Кәрим белән Динарага 10 яшь. Кәрим футбол һәм хоккей уйнарга яратса, Динара гимнастиканы үз итә. Кечкенә булсалар да, компьютерда озак утыру зарарлы икәнен яхшы аңлыйлар. “Спорт – якын дустыбыз”, — ди алар.
Мин дә компьютерда уйнарга яратам. Өй эшләрен эшләгәч, әти-әнигә ярдәмләшкәч кенә, бер сәгать уйнап алам. Чөнки уенның сәламәтлеккә начар йогынты ясавын яхшы беләм. Мин һәрвакыт үз алдыма максат куям һәм уйланам: булдыра алырмынмы, юкмы? Ышанасызмы, гел килеп чыга, сынатмыйм мин. Агрессия китереп чыгаручы атыш, сугыш уеннарыннан качам, киресенчә, уйландыра торган, интеллектуаль уеннарга өстенлек бирәм. Компьютер артында сәгатьләр, хәтта төннәр буе утыручы укучыларны беләм. Йокы баскан халәттә дәрес тыңлауның нинди нәтиҗәсе була? Алай гына түгел, алар дуслары белән аралашмый, боек, үзләренә бикләнгән. Бу, әлбәттә, беркемгә ошамый, укытучы, әти-әниләр белән дә араны суыта. Шунлыктан өлкәннәрнең сүзен тыңларга, вакытында туктый белергә кирәк. Кем вакытын ничек итеп үткәрә икән? Яраткан шөгыльләребез, компьютерның зарары, файдасы турында кызлар, малайларның фикерләрен дә тыңлыйк әле.
Даша: — Буш вакытта социаль челтәрләрдә дусларның фотосурәтләрен карарга яратам.
— Дус кызларың белән очрашып, күзгә-күз карашып, сөйләшү күпкә рәхәтрәк түгелме соң?
— Миңа якыннан сөйләшүгә караганда хат язышу күпкә җиңелрәк.
— Социаль челтәрләр балаларга чын дусны да алыштыра булып чыга, димәк? Алар ерак шәһәрләрдә яшәүче дуслар, туганнар белән аралашу өчен яхшы, бәйрәмнәр белән котлыйсың, алар да сине онытмый. Ә чын дуслык белән болай итәргә ярамый, минемчә!
Милана: — Килешәм, чын дуслыкны виртуаль дуслыкка һич алыштырып булмый. Мин күбрәк яшьтәшләремнең нинди темалар белән кызыксынуын, шөгыльләрен күзәтергә яратам. Кемнеңдер песие, эте бар, мәсәлән. Төрле чыганаклардан алынган акыллы фикерләр, бөек кешеләрнең әйткән сүзләрен укыйм.
— Социаль челтәрләрдә ачык һәм ябык төркемнәр күп. Син берәрсендә торасыңмы?
— Юк. Аллам сакласын! Кайбер дусларым үгетли. Ләкин мин каршы. Кемнең кем икәнен фотосыннан, яки диварына эленгән язулардан тоемлап була. Шунлыктан андый кешеләр белән аралашмыйм, алар белән кызыксынмыйм да. Шөгыль тапмаганлыктан, эшсезлектән үсмерләр начар төркемнәргә эләгәдер дип уйлыйм.
Анита: — Миңа 11 яшь. Милана белән кечкенәдән якын дусларбыз. Дөресен әйткәндә, Интернетта утырырга бер минут буш вакытым юк. Һәр көнем нинди дә булса чара белән бәйле. Музыка белән ныклап шөгыльләнәм, бассейнга йөрим, рәсем төшерергә яратам. Соңгы шөгылем аеруча зур кызыксыну уята, минем остазым — билгеле рәссам, Русия һәм Башкортстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, “Башкортостан” киностудиясенең рәссам-аниматоры Айгөл Бәйрәмгулова. Студиягә йөри башлагач, мультфильм геройларын төшерергә өйрәндем. Миңа бик охшый. Остазымнан үрнәк алам һәм аңа охшарга телим. Укытучым кебек уңышка ирешәсем килә.
— Мәктәптә укыган һәр бала буш вакытын күңеленә якын шөгыль белән файдалы үткәрергә тиеш. Шул чакта начар гадәтләр, тәртипсезлек турында хәтта уйларга да вакыт калмаячак. Сәләтен ачарга, үстерергә теләгән балаларга түгәрәккә, студиягә, иҗат йортларына йөрү ярдәм итәчәк. Бу уңайдан “Биктырыш” балалар иҗат үзәгенең “Шатлык” театр студиясе педагогы Эльвира Мусина фикерен тыңлыйк.
— Безгә мәктәпкәчә яшьтәге һәм укучы балалар бик теләп йөри. Биредә шөгыльләнү баланың барлык иҗади мөмкинлекләрен ача. Без дикция, сөйләм үстерү өстендә эшлибез, әкиятләр уйлап чыгарабыз, сценарийлар язабыз, аралашырга өйрәнәбез. Бу белемнәр тормышта бик кирәк. Биредә шөгыльләнгән укучылар сәхнәдән курыкмаска өйрәнә, алар төрле конференцияләрдә докладлар белән уңышлы чыгыш ясый. Шундый мисал китерә алам. Карина исемле кыз беренче тапкыр килгәндә бик кыенсына, сүз әйтергә ояла, курка иде. Бер елда ачылып китте. Хәзер үзен танымаслык!
— Теләк булса, вакыт табыла. Кызлар, малайлар! Күбрәк укыгыз, дусларыгыз белән күзгә-күз аралашыгыз, очрашып торыгыз, түгәрәкләргә йөрегез, саф һавада булыгыз! Компьютер белән дә дус булыгыз, ләкин чамасын белеп кенә! Шөгыльләнергә, эзләнергә, кызыксынырга, күбрәк белергә мөмкинлекләр җитәрлек, барысы да сезнең кулда.
Уфа шәһәре 91нче гимназиясенең 10”б”
сыйныфы укучысы
Артур ӘХТӘМОВ әзерләде.