Төбәктә соңгы биш елда файдалануга тапшырылган торак күләме арта. Атап әйткәндә, 2011 елда – 2109,3, былтыр – 2690,7 мең квадрат метр торак төзелгән. Быел бу күрсәткечне 2695 мең квадрат метрга җиткерү планлаштырыла. Соңгы елларда подряд ысулы белән төзелгән объектлар да сизелерлек арткан. Нәтиҗәдә, быел республикада яшәүче халыкның торак белән тәэмин ителеше бер кешегә 24,8 квадрат метр тәшкил иткән. Халыкны иске һәм авария хәлендәге торактан күчерү программасы кысасында 6,76 мең кеше яңа тораклы булган. Шулай ук, Башкортстанда 738 Бөек Ватан сугыш ветераны һәм аларның тол хатыннары торак белән тәэмин ителгән. Мондый төзелешләр май-июль айларында федераль бюджеттан бүленгән 920,3 миллион сумга башкарылган.
Соңгы елларда ипотека кредиты алып, акчаны ай саен түләп барып та тораксыз калучылар булды. Сүз алданган дольщиклар турында бара. Ниһаять, төзелештә өлешләтә катнашу турындагы федераль законга үзгәрешләр кертелде. Нәтиҗәдә, төзүче оешмага карата таләпләр артты. Төп таләпләрнең берсе – төзүченең финанс тотрыклылыгы. Чөнки күп очракта төзүче оешма банкротка чыгу нәтиҗәсендә “дольщиклар” фатирсыз кала. Законга ярашлы, халык акчасын җәлеп итеп торак төзүчеләрнең бердәм реестры эшләнәчәк. Башкортстанда да закондагы мондый үзгәрешләр игътибарга алынды.
Сер түгел, икътисади кризис шартларында торак мәсьәләсен үз көчеңә генә таянып хәл итү җиңел түгел. Башкортстанда мохтаҗлар нәтиҗәле эшләүче төрле программалардан файдалана ала. 2025 елга кадәр мохтаҗларны торак белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырылачак. Мәгълүм булуынча, икътисади кризис нәтиҗәсендә кредитларын вакытында түли алмаучылар да булды. Республика Хөкүмәте мондый күңелсез хәлгә тарыган кешеләрне ярдәмсез калдырмады. Нәтиҗәдә, быел кабул ителгән программага ярашлы, ипотека кредитының бер өлешен түләү өчен дәүләттән субсидия алырга мөмкин.
Әлбәттә, халыкны сыйфатлы торак белән тәэмин итү өчен тәү чиратта төзелеш материаллары таләп ителә. Шушы уңайдан быел төбәктә сафка кертелгән берничә предприятиене игътибарга алу мөһим. Сибайда яңа кирпеч заводы эшли башлады, аның куәте – елга 30 миллион данә. Учалы районында таш кисү заводы ачылды. Ишембай шәһәрендә электр төзелеш-монтаж эшләрендә файдаланылучы полимер кабель-каналлар җитештерү заводында елга ун мең тонна продукция эшләп чыгарылачак. Гомумән, яңа предприятиеләр төзүгә, булганнарын яңартуга быел 500 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.
Күренүенчә, катлаулы хәл-шартларга карамастан, республиканың төзелеш комплексы быел да үсеш динамикасын саклап кала алды. Мондый нәтиҗәгә тармакта хезмәт салучыларның тырышлыгы белән ирешелгән.