+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2017, 02:00

Тере килеш чери адәмнәр...

Кызганычка каршы, әлегә илдә наркоманиягә каршы күрелүче көрәш чараларын да җитәрлек дип әйтеп булмый.Берничә ел элек бер наркоман белән әңгәмәләшергә туры килде. Аның белән очрашу күңелдә җуелмас эз калдырды. Бу вакытта Әмир (исемен үзгәртеп язам), наркотиклардан баш тартып, яңа тормыш башлыйм, дип сөйләде. Үз башыннан үткәннәрне дә бәян итте.

Әмир Дүртөйле шәһәрендә имин гаиләдә туып-үскән. Наркотикларны татып каравы Чечняда хезмәт иткән чорда була. “Кайнар нокта”дан кайткач та яман гадәтеннән арына алмый. Армия хезмәтеннән көтеп алган сөйгән кызы да, әти-әнисе дә әфьюннан аера алмый аны. “Бәлки, өйләнгәч акылга утырыр”, – дип, йөргән кызы аңа кияүгә чыга. Тик иренә ияреп, үзе дә наркотиклар куллана башлый. Бердәнбер көнне дозаны артыграк кадап, күзләрен мәңгелеккә йома.

– Шул көннән мин наркотикларсыз яши башларга ниятләдем, – дип сөйләде Әмир. – Ике ай инде, ничек кенә кыен булса да, әфьюнга әйләнеп караганым юк.

Тик ярты ел үттеме-юкмы, мин әңгәмәдәшемне урамда очраттым: аның күзләре пыялаланган, өс-башы шактый шапшак күренә иде. Сүз кушып торуны кирәк тапмадым, хәер, ул да мине танымады...

Дүртөйле шәһәрендә дә һәр баганага диярлек “Наркотикларга бәйлелектән арындырам” дигән игъланнар ябыштырылган. Аларны күргән саен җан үртәлә: шулай җиңел генә куркыныч бәйлелектән коткарып булса, җәмгыятебездә наркоманнар саны бераз булса да кимүгә таба барыр иде ләбаса! Ә әлегә барысы да киресенчә: “энәдәгеләр”нең саны арифметик түгел, геометрик прогрессия буенча арта. Наркотикларның нинди афәт икәнен яшьләрнең ачык күзалламавы да хәлне кискенләш­терә торгандыр. Телевизор экран­нарыннан әфьюнның кеше гомере, сәламәтлеге өчен никадәр куркыныч булуы хакында даими рәвештә роликлар күрсәтелсә, махсус баннерлар күбрәк урнашты­рылса, бәлки, “бер тапкыр гына кулланып карыйм әле”, дип үлем җәтмәсенә эләгүчеләр саны азаер иде. Беренче доза ук бәйлелекне барлыкка китерә, дип кисәтә табиблар.

“Ак үлем”гә каршы илебездә көрәш бармый түгел, бара, тик нәтиҗәләре генә бик күренми. Дүртөйле районында, мисал өчен, узган елның декабрь аена нарко­тикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 33 җинаять теркәлгән. Бу 2015 ел белән чагыштырганда күбрәк. Ә тикшерүчеләр әйтүе буенча, әлеге саннар “айсберг”ның күренеп торган өлеше генә. Чынбарлыкта, хокук саклау органнары кулына эләкми калучыларның саны ун тапкырга кадәр күбрәк булырга мөмкин. Шуны да әйтик: бер-ике ел элек районда яхшы гына эшләп килгән наркотикларга каршы көрәш бүлеге кыскартылды, аның вәка­ләт­ләре полиция карамагына тапшырылды. Полиция хезмәткәр­ләренең сафы да, күптән түгел булган реформалардан соң, күзгә күренеп сирәгәйде. Бу дулкын бөтен ил буенча узды. Шушы хәлләрдән соң, наркотикларга каршы көрәш илдә көчәйде, дип әйтү — күзгә төтен җибәрү ул.

Каян килә соң наркотиклар илебезгә? Соңгы елларда Русиягә халык миграциясе агымы сизелеп көчәйде. Бигрәк тә Урта Азиядән килүчеләр саны артканнан-арта. Ә бит нәкъ менә Урта Азиядә элек-электән наркотик эшләнә торган үсемлекләр игелә. Тикшерүләр күрсә­түен­чә, гастарбайтерлар күп очракта әфьюн белән дә сәүдә итә.

Наркотиклар таралуның икенче юлы — Интернет. Бөтендөнья челтәрендә аларны ничек эшләп булуына кадәр өйрәтә торган сайтлар бар, диләр. Ә составындагы матдәләрне аптекада ирекле сатуда табып була. Синтетик наркотиклар елдан-ел арта, яңа эшләнгәнен махсус лабораторияләрдә тикшереп, куркыныч исемлеккә кертеп өлгергәнче, икенчесе барлыкка килә. Үлемечле агу белән сәүдә итүчеләр дә шомарганнан-шомара: алар хәзер сатып алучылары белән күзгә-күз очрашмый, ә әзерләгән төенчеген алдан сөйләшенгән (әлеге дә баягы Интернет аша инде) урында яшереп калдыра, акча да “электрон” рәвештә күчерелә.

...“Дезоморфин кулланучыларны аякларыннан белеп була, — дип сөйләгән иде Әмир. — Алар күзгә күренеп чери, шакшы ис тарата”. Ә менә спайсның беренче дозасыннан ук адәм баласы акылдан язарга мөмкин. Соңгы вакытта үсмерләр арасында ешайган суицидларның күпчелеге нәкъ менә спайс куллану белән турыдан-туры бәйле икәнлеге ачыкланды. Озын сүзнең кыскасы, нарко­тикларның хәвефсез төре һәм дозасы юк! Бу хакыйкатьне балаларыбызның аңына сеңдерик. Әфьюнның ләззәт түгел, ә кешене тере килеш черүгә дучар итүче агу бу­луын кечкенәдән белеп үссен алар. Наркотик­ларның адәм баласына зур газаплар һәм ахыр чиктә үлем китерүе хакындагы документаль фильмнар мәктәп­ләрдә елына бер түгел, ә даими күрсәтелсен иде.

Заман афәтенә каршы көрәш канәгатьләнерлек дәрәҗәдә җәелдерелгән, дип булмый әлегә. Җәмгыя­тебездә рухи кыйммәтләр беренче урынга чыкканда, яше-карты җан һәм тән пакьлеген, намус, мәрхәмәтлелек кебек төшенчәләрне матди байлыктан өстен күрә башлаганда гына җиңә алырбыз без бу афәтне.
Читайте нас: