0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2017, 02:00

Интернет барысын да фашлар

Экологик таләпләрне санламаучыларга “кара көннәр” килә.Мәгълүм булуынча, 2017 ел Русиядә һәм Башкортстанда — Экология, республикада Аеруча сакланыштагы табигый территорияләр елы дип игълан ителде. 2013 ел да Экология елы дип билгеләнгән иде. Табигатьне саклау һәм әйләнә-тирәлек сафлыгы белән бәйле проблемаларга дәүләт тарафыннан еш игътибар бирелүе очраклы түгел. Соңгы елларда сулыклар сакланышы, һаваның пычрануы һәм сәнәгать калдыкларын эшкәртүдәге кискен проблемалар глобаль дәрәҗәдә күтәрелә. Республикада экология елы уңаеннан нинди чаралар планлаштырыла? Шул уңайдан үткәрелгән матбугат конференциясендә журналистлар сорауларына министрлык һәм төрле җәмәгать оешмалары җитәкчеләре җавап бирде.

Экология елы кысаларында Башкортстанда төрле дәрәҗәдәге 118 чара үткәрү планлаштырыла. Бу турыда экология һәм табигатьтән файдалану министры Илдар Һадыев хәбәр итте. Алар атмосфера һавасы, су объектлары, табигатьтән файдалану, үсемлекләр дөньясы, шулай ук халыкның экологик мәдәниятен күтәрү белән бәйле чараларны үз эченә алачак. Бу чаралар планын әзерләгәндә граждан­нарның, җәмәгать оешма­ларының, шәһәр һәм район муниципалитетлары, төрле предприятиеләрнең тәкъ­дим­нәре һәм фикерләре исәпкә алынган.

Әлбәттә, җәмгыятьтә экология проблемаларына җитдирәк караш булдыруда дәүләтнең генә түгел, ә үзләре яшәгән мохиттә кешеләрнең дә җаваплы­лыгын күтәрү мөһим. Шул ук вакытта, яңа техно­логияләр, контроль-күзәтү эшчәнлегендәге яңа таләп­ләр соңгы елларда бу проблемаларны тирән­рәк өйрәнүгә һәм уңай хәл итү өчен шартлар тудыра. Мәсәлән, быел каты көн­күреш калдыкларын җыю һәм эшкәртүдә яңа алымга күчү башланачак. Составында сәламәтлек өчен зыянлы булган терекөмеш элементларын җыю тәр­тибендә үзгәреш­ләр кө­телә. Шулай ук, медицина калдыкларын юк итүдә хәвефсез чараларны га­мәлгә кертү күз уңында тотыла.

— Экология елында башкарыласы эшләрдә эре предприятиеләр дә катнаша, — диде Илдар Рим улы. — “Транснефть — Урал” акционерлар җәм­гыятенең Туймазы нефть­үткәргеч идарә­сендә сәнәгать калдыгын яндыру корылмасын сатып алу һәм урнаштыру мөһим чара­ларның берсе булып тора. Уфа районының Черкассы авылында полигон төзү дә җитди проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Дуван, Благовар һәм Дүртөйле районнарында да чүп түгү һәм аны юкка чыгару полигоннары төзү күз уңында тотыла.

Соңгы елларда авыл хуҗалыгында биологик препаратлар куллану белән бәйле проблемаларны да министр читләтеп үтмәде. Ведомство башлыгы, шулай ук, республиканың берничә төбәгендә кояш электр станцияләрен төзү буенча проектның тормышка ашырыла башлавын хәбәр итте. Мөһим эшләр арасында “Газпром нефтехим Салават” җәмгыя­тенең тышкы тер­рито­рияләрен рекульти­ва­цияләү, Кушнаренко районында, инновацион ”яшел” технологияләр кулланып, яшел бистә төзү дә журналистларда зур кызыксыну уятты.

Матбугат конферен­циясендә министр, башка­лабызның Дуслык монументы тирәсендә Агыйдел ярын ныгыту, төзекләндерү эше дә быел уфалылар күңеленә хуш килерлек итеп үзгәр­теләчәк, дип белдерде. Әлеге максатларга федераль бюджеттан — 1,1 миллиард, республика казнасыннан 890 миллион сум бүленәчәк.

Башкортстанда Экология елы уңаеннан башкарыласы зур эшләрнең кайберләре федераль планга кертелгән. Алар нигездә республикада урнашкан куәтле нефть химиясе һәм газ сәнәгате предприятиеләрендә атмосфера һавасын һәм суларны чистарту корылмаларын урнаштыруны үз эченә ала.

Гомумән, ел дәвамында республика шәһәр һәм районнарында агач утырту, тирә-як мохитне яшел­ләндерү максатында өмәләр, әлегә кадәр утыртылганнарын тәртипкә китерү һәм тәрбияләү буенча бихисап чара уздыру планлаштырыла. Һаваны һәм эчәр су сыйфатын тикшерү, контрольдә тотучы автоматик стан­цияләр саны да артачак.

— Быел “Шүлгәнташ” тыюлыгы территориясендә, халыкара тәҗрибәгә таянып, геопарк төзү эше башлана. Аны республика тормышында һәм тарихында мөһим вакыйга буларак кабул итәргә кирәк, — диде министр. — Әлеге геопарк тирә-яктагы табигать һәй­кәлләрен үз эченә алачак. Башкортстанга килүче чит ил туристлары өчен бу яңалык гаҗәеп бүләк булыр, дип уйлыйм. Экология елы уңаеннан үткәреләчәк чараларның барысы да табигатьне тагын да яратырга этәргеч бирәчәгенә ышанам. Һәркем үзен табигать баласы итеп тоярга һәм үзе яшәгән мохитнең сафлыгы өчен көрәшергә, җаваплылык тоярга тиеш.

Матбугат конферен­циясендә Гомумрусия Халык фронты төбәк шта­бының экология һәм урманнарны саклау буенча эшче төркем җитәкчесе Заһир Хәкимов журналистларны яңа тәҗ­рибә белән таныштырды. Әлеге җәмәгать оешмасы быел ил күләмендә виртуаль интерактив карта булдырырга ниятли. Әлегә ул проект кына. Әмма үзенчәлекле булуы белән игътибарны җәлеп итә. Интернет челтәреннән файдаланучы һәркем, рөхсәтсез эшләүче чүп түгү урыннарын ачыклап, аны шушы картада күрсәтә алачак. Бу интер­актив карта, экологик таләпләрне үтәмәүче­ләрне ачыклау белән беррәттән, җитешсез­лекләрне бетерү­не дә күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Матбугат конферен­циясендә, шулай ук, Экология һәм табигатьтән файдалану министр­лы­гының Экология советы рәисе Расих Хәмитов, “Рус география җәмгыяте”нең төбәк оешмасы рәисе Камил Җиһаншин, Русия Фәннәр академия­сенең Уфа Биология институты директоры Василий Мартыненко катнаштылар һәм журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Читайте нас: