәнлеген хупларга әзер булса, 30 проценты битарафлык күрсәтә. Нәрсә генә эшләсәң дә, бөтен эшчән­леккә дә каршы булган халык катламы һәр җәмгыятьтә күзәтелә. Бу — тормыш кануны һәм генетика, кеше­лекнең асылы. Андыйларны тыныч кабул итәргә өйрәнергә кирәк.

Безнең республика халкы­ның 65 проценты хакимият эшчәнлегенә уңай карашта. Андыйлар һәрвакыт власть эшчәнлегенең терәге булып кала. Тискәре караштагы кешеләргә үзең­нең хаклы­лыгыңны нәтиҗәле эшең белән генә исбат итәргә була. Безнең һәм сезнең җәмгыять­тәге төп миссиябез — республика халкының бердәм­леген ныгыту һәм саклау.

Матбугат чаралары эволюцион үсеш юлын сайлар

Республиканың дәүләт матбугат чаралары нинди үсеш юлын сайлавын бел­гечләр генә әйтә ала. Бүген минем тәгаен генә тәкъдимем юк. Әлбәттә, рәсми матбугат чаралары­ның бүген Интернет аша мәгълүмат җиткерүдә оперативлыгы аксый. Без моның белән килешә алмыйбыз. Дәүләт матбугат чара­ларының асылын Америка язучысы Роберт Шекли сүзләре ачык дәлилли булса кирәк. Ул болай дигән: “Мәгълүмати сугышта дөре­сен сөйләүче һәрчак отыла, чөнки гадел кеше дөреслек чиклә­реннән уза алмый. Ә сафсатачы теленә нәрсә килә — шуны сөйли”.

Матбугат өлкәсендә үзгәрешләр булырга тиеш, шушы уңайдан басмалар язмышына битараф булмаган һәркемнең фикерен ишетергә тиешбез. Шунысы ачык: а) үзгәреш бу өлкәдә хезмәт салучы һәркемне; б) җәм­гыять­нең мәгълүмат алу ихтыя­җын канәгать­ләнде­рергә тиеш.

Идеологик энтропия һәлакәткә китермәсме?

Әлбәттә, безнең тормышыбызда киңкүләм мәгълү­мат чаралары мөһим урын алып тора. Бу яхшымы, начармы, тәгаен генә әйтеп тә булмый. Кешелек өчен бу, бәлки, табигый күренештер. Ләкин бит “физиологик мөм­кинлек” дигән төшенчә дә бар. Кеше чамадан тыш мәгъ­лүматны кабул итә алмый. Бу хакта уйланырга кирәк, ләкин мин, кешелек идеологик энтропия нәтиҗәсендә һәла­кәт алдында тора, димәс идем. Интернеттагы төрле идеологик мәгълүмат кеше­лекнең әхлакый кыйммәт­ләрен үзгәртергә мөмкиндер. Шул ук вакытта биш йөз ел элек булган әхлак нормалары белән бүгенгене чагыштырып булмый бит. Без бүген, биш йөз ел элек бөтен нәрсә дә яхшы булган, ә хәзер барысы да начар, дип тә әйтә алмыйбыз. Тормыш үзгәрә, әмма кешелекнең асылы, минемчә, үзгәрмәс. Мәхәббәт, гаилә, балалар, кеше сәламәтлеге кебек мәңгелек кыйммәтләр тотрыклы булып калыр.

Авыл — халыкның рухи нигезе

Республика халкының 40 проценты авылда яши. Күрше Чиләбе, Свердловск өлкә­ләрендә бу күрсәткеч — 15, Татарстанда 23 процент. Бездә шулай күбрәк яшәве яхшымы, начармы? Әлбәттә, бу бөтенләй башкача икътисади караш таләп итә, бу — үзенчәлекле философия. Европа илләрендә бу күрсәткеч — 10 процент.

