+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2017, 02:00

Халык Интернетны үз итә

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында төбәктә күмәк элемтә хезмәте күрсәтү пунктлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

— Муниципалитетлардан, авыл биләмәләреннән дәгъва белдерелгән мөрҗәгатьләр күп. Аерым алганда, сүз Стәрлетамак районының Чуртан авылында яшәүчеләрдән килгән мөрәҗәгать турында бара. Анда күмәк элемтә хезмәтләре күрсәтү пункты ябыла, моңа бәйле халык ризасызлык белдерә, — диде Рөстәм Хәмитов. —Әйдәгез, гражданнар өчен заманча мәгълүмат чаралары уңайлыгын кыскарту түгел, киңәйтү турындагы мәсьәләне бергәләп тикшерик.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фәрхәд Самедов белдерүенчә, универсаль элемтә һәм Интернет белән файдалану хезмәтләре күрсәтү буенча федераль проект кысаларында Русиядә күмәк хезмәт күрсәтү пунктлары челтәре булдырылды. Башкортстанда мондый 925 үзәк ачылган иде, шуларның 49ы стационар почта бүлекчләреннән тыш урнашкан. Русия почтасының Башкортстан буенча идарәсе мондый төрдәге үзәкләрдә почта хезмәтләре күрсәтүне, коммуналь һәм башка түләүләрне кабул итүне оештырды. Әлеге хезмәтләр халык тарафыннан, аеруча кеше аз яшәүче һәм ерак урнашкан торак пунктларында, ихтыяҗ белән файдалана.

Узган ел ахырында пунктлар эшчәнлеге гамәлдән чыкты, ә аларны финанслау туктатылды. Моның сәбәбе — пунктларның зыянга эшләве һәм мобиль технология элемтәләрнең актив үсеше. Әлеге хәлдә республика Хөкүмәте “Башинформсвязь” җәмгыяте белән берлектә күмәк хезмәт күрсәтү пунктлары ябылу нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар планы эшләде.

“Русия почтасы” филиалы директоры Ирек Галимов сүзләренә караганда, республикада 1 мең 278 почта бүлекчәсе эшли. Бу — илдә иң зурысы. Шул ук вакытта, соңгы елларда бер бүлекчә дә ябылмаган.

Ул белдергәнчә, Чуртан авылындагы күмәк хезмәт күрсәтү пункты урынына гыйнварда почта элемтәсе пункты ачылган. Федоровка районы буенча да шундый ук эш алып барыла. Моннан тыш, халыкка почта элемтәсе хезмәтләре күрсәтүне киңәйтү максатында еракта урнашкан торак пунктларында яшәүчеләргә коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен хат ташучы аша турыдан-туры түләү мөмкинлеге бирүче мобиль почта-касса терминаллары сатып алынган.

— Безнең максат — кешеләр өчен эшләргә. Әмма күпчелек очракта уйланылмаган карарлар кабул ителә, нәтиҗәдә, кешеләр җәфа чигә, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бу почтага гына кагылмый. Шуның өчен без дөрес юнәлешне сайларга тиеш.

“Башинформсвязь” җәмгыяте генеральный директоры Марат Долгоаршинных белдерүенчә, компания, федераль законнар таләпләренә ярашлы, телефон элемтәсе һәм югары тизлекле Интернет хезмәтләре күрсәтә.

Узган елда китапханәләрне Интернет челтәренә тоташтыру проекты гамәлгә ашырылган. Гендиректор фикеренчә, күмәк хезмәтләр күрсәтү пунктларын китапханәләр нигезендә оештырырга мөмкин.
Читайте нас: