Хәер, 2017 ел алып килгән уңай башлангычлар да аз түгел. Аерым алганда, агымдагы елдан ил халкы тормышында мөһим әһәмияткә ия дистәләгән закон үз көченә керде. Бүгенге язмада, безнең карашка, шулар арасыннан иң мөһимнәренә аерым тукталып үтмәкчебез.
Былтыр җәй-көз айларында илдә һәм республикада ОСАГО полисларын юллау водительләрнең баш бәласенә әверелсә, әлеге базарда ике-өч атнага сузылган чират барлыкка килсә, 2016 елның 23 июнендә кабул ителгән “Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау турында” 214 санлы федераль законга ярашлы, хәзер ОСАГО полисын электрон төрдә дә тутырырга мөмкин. Моның өчен страховкалау компаниясенең рәсми сайтында гариза тутырырга һәм банк картасы ярдәмендә яисә электрон түләү системасы аша страховка премиясен кертергә генә кирәк. Әйтергә кирәк, электрон полисны тутырудан баш тарткан өчен страховкалау компаниясенә законда җитди җаваплылык каралган, мондый төр хокук бозулар өчен 300 мең сум күләмендә штраф яный. Электрон страховкалауга бәйле һәртөрле хокук бозу очраклары турында Уфа шәһәре, Театр урамы 3 санлы йорт адресы буенча Русия банкының урындагы учреждениесенә хәбәр итәргә мөмкин. Телефоны: (347) 279-65-45, сайты: www.cbr.ru/region/info/bash/contacts. Әйткәндәй, мәкаләне матбугатка әзерләгәндә Уфада эшләүче берничә страховка компаниясенең Интернеттагы сайтына кереп карадык. Аларның барысында да, һәрхәлдә без караганнарында, ОСАГО полисын электрон төрдә тутыру мөмкинлеге турында мәгълүмат урнаштырылган иде. Моннан чыгып, федераль закон таләпләре республикада ел башыннан ук нәтиҗәле үтәлә башлаган, дигән фикер калды. Дөрес, документлар белән электрон төрдә эш итү өлкәсе артык зур үсеш кичермәгән район җирендә бу эш ничек оештырылыр, анысын вакыт күрсәтер.
Әйтергә кирәк, хәзер ОСАГО полисын электрон төрдә тутырып булган кебек, быелдан бөтен Русия буенча электрон “больничный”лар системасы кертелә. Эшкә сәләтсезлек турында электрон документ медицина учреждениесендә тутырыла. Барлык мәгълүмат социаль страховкалау фондының бердәм базасында сакланачак, хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр аны логин һәм пароль ярдәмендә алачак. Шул ук вакытта электрон “больничный” мотлак табибның һәм медицина оешмасының электрон култамгалары белән расланырга тиеш.
1991 елда кабул ителгән “Русия Федерациясендә торак фондын хосусыйлаштыру турында” федераль законга соңгы төзәтмәләргә ярашлы, агымдагы елның 1 мартыннан фатирны түләүсез хосусыйлаштырып булмаячак. Әмма моңа бәйле хәл үзгәрергә дә мөмкин. “Российская газета” язуынча, Дәүләт думасының язгы сессиясендә торакны хосусыйлаштыруны барлык гражданнар өчен дә яисә Русиянең аерым категория гражданнары өчен генә түләүсез итү турында карар кабул ителәчәк. Ә менә “Төзелештә өлешләтә катнашу турында” законга кертелгән төзәтмәләр төзүче оешмаларны чыннан да чиста суга чыгарыр дип өметләнергә кирәк. Һәрхәлдә яңа федераль закон төзүчеләрнең җаваплылыгын бермә-бер арттыра.
Беренчедән, хәзер төзүчеләрнең бердәм дәүләт реестры булдырылачак, ул үзенең порталында (novostroykirf.ru) төзелештә өлешләтә катнашу килешүләре буенча торак төзүче фирмаларның тулы мәгълүматлар базасын бастырачак. Ягъни бер көнлек фирмалар, кеше алдап, төзелеш базарында катнаша алмаячак.
Икенчедән, төзүче, элеккечә, Интернетта проект декларациясен урнаштырачак, әмма кирәкле мәгълүматлар исемлеге бермә-бер киңәйтеләчәк. Төп игътибар исә мәгълүматның актуальлегенә биреләчәк.
Өченчедән, дольщиклар акчаларын устав капиталы өчен тулысынча түләнгән төзүчеләр генә җәлеп итә алачак. Устав капиталының иң аз күләме исә төзүче тарафыннан өлешләтә катнашу килешүләре буенча төзелгән объектлар мәйданыннан чыгып исәпләнеләчәк.
Һәм иң мөһиме, гражданнарның өлешләтә түләүләре төзүчегә турыдан-туры түгел, ә махсус эскроу-исәпләр аша керәчәк. Бурычларын тулы күләмдә үтәгәннән соң гына — бу очракта фатирны клиентка тапшыргач – төзүче акчаны алачак.
Быелдан шулай ук сәүдә киштәләреннән 1,5 литрдан зуррак пластик савыттагы сыра да югалачак. Республика парламенты депутатлары мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәме көнендә алкоголь продукциясе сатуны исә, гомумән, тыйды. Парламентарийлар алкоголь белән төнен сәүдә итүчеләргә каршы көрәш тә бермә-бер катыланачак, дип ышандыра. Нәтиҗә ни дәрәҗәдә булыр, бу хакта, әлбәттә, бераз вакыт үткәч кенә фикер йөртеп булачак.
Шулай да, безнең карашка, агымдагы елда үз көченә кергән һәм халык тарафыннан иң көтеп алынган закон коллекторлар вәкаләтләрен чикләүгә кагыла. 2016 елның 3 июлендә кабул ителгән “Бурычларны кайтарту буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыруда физик берәмлекләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында” 231нче федераль законга ярашлы, хәзер коллекторларга бурычлының бирәчәген аның туганыннан яки якыныннан таләп итү түгел, аңа телефоннан шалтырату, бәйләнешкә чыгу да катгый тыела. Мондый төр хокук бозган өчен коллекторларга карата законда җитди җаваплылык каралган. Гомумән, моннан ары коллектор агентлыклары бурычларын гамәлгә ашыруда зур чикләүләр кертелгән. Хәзер хөкем ителгән кеше һөнәри бурыч җыючы була алмый. Ул психологик һәм физик зыян китерергә, милекне бозарга яисә көч кулланырга да тиеш түгел. Коллектор бурычлы белән почта, телефон аша элемтәгә керә яки шәхсән очраша ала, ләкин туганнары, күршеләре һәм коллегалары белән бәйләнешкә керү аңа катгый тыела. Бурычлы белән ул эш көннәрендә — 8.00-22.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 9.00-20.00 сәгатьләрдә аралашырга мөмкин. Шәхсән очрашулар исә атнага бер тапкырдан арта алмый. СМС-хәбәрләр, электрон хатлар, телеграф ярдәмендә, скайп, “ватсапп” аша бәйләнешкә керү тәүлегенә — бер, атнасына дүрттән күбрәк булырга тиеш түгел. Моннан тыш, коллекторлардан коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны түләттерү дә тыела. Шулай ук коллектор агентлыкларының реестры төзеләчәк. Анда кергән фирмалар гына коллекторлык эшчәнлеге алып баруга хокук алачак.
Шул ук вакытта, коллекторлар эшчәнлегенә чикләүләр кертү һич кенә дә бурычлыларны җаваплылыктан азат итә дигәнне аңлатмый. Аерма шунда гына — бурычлыларның бирәчәге законлы юл белән кайтарып алыначак, ә аларның танышлары һәм якыннары, ниһаять, тыныч тормыш белән яши башлаячак.
Кыскасы, яңа ел башы азык-төлеккә хаклар арту белән генә түгел, федераль һәм республика законнарындагы үзгәрешләргә бәйле, шундый мөһим уңай яңалыклар белән дә билгеләнде. Хәзер инде әлеге законнарны тормышка ашыру да шундый ук югары сыйфат дәрәҗәсендә булсын иде дип телисе генә кала.