Әлеге компания товарларының киң таралуының, башкалар арасында өстенлек алуының сере бик гади: соңгы вакытта халык сәла-мәт тормыш рәвеше алып баруга, экологик чиста продукция куллануга ныклы игътибар бирә. “Себер сәламәтлеге” корпорациясе чыгарган продукция әнә шул таләпләргә туры килә: шуңа да аны халык яратып ала.
Корпорациянең төп бурычы — ул Алтай һәм Байкал урманнарында үскән дару үләннәреннән эшләнгән биологик актив матдәләр (БАДлар) ярдәмендә кешеләр сәламәтлеген ныгыту. Шуңа да халыкка якынрак булу максаты белән корпорация эре шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә дә үзенең хезмәтләндерү үзәкләрен ача башлады. Шундый үзәкләрнең берсе Илеш районы Югары Яркәй авылында да бар. Аңа яшь эшкуар Гүзәл Әхмәтҗанова җитәкчелек итә. Гүзәл Рөстәм кызы белән әңгәмәдә сүз “Себер сәламәтлеге” продукциясе һәм аның үзенчәлекләре, аларның кайсыларының халык арасында ихтыяҗ белән файдалануы, сәламәт булыйм дисәң, ни өчен шул продукциягә күчәргә кирәклеге, үзеңне челтәрле маркетинг өлкәсендә сынап карау мөмкинлекләре турында бара.
— Гүзәл, “Себер сәламәтлеге” продукциясе турында иң беренче тапкыр кайда ишеттегез һәм бу өлкәгә ничек кереп киттегез? Сүзне шул турыда сөйләшүдән башлыйк әле.
— 2013 елда безне Татарстанның Актаныш районыннан фармацевт Ләйсән Фарис кызы белән таныштырдылар. Ул безгә “Себер сәламәтлеге” компаниясе чыгарган экологик чиста, натураль продукция турында бик мөһим һәм кирәкле мәгълүмат бирде. Шулардан чыгып, “Себер сәламәтлеге” БАДларын куллану нәтиҗәләре турында сөйләде, бер уңайдан үз тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Шушы очрашудан соң, кызыксынып китеп, Интернетка кереп, бу корпорация тарафыннан чыгарылган продукция турында мәгълүмат җыеп чыктым. Продукцияләре турындагы әйбәт фикерләрне укыгач, кызыксынуым тагын да арта төште. Өстәвенә, компаниянең үзебезнеке — Русиянеке, хакларының да чагыштырмача арзан булуы ошады. Үз җитештерү производствосы булуы да уңай тәэсир итте. Ни өчен дигәндә, шушыңа охшаш компанияләрнең күпләренең бүген үз җитештерү үзәкләре юк. Җиде кат үлчәп, бер кат кистем дә, тәүге эш итеп, Мәскәүдә үткәрелгән халыкара семинарга барып укып кайттым. Компания турындагы әйбәт фикерләр һәм “Себер сәламәтлеге” БАДларын кулланып ирешелгән уңай нәтиҗәләр мине үзебезнең район үзәгендә “Себер сәламәтлеге”нең хезмәтләндерү үзәген ачарга этәрде.
Бүген килеп шуны әйтә алам, хезмәтләндерү үзәгебез дүртенче ел инде уңышлы эшләп килә, иң мөһиме — “Себер сәламәтлеге” чыгарган продукцияне сораучылар көннән-көн арта бара.
— Гүзәл, компаниянең тәгаен кайсы продукцияләрен халык аеруча ярата?
— Иң элек шунысын әйтим, компаниянең төп концепциясе — ул сәламәтләндерүгә комплекслы якын килү. Болай дигәндә без организмны шлаклардан һәм токсиннардан арындыруны, иммунитетны күтәрүне, аны витаминнар, минераллар һәм микроэлементлар белән тәэмин итүне күз уңында тотабыз. Сәламәтләндерүгә шушы рәвешле якын килгәндә, организмның авыруларга каршы торучанлыгы арта, аны бөтен чирләр дә диярлек урап уза.
“Себер сәламәтлеге” продукциясенең һәркайсын яратып алалар. Шулай ук, экологик яктан чиста һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган табак-савыт, кер, ванна бүлмәсен юу, тән һәм чәч средстволарын, натураль кремнар кебек көнкүреш товарларын һәм балалар өчен чыгарылган продуктларны күп сорыйлар.
Компания үз ассортиментын киңәйтү һәм камилләштерү буенча даими эш алып бара. Иң куанычлысы — ул һәрвакыт заман белән бергә атлый, шуның нәтиҗәсе буларак, ассортиментта яңадан-яңа БАДлар пәйда була. Мисалга, соңгы вакытта яңа продуктлардан ул “Е” коды булмаган натураль спорт азыклары тәкъдим итә.
Тагын бер нәрсәгә аерым тукталып узасым килә. “Себер сәламәтлеге” — 2019 елда Красноярск шәһәрендә узачак Кышкы универсиаданың рәсми спонсоры итеп билгеләнде. Икенче төрле итеп әйткәндә, Студентлар уеннары барышында Себер йөрәгеннән чыккан продукцияләр чарада катнашучыларның һәм кунакларның сәламәтлеге сагында торачак. Компания белән дүртенче ел хезмәттәшлек итүче кеше буларак, минем өчен монысы аеруча зур горурлык!
