+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2017, 02:00

Әби-патша булдыралмаганны Караиделдә гамәлгә ашыралар!

Берничә буын хыялланган күпер төзелешенә шушы көннәрдә старт бирелде.Караиделнең генә түгел, республиканың бөтен төньяк-көнчыгышы үсешен бик озак еллар тоткарлап торган күпер төзелеше бу төбәкнең иң зур проблемаларының берсе булып кала килде. Аны төзүне башлау турында республика властьларының төрле дәрәҗәсендә ничәмә еллар дәвамында сүз алып барылуын хәзер төгәл генә беркем дә әйтә алмыйдыр инде. Һәм менә, ниһаять, ничә буын район халкы хыялланган, бөтен төбәк түземсезләнеп көткән сәгать сукты: күптән түгел районда, рәсмичәрәк әйткәндә, “Караидел авылын Караидел елгасы аша күпердән урап үтү юлы” дип аталган автомобиль юлы төзелешен башлау тантанасы үтте.

Читайте нас: