Әйтергә кирәк, әлегә кадәр Русиядә аквакультураны үстерү, тармакка инвесторларны җәлеп итү, селекция-токымчылык эшчәнлеген көйләү, ясалма сулыклар булдыру буенча төпле закон һәм норматив актлар җитешмәде. Узган ел Хөкүмәт комиссиясе әлеге юнәлешне үстерү белән бәйле министрлыкларга һәм ведомстволарга 2017 елның мартына кадәр яңа закон проектын һәм тәгаен чаралар планын әзерләргә кушты. Димәк, якын елларда балыкчылыкның һәвәскәрләр шөгыле булып кына түгел, ә ил икътисадындагы мөһим тармак булачагына да ышаныч бар. Иң мөһиме, Русиянең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итүендә балык һәм балык продукциясенең дә зур өлеш кертәчәге бәхәссез. Чөнки диңгез-елгалар, табигый сулыкларга бай илебезнең җитештерүне бермә-бер арттыру мөмкинлеге бар. Соңгы биш елда дөнья күләмендә балык җитештерү 11 миллион тоннага артып, 2016 ел башына 158,3 миллион тоннага җиткән. Тулай җитештерүдә Кытай өлеше 67,3 процент, Һиндстанныкы — 5,4 процент тәшкил итә. Русиядә су биоресурслары тоту елына 4,5 миллион тонна тәшкил итеп, алардан әзерләнгән туклану продукциясе 153,2 мең тоннадан артмады. Менә ни өчен илебез Хөкүмәте балыкчылыкны үстерүгә җитди килергә әзерләнә.
Кем әйтмешли, балыкны яратып ашаучы чиновниклар саны Хөкүмәттә дә күбәя башлады кебек. Балык ашаганның башы әйбәт эшли, диләр югыйсә. Дәүләтнең “кармак”ны тирәнгәрәк салырга ниятләве күрсәтә моны. Ни дисәң дә, узган ел балыкчылыкны үстерү юнәлешендә 146 инвестицион проект гамәлгә ашырылды. Аның гомум суммасы 66,6 миллиард сумга җитә. Ә федераль казнадан бүленгәне үткән ел 350 миллион сумга якынлашты.
Башкортстанда да балыкчылыкны үстерү мөмкинлекләре аз түгел. Әлеге мәсьәлә берничә ай элек кенә Дәүләт җыелышы-Корылтай комитетында, Нуриман районында узган төбәк киңәшмәсендә дә каралды. Перспективалар нәрсәдән гыйбарәт? Язма шул хакта.
Балыкчылык — республиканың перспектив тармакларның берсе. Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы ун елда аны товар буларак җитештерү күләме берникадәр үсеш юлына басты. Экспертлар фикеренчә, 2016 ел йомгаклары буенча тулай җитештерү күләме 1640 тоннага җитәчәк. 2006 ел белән чагыштырганда, үсеш 1,5 тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта, үзебездә җитештерелгән балык белән башкортстанлылар ихтыяҗын канәгатьләндерү күрсәткече ифрат түбән булып кала. Авыл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән белешмәдән күренүенчә, Башкортстан үз балыгы белән ихтыяҗның 3-5 процентын гына канәгатьләндерергә сәләтле.
Республиканың балык һәм аңардан эшләнгән продукция җитештерү мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмый. Бу турыда узган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнендә республика Башлыгы да ассызыклап әйтте.
— 2017 елдан республикада балыкчылыкны үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлаячак. Әлеге максатларга республика казнасыннан 25 миллион сум акча бүленә. Тармакка мондый ресурс беренче тапкыр бирелә. Бу республикада балык җитештерүне берничә тапкыр арттырырга этәргеч бирәчәк. Бездә балыкчылык хуҗаларының күпчелеге үсеш биеклегенә җитеп туктады һәм инвестицияләрсез арытаба күтәрелә алмаячак. Шул ук вакытта, республикада максатлы файдаланылмаган буаларның су өслеге мәйданы 7 мең гектарга җитә, — диде үзенең чыгышында Рөстәм Хәмитов.
Башкортстанда әлеге тармакны “җанландыру”да төньяк-көнчыгыш һәм Урал аръягы районнарына басым ясала. Урал аръягын икътисади үстерү буенча комплекслы программа 2020 елга кадәр озайтылды, ә төньяк-көнчыгыш районнарына кагылышлы шундый ук программа 2020 елга кадәр исәпләнеп әзерләнәчәк. Әлеге документка ярашлы, урындагы халыкны эш белән тәэмин итүдә бу районнарда Хөкүмәт балыкчылык белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү чараларын әзерли.
— Әлеге программалар шушы төбәктә яшәүчеләргә кагылышлы проблемаларны хәл итүе белән генә түгел, ә республика икътисадын үстерүгә юнәлтелгән чаралар белән дә мөһим, - диде “Кызыл таң” гәзите журналисты белән әңгәмәдә Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет рәисе Рәсүл Госманов. — Аның беренчесе, әлбәттә, эшсезлекне киметү. Балыкчылык тармагын үстерү туризм мөмкинлекләрен киңәйтер дигән ышаныч та бар. Урындагы казнаны тулыландыру, авылда мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүне тизләтү, сәүдә базарын үстерү — һәммәсенә дә телгә алынган комплекслы программадагы чаралар яңа этәргеч бирәчәк.
Аквакультураны һәм балыкчылык хуҗалыгы эшчәнлеген үстерүдә республика Хөкүмәте нинди ярдәм итү чаралары билгели, дигән сорау куйганда, билгеле, алар нигездә субсидияләр белән бәйле. Махсус җиһаз-корылмалар, балык азыгы, токымлы маймыч үрчемнәре сатып алуда шушы максатларга алынган банк кредитларының бер өлешен субсидияләү әлегә кадәр юк иде.
Шул ук вакытта.
2017 елдан башлап күрсәтелгән дәүләт ярдәме нәтиҗә-сендә 2020 елга республикада еллык балык җитештерү күләме 4200 тоннага җитәр дип фаразлана.
Билгеле, базар мөнәсәбәтләре шартларында республикада җитештерелгән балыкның барысын да урындагы сәүдә нокталарында гына сатып та булмыйдыр. Экологик яктан чиста биопродукциягә ихтыяҗ тагын да артачак. Әйтергә кирәк, әлегә Башкортстанда иң күп күләмдә балык җитештерүче предприятие булып “Карман балык хуҗалыгы” җәмгыяте исәпләнә. Рәсми чыганаклардан мәгълүм булуынча, анда үстерелгән балыкның... 80 проценты Мәскәүгә озатыла. Чын булса, Уфаның эре сәүдә челтәрләрендә тере карп балыкларын Карманда җитештерелгән дип саталар. Ихтимал, Хөкүмәт программасына ярашлы, төньяк-көнчыгыш һәм Урал аръягы районнарында да бу шөгыльгә ныклап тотынсалар, кибетләрдә ихтыяҗ да озак көттермәс иде. Шунысы гына бераз шөбһәләнергә урын калдыра: балыкчылыкны үстерүгә салынган дәүләт акчалары су төбенә яшеренгән балык кебек юкка чыкмас микән? Хәер, русиялеләр, гомумән, төче суда үскән балыктан мәхрүм диярлек. Һәр кеше, диңгез балыгын исәпкә алмаганда, елына 4әр килограмм балык ашарга тиеш булса, чынлыкта ул 1,7 килограммнан артмый. Бәлки, балыкны күбрәк ашасак, баш тагын да әйбәтрәк эшләп китәр иде. Кытай белән япон халкын күз уңында тотып чагыштыруым.