— “Себер сәламәтлеге” продукциясенең төп өстенлеге нәрсәдә соң? Шул турыда да бер-ике сүз әйтеп китсәгез иде.
— Корпорация продукциясе бары тик Алтай һәм Байкал урманнарында үскән дару үләннәреннән ясала. “Себер сәламәтлеге” — ул экологик чиста продукция. Шуңа да аны курыкмыйча кулланырга була.
Тагын бер үзенчәлеге хакының чагыштырмача арзан, барлык катлам кешеләре дә алырлык булуына кайтып кала. Бу аңлашыла да. “Себер сәламәтлеге” корпорациясенең төп бурычы да — Русия халкын сәламәтләндерү.
— Соңгы вакытта җир йөзендәге иң куркыныч авыруларның берсе булган яман шештән дөнья куючылар саны артканнан-арта бара. “Себер сәламәтлеге” җәмгыятьне шомга салып торучы менә шул чиргә каршы тәгаен нинди биологик актив матдәләр тәкъдим итә?
— Мондый чирләрдән иң яхшы дәва — ул авыруны булдырмау, ягъни аны алдан кисәтү. Кеше үзенең сәламәтлеге турында сәламәт чагында кайгыртырга тиеш. “Себер сәламәтлеге”нең төп максаты да шул — авыруларны булдырмау. Корпорация үз продукциясен кеше бүген һәм хәзер сәламәт булсын өчен тәкъдим итә! Барысы да бик гади генә. Организмны витаминнар, минераллар һәм микроэлементлар белән тәэмин итеп, без иң беренче чиратта матдәләр алмашынуын яхшыртабыз. Ә бу инде чирләрне алдан кисәтү дигән сүз.
— Белүемчә, Сез төп һөнәрегез буенча табиб түгел. Кайсы авырудан нинди БАД килешүен каян беләсез?
— Әлбәттә, без табиблар түгел! Һәм дәвалау белән дә шөгыльләнмибез. Безнең компания дәвалау препаратлары да чыгармый. “Себер сәламәтлеге” терлек, минераль, үсемлек чималыннан эшләнгән биологик актив матдәләр — БАДлар чыгару белән шөгыльләнә. Алар төп ризыкка табигый өстәмә буларак кабул ителә. Беркемгә дә сер түгел, үзебезнең тукланган ризыклардан, супермаркетлардан сатып алынган яшелчә-җимешләрдән тулысынча витаминнарны алып бетерә алмыйбыз. Шуңа да организмны даими рәвештә витаминнар һәм минераллар белән тулыландырып һәм тукландырып торырга кирәк. Моны һәркайсыгыз беләдер.
“Кайсы авырудан тәгаен нинди БАД килешә?” дигән сорауга килгәндә, безнең компаниянең галимнәре һәр төр авыруны кисәтү һәм дәвалау өчен махсус программалар булдырганнар. Без клиентларыбызга БАДларны шуларга нигезләнеп тәкъдим итәбез.
— Гүзәл! Сер булмаса, Сезнең кул астында бүген күпме кеше эшли? Алар арасында нинди һөнәр ияләре бар?
— “Себер сәламәтлеге” белән һәркем шөгыльләнә ала. Чөнки аны төп эш белән бергә дә алып барып була. Минем командамда табиблар, укытучылар, тәрбиячеләр. Башка һөнәр ияләре дә бар. Алар арасында инде матур гына күрсәткечләргә ирешүчеләр, корпорация тарафыннан бүләкләнүчеләр дә бар. Шунысын да әйтергә кирәк, сафларыбыз көннән-көн тулылана бара. Безнең күбрәк кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге арта. Мине әнә шунысы аеруча нык куандыра.
— Күренеп тора: Сез бу эш белән бик теләп, яратып шөгыльләнәсез. Мөгаен, бизнесыгызны үстерү буенча киләчәккә билгеләнгән анык максатларыгыз да бардыр?
— Әлбәттә, бар. Алда клиентлар базасын, команданы тагын да киңәйтү, күршедәге районнарда хезмәтләндерү үзәкләре ачу күз уңында тотыла. Шушы җәһәттән, безнең белән эшләргә теләүчеләрне хезмәттәшлеккә чакырасы килә. Шуны истә тотарга кирәк: үз бизнесыңны башларга беркайчан да соң түгел. “Себер сәламәтлеге” белән хезмәттәшлек итеп корпорация бүләк иткән машиналарда җилдерүчеләр арасында 40, 50, 60 яшьлекләр генә түгел, 25, 30 яшьлекләр дә бик күп. Кыюларны, тәвәккәлләрне, кешеләр күңеленә юл таба белгәннәрне командабызга кушылырга чакырабыз. Белеп торыгыз: һәркем үзенә юлны үзе яра. Уңышлар тик тырыш һәм тәвәккәл кешеләргә генә юлдаш була!
— Әңгәмә өчен рәхмәт! Сезгә арытаба да эшегездә уңышлар теләп калабыз! “Себер сәламәтлеге” халыкның сәламәтлеген ныгытуга киләчәктә дә зур өлеш кертсен, эшсезләрне — эшле, керемсезләрне керемле итсен иде!