+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2017, 02:00

Дөрес тәрбия нинди була?

Һәр әти-әни бу турыда уйлана. Бер уйласаң, аның бернинди авырлыгы да юк кебек, ләкин, тәҗрибәдән чыгып, нәтиҗәнең төрле булуын күрәбез. Һәр бала — холкы, табигате белән үзенчәлекле. Шаран районының “Колосок” балалар бакчасы тәрбиячесе Дилара Сәлахова бу уңайдан киңәшләре белән уртаклашты.

— Озак еллар балалар бакчасында эшләп, ике кызның әнисе буларак, балаларны тәрбияләү буенча үземнең тәҗрибәм белән уртаклашам. Бу сорауга төгәл җавап эзләгәндә, балаларны берничә “ярамый” белән таныштыру файдалы дип уйлыйм. Алар әлбәттә күп булырга тиеш түгел. 12 “ярамый” сүзенең дүртесе — “хәвефле”, дүртесе — “оят”, дүртесе — “килешми, матур түгел” булсын, ди. Мәсәлән, тәрәзәгә үрмәләү — куркыныч, хәвефле, песине рәнҗетү һәм койрыгыннан тарту — оят, тел күрсәтү — килешми һәм башкалар. Бала ата-анасы тарафыннан куелган шушы кечкенә чикне аңына сыйдыра алса, димәк, аның белән сөйләшү күпкә җиңелрәк, ул бервакытта да әти-әнисе сүзеннән чыкмаячак.

Тәрбия мәсьәләсенә карата һәр гаиләнең үз карашы, уе, фикере. Балалар белән уртак тел табуда проблемалар һәркемдә дә бар. “Ник тыңламыйсың, ямьсез кыланасың” дигән шелтәне ишетмәгән бала юктыр. Күп кенә әти-әниләр фикеренчә, сабый балалар бакчасына, яки мәктәпкә йөри икән, янәсе ул үзаллы үсеш ала. Андый әти-әниләр гел эштә, балага игътибар бүләргә вакытлары юк. Ә кайберләре, киресенчә, балаларын төрле түгәрәкләргә йөртә. Теләсә кайда йөрмәсен дип тырышалар.

Ничек балага тиешле тәрбия бирергә соң? Балага, аеруча сабый өчен иң мөһиме — әти-әнисенең мәхәббәте, игътибары, хәстәрлеге. Мәктәпкәчә чор — бала шәхес буларак бөреләнә башлаган вакыт, нәкъ шушы чакта тирә-як турында беренче тәэссоратлар формалаша. Без, тәрбиячеләрнең төп максаты — мәдәниятне, милли традицияләрне, халкыбыз йолаларын хөрмәт итүче тәртипле, акыллы, сәламәт балалар тәрбияләү. Монда мәдәниятебезгә ярату, балаларда халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, башкаларга карата ихтирамлы булырга, яшьтәшләре белән дөрес һәм дустанә мөнәсәбәттә аралашырга өйрәтү, баланың иҗади сәләтен үстерү бурычы куелган. Боларның барысын да үтәр өчен иң мөһиме үз көчеңә ышанырга кирәк. Тынычлыкта, мәхәббәт һәм сөю мохитендә әти-әни тиешле тәрбия бирә ала.

Алия ЗАКИРОВА язып алды.
Читайте нас: