+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2016, 02:00

Төкле аягың белән, Әтәч!

Әтәч елы Җиргә аяк баса,Якты өмет баглыйк, туганнар.Әкияткә кергән уңган заткаЗурлап, диләр, һәйкәл куйганнар.Баксаң, әтәч, таң сарысын ертып,Хезмәт иртәсенә уята.Иртә торган – күркәм тормыш корган,Булдыклыга имин юл ята.

Шатлык, бәхет, җырлы хезмәт аша
Уңышларның килсен килере.
Ит син бүләк кояш гомерләрен,
Бирмә берүк әтәч гомерен.

Кесәбездә, әтәч, кычкырма син,
Файдаларын күрик тапканның.
Сатып алучылар разый калсын,
Байлыклары артсын сатканның.

Игътибарлы булыйк тирә-юньгә,
Кызыл әтәч йортка капмасын.
Дөньяның бар сугыш әтәчләре,
Террорлардан Ходай сакласын.

Тилгәннәрдән сакла
йорт-кураны,
Тавыкларың чебеш чыгарсын.
Шушы теләкләрне үти алсаң,
Һәммәбездән рәхмәт җыярсың.


Камил ФАЗЛЫЙ.
Читайте нас: