+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 гыйнвар 2017, 02:00

Раштуа белән, керәшен милләттәшләр!

Бакалы районының Киләй авылында төзелгән храмда мәхәллә халкы барлык дини бәйрәмнәрне җиренә җиткереп башкара.Туган ягым Илешкә Уфадан Туймазы аша кайтырга туры килгән чакларда миңа алты район территориясен кисеп үтәргә туры килә, шуларның иң соңгысы, ямьле Сөн буйларындагысы – Бакалы районы. Биредә, билгеле язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла әйтмешли, “күпмилләтле татар халкы”ның тагын бер лаеклы вәкилләре, чагу бизәкләргә, матур гореф-гадәтләргә ия, гаҗәеп үзенчәлекләргә бай газиз милләттәшләребез – керәшеннәрнең күпләп яшәвен белгәнлектән, мин машина тәрәзәсе аша авылларда әле мәчет, әле чиркәү күренеп калуына аптырамыйм да. Ул авылларның барысында да дип әйтерлек үзебезнең татарлар яши, диннәре һәм кайбер гореф-гадәтләре буенча гына аерылалар. Ә инде Киләй авылындагы храмга мин, ни өчендер, үткән саен һәрвакыт ныграк игътибар итәм.

Читайте нас: