Башкортстанның табигый җир асты байлыкларына бай булуы, беренче чиратта, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрне уңышлырак хәл итү мөмкинлеге бирә. Өстәмә эш урыннары булдыруда аның роле зур. Әйтик, һәр нефтьче һәм таучы өстәмә рәвештә тагын да 10-15 ярдәмче һөнәр иясенә юл ача. Башкортстанда шуның нәтиҗәсендә байтак кече шәһәрләр үсеш кичерде. Октябрьский, Туймазы, Сибай, Учалы, Агыйдел, Күмертау, Баймак, Приют, Раевка һәм башка шәһәр-поселокларның социаль йөзе үзгәрде, әһәмиятле төзелешләр саны артты.
Кызганычка каршы, соңгы елларда республика җирләрендә казылма байлыкларны эзләү-табуга рөхсәт алуны рәсмиләштерүдә каршылыклар күренә башлады. Телгә алынган комитет утырышында бу турыда республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Илдус Яхин белдерде. Сүз җир асты байлыкларын үзләштерү хокукы өчен аукционнарның 2015 ел белән чагыштырганда кимүе турында бара. Узган елның ун аенда, әйтик, 37 аукцион үткәрү игълан ителгән булса, шуның унҗидесе генә узган һәм алар нәтиҗәләре буенча нибары сигез участокны гына үзләштерү хокукы рәсмиләштерелгән. Әлеге чарадан казнага нибары 9,3 миллион сум акча кергән.
Аукционнар санының аз булуы, участокка хуҗа булу процедурасының озакка сузылуы нәрсә белән бәйле соң?
— Аукционнарның кимүе шуның белән аңлатыла, — диде министр урынбасары, — хәзер мондый чаралар Федераль иминлек хезмәте белән килешенеп башкарыла. Бу исә участокларны үзләштерүгә хокук бирү вакытын озайта. Без хәтта төбәк карамагындагы җир асты байлыкларын аукцион аша үткәреп бирүне тизләтә алмыйбыз. Аның өчен дә федераль органнарның рөхсәте кирәк. Хәзер ФСБ да тикшергәч, тиешле документларны Мәскәүгә җибәреп, 3-4әр ай көтәргә мәҗбүрбез.
Әлбәттә, төбәк карамагындагы файдалы байлыклар дигәндә аларны табу тулысынча Башкортстан компетенциясенә тапшырылганын истән чыгармаска кирәк. Әгәр федераль власть белән ике яклы килешү бар икән, эшкә комачаулау кемгә кирәк? “Башнедра” предприятиесе директоры Расих Хәмитов сүзләренә караганда, Башкортстан үз территориясендә табылган стратегик әһәмияттәге файдалы байлыкларны – нефть, газ, алтын һәм бакыр яткылыкларын федераль ведомстволар белән берлектә табу мәсьәләсендә таләпне йомшак куя. Аның белдерүенчә, законда андый мөмкинлек каралган һәм аны тагын да ныгыту өчен Башкортстанда җир асты байлыклары турында закон кабул итү яхшы булыр иде.
– Ничек кенә булмасын, әлегә без үзебездәге табигый байлыклар белән идарә итү “үзәге”нең күбрәк федераль үзәккә күчә баруын күрәбез. Тармак эшчәнлегенә кагылышлы нинди генә проблема туса да, бу эш белән шөгыльләнүче Казанга, Түбән Новгородка яисә Екатеринбургка барырга тиеш, – диде Расих Хәмитов.
Шул ук вакытта.
Ел башына булган мәгълүматларга караганда, республикада 205 нефть һәм газ яткылыгы теркәлгән. Узган елда республикада 16,349 миллион тонна “кара алтын” табылган.
— Әлегә без республикада ул байлыкларны тиешенчә, ягъни яңа технологияләр нигезендә табарга да, аларны әзер продукция рәвешендә сатарга да өйрәнмәгәнбез, — диде югарыда телдә алынган комитет рәисе Рәсүл Госманов. — Файдалы казылмаләр запаслары бигрәк тә Урал төбәгендә күп. Аларны хәтта казып эзлисе дә юк. Төзелеш өчен яраклы ком-таш, үзенчәлекле сыйфатка ия ташлар җир өстендә ята. Эш шунда: алар, әрәм-шәрәм булудан бигрәк, икътисадка файда китерми. Законсыз сатуга юл ача. Мин республикада җир асты һәм казылма байлыкларны табу, аларны эшкәртү һәм сәүдә базарына тәкъдим итү юлларын билгеләүче “юл картасы” әзерләргә кирәк дигән фикердә. Законсыз эшләүче эшкуарлар урыннардагы казнаны тулыландыру, яңа эш урыннары булдыру турында уйланырга тиеш. Штрафлар күләмен арттырып түгел, булдыклыларга тиешле шартлар тудырып, төбәктә эшкуарлыкны үстерү юлы белән файда китерик.
Ил икътисадындагы бүгенге хәл-торышны исәпкә алганда, республиканың җир асты байлыкларын дөрес һәм нәтиҗәле үзләштерү урындагы байтак кына социаль юнәлештәге мәсьәләләрне хәл итүгә юл ачар иде. Рәсми мәгълүматлар буенча, республика территориясендә 60тан артык төр минераль чималны үз эченә алган өч меңнән күбрәк яткылык ачылган. Зур минераль су чыганаклары да илледән артык. Кыйммәтле тимер рудалары категориясенә керүче металл яткылыкларының запасы да дистәләрчә елга җитәрлек. Ләкин бүген аларның файдасы әлегә зур түгел, ягъни республика казнасына кереме аз.
Безнең карашка, җир асты һәм казылма байлыкларны табу, эшкәртү кебек проблемаларны җайга салу өчен әлегә кадәр үз көчендә булган Кодекс кына аз. Республиканың тармак эшчәнлеген көйләүче үз законын булдыру мөһим. Кызганычка каршы, әле тармак министрлыгының да, күзәтчелек итүче башка ведомстволарның да эшчәнлеге күбрәк федераль оешмалар белән бәхәсләшүләрдә, штрафлар салуда күренә кебек. Ә бит, төптән уйлап караганда, алтын өстендә утыручы хәерче хәлендә түгелбезме?..