+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2017, 02:00

Үзе Яңа, үзе Иске – бер түгел бәйрәм, ике!

Русиядә янә Яңа ел...Тютчев бабай дөрес әйткән: “Умом Россию не понять!” Тырышып та карамагыз, аңламассыз. Үзебез дә бик аңлап бетми торган чаклар була әле. Бер елга ике Яңа ел булуын кайсы француз аңласын, яки инглиз, я алман? 1918 елда Юлиан календаре Григорианныкына алыштырылгач килеп чыккан бу шәп бәйрәм. Петр Iнең Яңа елны 1 гыйнварга каршы төндә билгеләргә дигән указы да бозылмый, күңелгә дә хөррият – бәйрәм бит, эш түгел!

Йөрәк, бавыр ише әгъзаларга гына эш. Бу көннәрдә күпләренә “Хезмәт ударнигы” дигән мактаулы исем бирсәк тә була. Иркутскида гына көтеп алалмадылар аны, декабрь азакларында ук бәйрәм итә башлаганнардан 80гә якын кеше җан тәслим кылды. Алар арасында барысы да барып чыккан эчкече дә түгел – үсмерләр, ару гына урыннарда эшләүчеләр дә булган. Нишләсен бахыр бәндә – күңел бәйрәм таләп итә, ә акча букчасында җилләр уйный. “Боярышник” кебек спиртлы сыекчалар аракыдан 3-4 тапкырга арзанрак тора бит, аласың да эчәсең! Русиядә аны елына 170-250 миллион литр эчәләр, барысы да үлми әле. Аның каравы, сатучыга файдасы бар – 2015 елда гына мондый сыекча сатудан 3,5 миллиард сум табыш алынган. Ул кибетләрдә, сәүдә алачыкларында гына түгел, махсус автоматлар аша да сатыла. Күптән түгел Уфада шундый ике автомат табылган – акчаңны саласың да, шалт! Кулга шешә килә дә төшә. Аларны ватып ташлаганнар ташлавын, әмма ватылмаганнары ничәү икәнен беркем дә белми. Яңа елдан спиртлы сыекчаларны сатуны тыю турындагы закон кабул ителде. Аны үтисе генә калды...

Беләсегез килсә, борын заманнарда иске стиль буенча 1 гыйнвар, яңасында 14е Василий көне булган. Дөресрәге, Бөек Василий Кесарийскийныкы. Бу көнне күрәзәчелек дөрескә туры килә, диләр. Төрле ырым-хорафатлардан ерак торсак та, бу хакта да әйтми калмадык. Бер кечкенә гөнаһны юып булмасмы дип...

Эш шунда, үзен “бөек күрәзәче” дип таныштырган бер ханым гәзит битләрендә үзе турында мәкалә күрәсе килеп, редакция тупсасын атлап кергәндә каршыма очрадым гына бит... Мине култыклап алып китеп, бер почмакка кысрыклады да сүтеп алып китте, мин сиңа әйтим, “серле” йомгагын! Кулларын бутаганда һәр бармагындагы алтын йөзекләр биешә, колакларын җилкәсенә тартып торган йодрык хәтле алкалары талпынып, чәч бөдрәләренә уралып-уралып ала. Бер урында мин дә сүз кыстыру җаен табам: “Мондый материаллар бездә түләүле, әйдәгез реклама бүлеген күрсәтәм, акчагыз бардыр бит?” “Бар, әлбәттә, – ди яңа танышым, – минем бер сеанс 5 мең тәңкә, акыллым!” “Минем бер аванс!” дип уйлап та өлгермим, апа-җаным дәвам итә: “Ә сез ничек уйлыйсыз, барысы да кыйммәт! Нинди эшләр генә башкармыйбыз бит! Юллардагы аварияләр каян килеп чыга, дисез, анда бит безнең клиентларга кирәк булмаган бәндәләр башын сала. Гомер иткән хатыннарын ташлап китәләр... Барысы да безнең эш. Моның өчен күпме күбрәк түлисең, үзеңнән шул кадәр гөнаһны төшерәсең. Ә аны без үз өстебезгә алабыз, чөнки чистарыну серләрен беләбез. Менә сезгә ни кирәк, хәзер эшләп куябыз!” ди ханым.

Шунда минем телне корт чакты, ахры, агуы апага чәчрәде – аны Ай күрде, Кояш алды. Кыркурак булдым, апа-җаным, шуңа бүген синең көн икәнен искә төшерәм. Бөек Василий дәдәбез, 14 гыйнварны ничек үткәрәсез, елыгыз да шундый булачак, дигән. Итәк-чабуларны җыебрак торсак, бер дә зарарлы булмас.

Итәкләрне җыю гына түгел, билбауларны бушатырга да иртәрәк булыр әле. Яңа елдан торак-коммуналь, тимер юл хезмәтләренә хаклар артуы көтелә. Ил күргәнне без дә күрми калмабыз. Ә шулай да өмет юк түгел, урлашып тотылган министр Алексей Улюкаев 560 миллион сум акчасын, күчемсез милегеннән 15 объектны кайтарып биргән бит әле менә. Үзебезнең Агыйдел шәһәренең элекке мэры аның белән чагыштырганда бик аз – нибары 450 мең сум гына ришвәт алуда гаепләнә. Әмма кайтарып бирсә, ул да комачауламас. Суд каршына баскан хакимият башлыклары исемлеге, бәлки шуның белән тәмамланыр. Башкортстандагы барлык район һәм шә­һәрләрендә дә киләсе елга бюджет белән бергә, аны оптимальләштерү планы да кабул ителгән, ә бу үз чиратында нәтиҗәсез чыгымнарны кыскарту, урындагы мөмкинлекләрне кулланып, бюджетны тулыландыру һәм башка шундый файдалы чараларны күз уңында тота.

Күрәсез, бәйрәмдә “юасы” шатлыклар да юк түгел. Ә бокалга кем нәрсә коя инде. Шәхсән без – сөт! Чөнки кунакка Стәрлетамакка чакырулыбыз, ә анда сөткә хаклар республикада иң түбәне – уртача 41 сум 33 тиен, теләсәң күпме эч. Иске баш авыртуларын яңартмыйк, яңаларын чакырмыйк, иске яңа бәйрәмнәрне киләчәк яхшылыкларга якты өмет белән каршылыйк, дуслар!
Читайте нас: