Яшь депутат Инга Альберт кызы башкалада белем алуы, ике югары уку йортын: берсен —Уфада, икенчесен Мәскәүдә тәмамлавы, уку белән беррәттән, “Русия-Башкортостан” телевидениесендә эшләве турында сөйләде. Депутат буларак, бүгенге көндә ул гаилә, хатын-кыз, балалар мәсьәләләре буенча, республикада туризмны үстерү өлкәсендә, Русия һәм АКШ арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. УДНТУ каршындагы 153нче лицейның югары сыйныф укучылары депутатка җәмгыятьтә актуаль булган җитди сораулар бирде. Укучыларны очрашуга алып килгән, җәмгыять белеме фәненнән укытучысы Алла Скалина әйтүенчә, уку йортында төгәл фәннәргә өстенлек бирелә. Монда килгән укучылар киңкырлы белемлелеге, һәрьяклап сәләтле булулары, төпле фикерләре белән аерыла.
— Яшьләрнең аңлы фикер йөртә белүе сөендерә. Сез — республиканың алтын киләчәге. Киләчәктә дә шулай актив булыгыз, үзегезне төрле өлкәдә сынап карагыз, башлангычлардан бервакытта да курыкмагыз, — диде укучыларга депутат Инга Юмашева.