+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2017, 02:00

Туризм икътисадны җанландырсын, дисәк...

Моның өчен эшне тармакның тәүге карашка “вак” мәсьәләләрен хәл итүдән башлау таләп ителә.Соңгы елларда Башкортстанда туризмны үстерү буенча күп эшләнә. Әлеге мәсьәлә барлык җитдилеге белән республика дәрәҗәсендә, атап әйткәндә, законнарны көн таләбенә яраклаштыру максатында Дәүләт җыелышы-Корылтайда да күтәрелә. Шуның нәтиҗәсе булып, Хөкүмәт карамагында туризмга кагылышлы бүлекләр барлыкка килде, туризм буенча махсус агентлык, комитетлар төзелде. Муниципалитетлар дәрәҗәсендә районнарда туризмны үстерү буенча махсус белгечләр шөгыльләнә. Тармакны үстерү зарурлыгы фәнни нигездә дә өйрәнелә. Башкортстанда гына да, мәсәлән, бу юнәлештә дистәләрчә диссертация язылган. Дәүләт дәрәҗәсендә туризмга кагылышлы берничә чара, шул исәптән 2020 елга кадәр исәпләнгән республика программасы кабул ителде һәм алар уңышлы тормышка ашырыла.Туризм индустриясен үстерүдә ныклы адымнар ясалса да, бу өлкәдә нәтиҗәләр мактанырлык түгел әле. Бөрҗән һәм Белорет районнарына эш сәфәре барышында моны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та билгеләде. Төбәккә туристларны күпләп җәлеп итү максатында туристик объектларда инфраструктураны үстерү, хезмәтләндерү дәрәҗәсен күтәрү таләп ителә, дип билгеләде ул. Бу юнәлештәге хәлләр торышына бәйле фикерләре белән Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм малтабарлык буенча комитеты әгъзасы Раил Фәхретдинов та уртаклашты.

Читайте нас: