+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2017, 02:00

5 мең сум!

Башкортстанда 13 гыйнвардан пенсионерларга биш мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләү таратыла башлады. Бу сумманы 1,5 миллион кеше алачак.

—Түләүләр узган елның 31 декабренә пенсионер статусына ия бул­ганнарга тапшырыла. Моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәкми, — дип аңлаттылар төбәктәге Федераль почта элемтәсе идарәсендә.

График буенча 13еннән пенсия алучыларга түләү пенсия белән бергә тапшырылачак. Айның беренче яртысында пенсия алучыларга 5 мең сум 13 гыйнвардан 28енә кадәр таратыла.

Кайбер муниципалитетларда ул 12 гыйнвардан ук таратыла.

Әгәр дә пенсионер өйдә булмаса, хат ташучы почта тартмасында тиешле белдерү кәгазе калдыра. Пенсионер түләүне 18 гыйнварга кадәр үзенең почта бүлекчәсендә ала яисә хат ташучы аны февраль пенсиясе белән бергә китерәчәк.
Читайте нас: