2013 елдан алып Башкортстанда халыкның табигый артуы күзәтелә. Былтыр 1000 кешегә исәпләгәндә 13,7 бала туган. Бу Идел буе федераль округы һәм, гомумән, Русия буенча күрсәткечтән 6,2 процентка югарырак. Икенче, өченче бала табарга батырчылык итүче гаиләләр саны арта. Әлбәттә, моңа күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең тоемлы булуы этәрә.
Соңгы елларда туымның югары булуын 80нче елларда туганнар саны күп булу белән бәйлиләр. Бүгенге ата-аналар —1990 елларда туганнар, ул вакыт туым күрсәткече түбән тәгәрәгән иде. Бу бөтен илгә хас объектив фактор, аны үзгәртеп булмый.
— Шушы шартларда туымны, гомер озынлыгын арттыруга, үлемне киметүгә бөтен социаль өлкәнең, министрлыкларның, оешмаларның системалы эше генә булышлык итә ала, — диде Рөстәм Хәмитов.— Тәү чиратта аналарга һәм бала тууга ярдәм итү системасына ярдәм чараларын арттырырга кирәк. Былтыр республикада перинаталь үзәк ачылу бу системаны сизелерлек ныгытты. Планда — ЭКО технологияләрен кулланып, югары технологияле ярдәм күләмен арттыру һәм генетик чирләрне ачыклау өчен Геном медицинасы үзәге төзү.
Моннан тыш, кан әйләнеше системасы, рак авыруларыннан үлүчеләр, нарасыйлар үлеме санын кыскарту буенча төбәк планы кабул ителгән. Уртача гомер озынлыгын 72 яшькә кадәр җиткерүгә юнәлтелгән программа эшләнә.
Балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары тулы күләмдә гамәлгә ашырыла. Былтыр андыйларга 4,5 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән. 2007 елдан алып ана капиталы исәбенә 135 меңнән артык гаилә (былтыр — 31,5 мең гаилә) торак шартларын яхшырткан. Программа 2018 елга кадәр исәпләнгән, бер ел эчендә тагы да күбрәк гаилә аның белән файдалана алачак.
Шул ук вакытта проблемалар да юк түгел. Якынча мәгълүматлар буенча, былтыр республикада, 2015 ел белән чагыштырганда, өч меңгә азрак бала туган. Бу юнәлештә муниципалитетларның күпчелегенең күрсәткечләре канәгатьләндерерлек түгел. Уфадан тыш, барлык шәһәрләрдә дә диярлек халык саны кими.