Без барыбыз да — авылдан чыккан кешеләр. Сезнең белән килешәм, авыл әхлакый кыйммәтләр чыганагы — бу беренчедән. Икенчедән, авылга икътисади күзлектән дә карарга кирәк. Бүген урбанизация күренеше ачык күренә һәм ул көннән-көн тизлеген арттыра. Кешене шәһәргә китереп, аны торак, эш белән тәэмин итүгә караганда, авылда эш биреп, шунда яшәтү икътисади яктан күпкә файдалырак һәм отышлырак. Игътибарны бу өлкәгә ныграк юнәлтү өчен “Авыл елы” игълан итү турындагы фикерне уйларга кирәк. Бу файдалы булырга мөмкин.

100 еллык юбилей — мөһим чара

100 еллык турында бер­ничә сүз. Әлбәттә, Башкортстан Республикасын төзү 1917 елда башланган,1918 елда да омтылышлар булган. Болар — тарихи факт, аларны беркем дә инкарь итми. Әмма республика төзү процессы, килешүләргә кул куелып, формаль процедуралар 1919 елда тәмамланган. Шулай булгач, 2019 елда республиканың 100 еллыгын билгеләячәкбез. 1917, 1918 еллардагы вакыйгаларны да онытырга ярамый. Ул даталарны фәнни конферен­ция­ләрдә, “түгәрәк өстәл”ләрдә фикер алышулар рәвешендә билгеләп үтәргә кирәк.

Матбугат йорты да читтә калмас

“Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” проекты кысаларына кертмичә дә Матбугат йортын төзек­ләндерүне башкарып чыгарга мөмкин. Мәсәлән, респуб­ликаның 99 еллыгына булырга мөмкин.

Кечкенәләр һәм өлкәннәр мәсьәләләре — дәүләт бурычы

Минем уемча, балалар 3 яшькә тиклем гаиләдә әнисе янында булырга тиеш. Безгә баласын өч яшь­кәчә тәрбия­ләүче ананың матди хәлен ныгыту турында уйларга кирәк. Әни кешенең эшкә иртә чыгуының төп сәбәбе — я акчасызлык, я эшен югалту куркынычы. Бөтен бәла дә шулардан килә.

Картлар йортларын булдыру турында хәстәрлек күрү дә дәүләт карамагында булырга тиеш. Кечкенә балалар һәм өлкәннәр мәсьәләләре белән дәүләт шөгыльләнергә бурычлы.

Чиновниклар — менеджерлар

Хөкүмәтнең, андагы чи­новник­ларның яңарып, алышынып торуы — туктаусыз процесс. Моңа объектив һәм субъектив сәбәпләр дә этәргеч бирергә мөмкин. Ул шулай булырга тиеш тә. Моңа тыныч карарга кирәк. Дәүләт хезмәткәрләренә таләпләр елдан-ел арта, бигрәк тә коррупциягә каршы көрәш кануннарына ярашлы рәвештә. Бездә вице-премьерның, министрның отставкага китүе, ни өчендер, зур вакыйга кебек кабул ителә. Чиновник ул — менеджер. Алар ниндидер тәгаен бурыч үтәргә килә, аны башкаралар һәм икенче эшкә күчәләр.

Күчмә халыклар уеннары Башкортстанда да үткәрелер

Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Русиядә үткә­релсә, ул мотлак Башкортстанда үтәчәк. Әлегә аны үткәрү өчен илләр чиратка баскан. Беренчесендә үк без катнаштык. Кыргызстан Президенты белән безнең сөйләшүләр булды. Безгә дә чират җитәр дип уйлыйм.

* * *

Очрашу ахырында Рөстәм Зәки улы “Уфа” Халыкара аэропортындагы яңа очып китү-төшеп утыру юлы белән горурлануын әйтте. “Ул — илдә иң сыйфатлы полоса, бу турыда белгечләр генә белә. Уңышларыбыз җитәр­лек булса да, барысы хакында да шапырынып йөрмибез. Без үзебезне эшебез белән күрсәтергә тиеш”, — диде ул, сүзен йомгаклап.
Читайте нас: