– Без журналистның үткер сүзенә колак сала торган заманда яшибез, – диде Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов. – Бу өлкәдә хезмәт салучылар күтәргән темалар ил күләмендә яңгыраш ала, иң кискен мәсьәләләрнең дә хәл ителү юллары табылган очраклар күп.
Әлбәттә, журналист күтәргән тема гел генә уңай була алмый, борчулы мәсьәләләр дә бихисап. Шулай да оста каләм иясе аны объектив яктырта.
Башкортстан буенча Федераль суд приставлары идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Шерстнев “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Алсу Әһлиуллинаны һәм Башкортстан телерадиокомпаниясе яңалыклар хезмәтенең баш мөхәррире Шамил Ишемьяровны нәкъ шушы объективлык өчен югары бәяләде һәм аларга идарәнең Рәхмәт хатын тапшырды.
Җурналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков та хезмәттәшләренең фидакарь эшен югары бәяләде, лаеклыларга Мактау грамоталары тапшырды. Шулай ук берничә каләм иясе аның кулыннан Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы таныклыгын алды.
– Журналистика белән әдәбият бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, – диде Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев. – Каләм осталары дөньядагы зур могҗиза – тел, сүз белән идарә итә, аны халыкка хезмәттә коралы итеп ала.
Дәүләт телләре һәм Башкортстан халыклары телләре проблемаларын республиканың матбугат чараларында, интернет, телевидение, радиода яктыртучы бер төркем журналистлар аның кулыннан Мактау грамоталары гына түгел, ә шагыйрьнең иҗат җимешләреннән төзелгән җыентыклар да алды.
Русия матбугаты көнендә бүләкләнгән хезмәттәшләргә иҗади уңышлар телибез.