+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2017, 02:00

Юлда ятканны иелеп аласы гына...

Әмма ни өчендер берәүләр абагадан да бизнес ясаганда, икенчеләр чәйнәп каптырганны да йота алмый.“Күршең үзеңнән яхшы булсын”, диләр. Күпфатирлы шәһәр йортларында тулай торактагы кебек яшәүчеләргә аның яхшылыгы ни дә, яманлыгы ни – еш кына стена артында кем яшәгәнен белмибез дә. Бигрәк тә алар алмашынып торганда.

Күптән түгел күрше фатирга өч балалы яшь гаилә килеп урнашты. Кавказ якларыннан безгә бәхет эзләп килеп чыкканнар. Ишекләр терәлеп торганга, алар белән юллар еш кисешә, аралашып киттек. Ире сирәк күренә, эштән бушамый, күрәсең, ә хатыны һәрвакыт өйдә. Аның сүзләренә караганда, гаиләнең матди хәле шәптән түгел, шуңа ул әле бу, әле теге йомыш белән ишек шакый. Бераздан бу хәлгә шул кадәр күнегелде – пешеренгәндә, күршеләр өлеше дә онытылмый. Бурычка дип алган акчалары байтак кына җыелып киткәч, хатын кеше иренең төзелеш эшләренә оста булуы, ремонт кирәк булса, рәхәтләнеп ярдәм итәчәге турында әйтеп салды. Миңа да ярап куйды бу хәл – юыну бүлмәсе ремонт сорый башлаган иде инде, озайлы ялларда кузгатырга булдык аны. Ир кеше кереп карады, материаллар исемлеген бирде һәм иртәгә иртәнге тугызда эш башлаячагын әйтеп, чыгып китте. Без барлык әзерлек эшләрен тиз арада башкарып, ул әйткән вакытка җиңнәрне сызганып та куйдык. Тугыз тулды. Күрше күренми. Бер сәгатьтән дә юк бу, ике-өч сәгатьтән дә. Инде өметне өзеп, үзебез эшкә тотынырга торганда, килеп керде бит! Сәгать дүрт. Башладык. Ничек кенә тиз тотарга тырышсак та, эш берничә көнгә сузылды. Аны төгәлләгәндә, без – күршедән, күрше бездән туйган идек инде. Авызына каптырганны чәйнәп йота бел­мәгәнлеге аеруча ачуны кабартты. Киенеп тышка чыгасы, транспортта барасы түгел, бер ишектән икен­чесенә вакытында керсә ни була иде дип сукранганны ишетмәсә дә, йөзгә карап үзе турында нинди фикердә булуыбызны чамалагандыр инде күршекәй. Яшәү начар, акча җитми, дип зарланабыз да бит, юлда ятканны иелеп ала беләбезме соң без?

Бу хакта гаилә дуслары белән дә сөйләшеп алдык. Шунда инде күптән аралашып яшәгән дустыбыз өр-яңа яктан ачылды.

Газыйм Галимҗанов Аскын районының Солтанай авылыннан. Ун елдан артык башкалада яши, төзелеш фирмасын җитәкли. Уфага килгәнче туган районында авыл хуҗалыгында, хәзерләүләр конторасында җитәкче булган. Нәкъ шул чорда ул абага хәзерләү белән мавыгып киткән. Баксаң аның “орляк” төре кеше организмыннан агулы матдәләрне, шул исәптән радиация калдыкларын чыгарырга сәләтле икән. Аны японнар бик теләп һәм күпләп сатып ала. Газыйм Әсхат улы әйтүенә караганда, Ерак Көнчыгыш­та яшәүчеләр күптән инде алар белән сәүдә юллары салган, күпләр ярыйсы ук байлык туплаган. Чәчеп үстерәсе юк, ашлама, язлы-көзле авыл хуҗалыгында эшләү­челәрнең мазасына тигән ягулык материаллары кирәкми, урманда абага җыеп тик йөре!

– “Орляк” абагасын чиста урыннан җыярга кирәк, чөнки ул зарарлы матдәләрне җирдән бик тиз “суырып” ала – ди Газыйм. – Сабагы 20-30 сантиметрдан артык булмасын. Аларны кисеп түгел, ә сындырып аласың да, кечкенә көлтәләргә бәйлисең, саф чишмә суында тозлыйсың.

Әлбәттә, һәр эшнең дә үз җае бар, Газыйм аны бик ачып та бетермәде. Тик шулай да әлеге файдалы үләннең үзенең туган ягында гына түгел, Иглин, Нуриман урманнарында да күпләп үсүен әйтте. Баксаң, аны хәзер­ләүчеләрне затлы ресторан тотучылар да эзли, байтак акча тәкъдим итә икән. Чөнки әлеге деликатестан әзерләнгән салат­ларның хакы югары.

Тиздән яз килер, урман аланнарында бәясе алтынга тиң үлән башын калкытыр. Аны җыярга табигать-ана берничә генә көн вакыт бирә. Юлга чыгарып куйган шушы байлыкны кем иелеп алыр икән? Гәзит укучылар арасында андыйлар булса, без бик рәхәтләнеп бу темага янә әйләнеп кайтыр идек.
Читайте нас: