+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2016, 02:00

“Кайсы юллар, нинди упкын Тарта безне җан сорап?”

Һәлакәткә тарыган “ТУ-154” самолетында 92 кеше корбан булды.25 декабрь иртәсендә илне коточкыч фаҗига тетрәтте: Сүриягә очучы хәрби самолет Кара диңгезгә килеп төшкән! Анда данлыклы Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле артистлары, журналистлар, хәрбиләр булган.

“Ту-154” очкычы 5 сәгать 20 минутта Сочи шәһәреннән Сүриянең Хмеймим базасына юл тота. Ләкин ике минут үтүгә үк радар экраннарыннан югала. 92 кеше — 8 экипаж әгъзасы һәм 84 пассажир — Кара диңгез чоңгылында юкка чыга.
Дүшәмбе Русиядә Матәм көне игълан ителде. Һәлакәттән соң туган иң беренче сорау: кем гаепле? Ни өчен самолет санаулы минутлар эчендә юкка чыккан? Нәрсә булган? Шушы көннәр эчендә бик күп экспертларны тыңларга туры килде, бик күп фаразлар ишетелде. Һәрберсенең үз фикере. Ләкин мондый вакытта башка килгән беренче уй — теракт булу мөмкинлеген властьлар шунда ук кире какты. Фаҗигагә самолетның техник төзексезлеге яисә очучылар хатасы сәбәпче, дигән фараз тәүге урыннарга чыкты. Шул ук вакытта экипаж составында тәҗрибәле очучылар булуы турында әйтелде. Алар бу маршрут белән күп тапкыр очкан. Диспетчерларга самолеттагы штаттан тыш хәл турында хәбәр итмәүләре дә кайбер фаразларга этәрә. Самолетта элемтә кинәт югала, герметизациянең кинәт бозылуы экипажга бортта ни булганын хәбәр итү мөмкинлеге бирми. Бу шартлау булуы ихтимал, дигән фикердә кайбер экспертлар.

Составында 2011 елда Мәскәү өстендә ида­рәсен югалткан самолетны исән-имин җиргә утырткан штурман Александр Петухов булуы экипажның никадәр тәҗрибәле булуы турында сөйли. Шуңа күрә “очучыларның хатасы” дигән фараз белән килешәсе килми. Бүгенге көнгә двигательгә чит әйбер (әйтик, кош) эләгүе һәм сыйфатсыз ягулык салыну фаразлары да тикшерелә. Шулай ук мөмкин булган сәбәпләр арасында лайнерның рөхсәт ителгәннән артык йөк төяве дә карала.

Кайбер мәгълүматлар буенча, кичәге көнгә су төбеннән 15 кешенең гәүдәсе күтәрелгән, берникадәресе Мәскәүгә кайтарылган. Туганнары тарафыннан танылганнар да бар. Самолет кисәкләре ярдан 1700 метр ераклыкта табылган. Лайнерның суга мәтәлүен күргән кешеләр дә билгеләнгән. Алар көчле ут көлтәсе күрүе турында әйтә.

Әлеге самолетта хәрбиләр дә очкан булган. Кызганычка каршы, корбаннар арасында якташыбыз — Федоровка районының Балыклы авылында туып-үскән полковник Әмир Хәсәнов тә бар. 1980 елда ул Ырынбур зенит-ракета училищесына укырга керә, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Социаль челтәрләрдә Әмир Хәсәнов белән бергә хезмәт иткән солдатлар аны бик намуслы, итагатьле, таләпчән кеше буларак хәтерли. Яугир туган авылында җирләнәчәк.

Бу һәлакәттә Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле иң яхшы 64 артистын югалтты. Анда Оборона министрлыгының баш хәрби дирижеры, Кызыл мәйдан белән дирижерлык иткән бердәнбер кеше Валерий Хәлилов та булган. Ул февральдә Сүриядә чыгыш ясаган булган инде. Бу юлы ансамбле белән солдатларны Яңа ел белән котларга китеп барган.

Артистлар арасында якташыбыз, Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган талантлы режиссер һәм әлеге ансамбль солисты Максим Иванов та бар. Училищены тәмамлаганнан соң, Максим Чувашстан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Аннары Мәскәүдә атаклы ГИТИСны тәмамлый. Аның хатыны һәм кызчыгы калган.

1 канал, НТВ һәм “Звезда” телеканаллары да иң яхшы журналистларын югалтты. Күбрәк “Доктор Лиза” исеме белән билгеле Елизавета Глинка да — коточкыч һәлакәт корбаны. Ике атна элек кенә ул Президент кулыннан “кайнар нокта”ларда балаларны коткарган өчен дәүләт премиясе алган иде. “Сугыш — ул җирдәге тәмуг” дигән иде ул үз чыгышында. Доктор Лиза исемлегендә — коткарылган йөзләрчә бала. Былтыр Сүриядә ул берничә тапкыр була, гуманитар һәм медицина ярдәме күрсәтә...

Сишәмбе көнне мәгълүмат чаралары самолетның “кара тартмалары” табылу турында хәбәр итте. Очучыларның сөйләшүен язып баручы тасма зыян күрмәгән. Аларның соңгы сүзләре самолетның закрылкалары (канатның бер өлеше) төзек булмавы турында искәртә. Язмада җиргә якынлашу турында кисәтү сигналы да ишетелә. Экипаж соңгы сулышына кадәр самолетны коткару өчен көрәшкән.

Шул ук вакытта кайбер чыганаклар бу тартманың су өстенә күтәрелмәве турында белдерә һәм әлеге сүзләрнең дөреслеген шик астына куя.

Вакыт үтү белән барысы да ачыкланыр, гаеплеләр дә билгеләнер, тик чит илдәге аңлашылмаган сугышка китеп барганда корбан булганнарны гына кире кайтарып булмас...
Читайте нас: