+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2017, 02:00

Тимер рәшәткә

Рамай башы бик каты авыртып, тамагы кибеп уянды. Кичә кайда, кемнәр белән шулкадәр эчте соң әле ул? Күпме генә тырышса да, хәтеренә бернәрсә дә килмәде. Соңгы вакытларда хәтере начарланганын үзе дә сизенә. Тик бу кадәр булганы юк иде. Тагын ак аракыны сыра белән бутап, “ерш” эшләгәннәрдер, ахры. Баш авыртуы шуңа тарта. Күп булганга да охшаган. Их, берәр стакан кайнар чәй... Тик кулын кузгатырлык та хәле юк. Хатыны өйдәме икән? Рамай эчеп кайтып буза куптара башласа, чыгып китеп, танышларына барып йоклый торган гадәте бар. Тагын өйдә нәрсәләрне кырды икән инде? Эчсә, үзенең холкы да начар шул. Хатынына Ходай ярдәм бирсен. Шулай да хәләл җефетенә эндәшеп карарга булды: бәлки, кичә бернәрсә дә булмагандыр, исән-имин генә үткәндер.

– Сәкинә... Сәкинә... – дип ыңгы­рашты ул хәлсез тавыш белән, аңка­вына ябышкан телен чак әйлән­дереп. Тик җавап бирүче булмады. Эх, чукынчык, кичә тагын нинди “батырлыклар” күрсәтте икән? Әллә бик каты йоклыймы? Шуңа тагын бер тапкыр бәхетен сынап карарга көч тапты.

– Сәкинә! – Инде тавышы көчле­рәк чыкты. Тик нәтиҗәсе генә булмады – шул ук кабер тынлыгы. Их, уңмавы шул хатыннан! Башкаларныкы хатын кебек, ә аныкы – чи утын кебек. Их!.. Рамай барлык көчен җыеп, торып утырды, күзлә­рен ачты. Һәм... ник ачканына үкен­де – таң сарысы сирпелгән тәрәзә... тимер рәшәткәле иде! Дә, булган бу болай булгач! Полициягә генә эләгәсе калган иде. Үзе килеп каптымы, әллә хатыны чакырттымы? Моңа кадәр алай кыланганы юк иде. Эх, сабакы хатын, сабакы хатын!.. Хәзер эштә кеше күзенә ничек күренер, нәчәлник нәрсә дип әйтер? Вазыйфасында үрләү мөмкинлеге дә бар иде, фатирга да чират җиткән. Их, егетләр, арбаны кем дегетләр!

Юләр дә инде бу хатыннар, бер утырып уйласаң. Янәсе, төрмәгә тыга, акылга утырта. Ә унбиш тәүлек утырган өчен акча барыбер гаилә бюджетыннан чыга бит, зыянны спонсорлар капламый. Их, Рамай үзе дә исәр инде. Нигә генә эчте кичә. Их, бичә! Нигә генә өйләнде шуңа яшь чагында?! Аңар­дан ун тапкыр уңганрак, чибәррәк кызлар үзләре муенына асылынып йөрде. Камилә үзе генә дә ни тора иде! Чәче җирән, дигән булды. Булмагае, чурт булсын икән. Әнә, хәзер барысы да җирән, җи­рән­гә буяту өчен акча түлиләр әле хәтта. Их! Эх! Их-ма! Терсәк якын да бит, тик тешләп булмый. Менә утыр инде хәзер кутузкада. Шундый-шундый эшләр, тора-бара нишләр, дигәндәй.

Хатыны хатын әле аның, килешеп булыр. Егерме биш ел бергә яшиләр, төрлесе булды, монысында да ярашырлар. Ә менә эштә... Эштә ни диярләр? Коллегалары турында уйламый әле ул. Алар – аңлар. Ә Фәрхи Шәмиевич... Ай-һай, ничек күзенә күренер икән? Гафу итмәячәк, юк. Моңа кадәр гел үрнәк итеп куя иде. “Их, син, Рамай, өметемне аклама-дың, инде үз юлыңны үзең кара”, – дияр. Фәрхи Шәмиевичның җылы канаты булмас. Хәзер барысы бетте. Менә шушы буладыр инде ул үзең утырган ботакка үзең балта чабу... Хет муеныңны элмәккә тык. Рамай­ның эш урыны начарлардан түгел иде. Җылы дисәң дә була. Акмаса да, тамып торды моңа кадәр. Менә хә­зер таммас инде. Эх, җилкә тамы-рыңа тамызырлык синең, Рамай!

Шунда кемдер ыңгырашып куйды. Авырлык белән генә башын борып карады. Идәндә тагын ике кеше йоклап ята. Болары да, Рамай кебек, шундый бәхетсез Аллаһ бәндәләре... Тик Рамайга моңардан җиңелрәк түгел. Кешенеке – кештәк­тә, үзеңнеке – үзәктә шул. Рамай­ның тагын үзәге өзелеп китте. Эх, бер бәхеткәйләрең булмаса...

Ярар, буласы булган, буявы уңган, диләрме әле? Бер йотым су булсын иде хәзер. Полиция хезмәт­кәрләре дә кеше баласы бит, ну­жә­ли бер стакан су бирмәсләр? Ишек­ләре кайдарак икән соң боларның? Әнә тегендә бер нәрсә агарып күренә, шулдыр. Рамай караваттан шуышып төште, дүрт аяклап ишеккә китте. Тик шунда гына игътибар итте: киемнәре – өстендә, ботинкаларын да салдырмаганнар. Әйтәм бит, полициядә дә миһербанлы бәндәләр эшли, дип. Ә халык сүккән була тагын.

Ишеккә шуышып килеп җиткәч, тотынып аягына басты, йодрыгы белән ишекне төя башлады.

– Иптәш полицайлар, пажалысты, ачыгыз әле, су гына бирегез! – Тавышы сүрән чыкса да, йодрыклары үлгән кешене уятырлык тавыш кубарды. Җавап кайтаручы гына булмады.

– Ачыгыз, дим, үтерәсез бит кешене сусатып! – Инде монысында теге якта кемдер кыштырдады, иптәш-ләре дә баш калкытты. – Ачыгыз, югыйсә, ватам!

Кинәт ишек ачылып китте. Тик полиция хезмәткәре урынына хатын-кыз кыяфәтендәге чәче-башы тузган албасты басып тора иде. Рамай, шикләнеп, артына чигенде.

– Нәрсә кычкырасың, адаштың­мы әллә? Яки юләрләнә башла­дың-мы? Шулкадәр эчсәң, исәрлә­нерсең дә шул. И-и, Ходаем, җир дә йотмый бит, ичмасам, шушы алкашларны! – дип сыкранды теге албасты Сәкинә тавышы белән. Рамай азрак айныгандай булды.

– Сәкинә? Сәкинә, синме?! – Инде Рамай шатланып кычкырып җибәрде. – Сине дә яптылармыни?

– Кайда яптылар? И-и, әйтәм бит, чынлап исәрләнә башладың инде әллә? Кайда япсыннар сине, кемгә кирәгең бар синең?

– Нигә, мин айныткычта түгел­мени? – Рамайның күңелендә өмет чаткылары кабынды.

– Кара, сиңа белая горячка булган түгелме соң? Чынлап та, шалтыратырга кирәк әле. Психбольницага.

– Юк, юк! Аптыраганнан инде, анасы. Ә нигә тәрәзәләр рәшәткәле? Төрмә түгелмени бу?

– Соң, коммерсант Сәхидән күреп, кичә үзең тәрәзәләргә тимер рәшәткә алып кайттың, әллә кемнәрне алып килеп, көне буе шуларны урнаштырдыгыз. Әллә ун ярты аракы эчеп бетердегез, әнә, кайта алмыйча, бездә йоклап калдылар. Уят, хатыннары югалткандыр. Чәй эчереп, чыгарып җибәрик. Тимер рәшәткә, имеш. Аракы эчкән кешенең нәрсәсен урлыйсың инде аның, буш шешәләренмени?

– Их, бәгърем, Сәкинәм, – дип Рамай, гомердә булмаганны, хатынын кочаклап үбеп алды. Сусаулары бетеп киткән кебек булды.

Тимер рәшәткә куючы осталар, аннан-моннан гына чәй эчештереп, тизрәк ишеккә юнәлде. Кичтән бер генә тамчы да калмаган, каһәрең. Рамай аларны озата чыкты. Сүзсез генә тәмәке кабыздылар.

– Баш чатный бит әле, – диде Сәпи исемлесе, авыр уфтанып.

– Берәр нәрсә юнәтик, булмаса, – диде икенчесе, бераз җанлана төшеп.

– Зыян итмәс иде дә ни... – дип, икеләнебрәк, аларга Рамай да кушылды.

– Кая, кемдә күпме бар, брат башына берәр яртысыз эш чыкмас монда, – дип, Сәпи инициативаны үз кулына алды.

Тиздән өчәү, бераз чайкалгалап, кибеткә таба юрттыра иде инде. Рамайның да әле күптән түгел кичер­гәннәре хәтереннән бөтенләй чыгып очкан, ахры. Әйтерсең, вөҗдан газаплары булмаган да. Әйтәм бит, соңгы араларда хәтере бөтенләй начарайды, дип. Хәерлегә була күрсен инде.

Инсур ШӘҢГӘРӘЕВ.
Читайте нас: