+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2017, 02:00

“Ел кешесе” лауреатлары тәбрикләнде

10 гыйнварда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Ел кешесе” конкурсы җиңүчеләре белән очрашты. Аны “Республика Башкортостан” гәзите дүртенче ел үткәрә.

— Республикада яшәүче яхшы кешеләр турында язып, гәзит бик изге эш башкара. Тормышка битараф мөнәсәбәттә булмавыгыз, дөрес юнәлештә эш алып баруыгыз өчен рәхмәт белдерәм, — диде Рөстәм Зәки улы.

Ул лауреатлар белән җанлы әңгәмә корды, аларны ни-нәрсәләр борчуы белән кызыксынды. Үзәк темаларның берсе яңа бистәләр төзү һәм аларның инфраструктурасын үстерүгә кагылды. Әлеге бүләккә елгада батучы баланы коткарган өчен лаек булган Нәзифә Йомагуҗина төзелеп килүче Яңа Булгаково бистәсендә сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре булмавы, транспортның начар йөрүе турында сөйләде. Республика Башлыгы, бу проблема бөтен яңа төзелешләргә дә хас, дип белдерде.

— Халыкны алдау безнең төзүчеләргә хас сыйфатларның берсенә әйләнеп бара. Башта кешеләрне мәктәп, балалар бакчасы булачак, дип җәлеп итәләр. Ләкин барысы да сүздә генә кала. Мин төзүчеләр белән төзелгән килешүләрне тагын бер карап чыгарга куштым. Әгәр дә анда “инфраструктура объектлары төзелергә тиеш” дип язылган булса, алар моны эшләргә бурычлы, — диде ул.

Авыргазы районында туып-үскән, бүген Ханты-Манси автономияле округында яшәүче Мидхәт Хәсәнов төзелеш секторындагы үз тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, торакның бер квадрат метрының үзкыйммәтен 25-30 мең сумнан арттырмаска мөмкин. Ә эшкуарлар, 50 мең сумнан киметеп булмый, ди. Баксаң, алар банктан зур процент белән кредит ала һәм шул процентларны торак бәясенә кертә икән.

Күмертау шәһәренең “Ротор” предприятиесе директоры Виктор Хрибков республикада җиңел авиация үсеше турында бәян итте. Очрашуда, шулай ук, тирә-як мохитне саклау, республика территориясендә геопарклар төзү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышынды.

Конкурсның иң яшь лауреаты, Учалыдан 11 яшьлек Айнур Маннанов ташкын вакытында батучы баланы коткарган. Очрашу тәмамланганнан соң республика Башлыгы аның өчен үзенең эш кабинеты буенча экскурсия үткәрде.
Читайте нас: