+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 гыйнвар 2017, 02:00

Күңелгә яктылык өсти

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республикада яшәүче христианнарны Раштуа бәйрәме белән котлады. Анда болай диелә:

“Иң яраткан христиан бәйрәмнәренең берсе күп гасырлар дәвамында миллионлаган кешене берләштерә, күңелгә яктылык өсти, яхшы гамәлләр кылырга өнди, диннең рухи чыганакларына игътибарны юнәлтә. Раштуа гаилә кыйммәтләрен раслый, безне мәрхәмәтлелеккә һәм изгелеккә өйрәтә, бер-береңә ярдәм кулы сузарга өнди.

Җәмгыятьнең әхлакый нигезен ныгытуда, буыннар бәйләнешендә, конфессияара диалогны булдыруда Русия православие чиркәвенең роле елдан-ел арта. Мөселман өм­мәте һәм башка конфессияләр белән бер­лек­тәге күпьяклы эшчәнлек бай дини-мәдәни традицияләрне үстерергә, яшьләргә әхлакый тәрбия бирүдә, мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтүдә булышлык итә.

Бәйрәм якыннарыбыз белән аралашу шатлыгы, яктылык һәм яхшы кәеф алып килсен. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм теләкләрегезнең тормышка ашуын телим!”
Читайте нас: