— Альберт Рафаилович, әңгәмәне Сез рәислек итә башлаган чордан алып, соңгы үзгәрешләрдән башлау яхшырак булыр, дип уйлыйм. Эш шунда, тоташ ил күләмендә караганда, аграр реформалар һәр төбәктә дә уңышлы бармый. 21 ел җитәкче кәнәфиендә утырып, хуҗалыкларын республикада танытуга ирешкән рәисләр күп түгел.
— Минемчә, элекке Ленин исемендәге колхозның бүгенге казанышлары республика күләмендә үрнәк итеп куела икән, аның сере бик гади. Димәк, “икътисад давылы” уйнаган 1996 елларда кыргый базар шартларында эшләргә өйрәнгәнбез. Без шул вакытта ук җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ булачагын, аннары сәүдә базарында көндәшлек үсәчәген аңлап эш иттек. Ә бүген сыйфат һәм арзанга җитештерү, ихтыяҗны өйрәнү мөһимрәк. Саннар теле белән аңлатканда, 1996-2016 елларда сөт җитештерү — 211, сату 321 процентка арткан. Ун ел элек 2313 центнер ит җитештергән булсак, узган елгысы 3287 центнер тәшкил итте. Ашлык җитештерү 57 мең центнердан 84 мең центнерга күтәрелде. Сыер малларын, шушы чорда 400 башка арттырып, 2500гә җиткердек, шуларның 600е — савым сыерлары.
Янә мөһим чагыштыру: ун ел элек мал азыгы культуралары 700 гектарны били иде, хәзер 1900 гектардан күбрәк. Эшчеләребез, киресенчә, кимеде. 20 ел дәвамында 387дән әлеге көнгә 122гә калды. Билгеле, моны эшләргә кеше булмау, яки эш урынын кыскарту дип кабул итәргә ярамый. “Оптимальләштерү” сәясәте нәтиҗәсе бу. Теләге булган һәркемгә шөгыль бар. Әйткәндәй, узган елда җәмгыятьтә эшләүче һәр кеше уртача 1,4 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде. Яхшы күрсәткеч бу. Шуңа күрә айлык хезмәт хакы да былтыр уртача 23 мең сумга җитте. 2011 елда ул 11798 сум иде.
— Районда барлык 19 хуҗалыкның тулай аграр, шул исәптән, ит, сөт һәм ашлык җитештерүнең 12шәр проценты “Ленин” токымчылык заводы” җәмгыятенә туры килә. 4300 гектар сөренте җиргә хуҗа булган хуҗалык-ның узган елда — 159 миллион, шул исәптән 43,8 миллион сум саф табыш алуы, гомумән, сокландыра. Безнең продукциягә ихтыяҗ юк, җитештергәнне сата алмыйбыз, дигән җитәкчеләргә нинди киңәш бирер идегез? Сата алган очракта да арзанга яисә алыпсатарларга озаталар. Алып җиткерелмәгән керем-югалтулар шуннан башланмыймы?
— Кем ничек эшли торгандыр — анысы һәркемнең үз осталыгы. Әмма шунысы бәхәссез — барысы да җитәкченең булдыклылыгына, заман сулышын тоеп эш итә белүенә бәйле. Барысын да сәүдә үзе көйли, дип көтәргә ярамый. Узган елда мәсәлән, без 40 миллион сумлык ашлык саттык. Әлбәттә, “нинди орлык таптык — шуны чәчтек” дигән алым белән эшләү заманы түгел. Бүген эшкәртүче, сәүдә нәрсә сорый? Ихтыяҗны өйрәнү мөһим. Узган көздән, әйтик, карабодайның килограммын 25 сум белән сатып өлгердек, хәзер 20 сумга да алучы юк. Интернет, башка сәүдә порталлары һәр белгечнең эш өстәлендә. Ни кызганыч, арада компьютер белән эш итә белмәүче җитәкчеләр дә бар. Аларга авыр, чөнки район, республиканың сәүдә базарындагы хәл белән хәбәрдар түгелләр.
Сыйфат, өстәмә керем алу мөмкинлекләре көндәлек эшебез белән бәйле. Узган елда сатылган сөтнең 98 проценты югары сыйфат таләбенә җавап бирде. Шуңа һәм аксым, майлылык күрсәткече югары булган өчен өстәмә рәвештә 7 миллион сум һәм субсидия рәвешендә 6,7 миллион сум акча алдык. Сөтнең сыйфатын берничә юнәлештә билгеләүче корылма сатып алуга ике миллион сум сарыф иттек. Аның каравы, озатканчы ук чимал сыйфатын үзебез билгелибез. Былтыр эшкәртүчеләргә аны 23,61 сум белән саттык, ә үзкыйммәте 18 сумнан артмады. Бер сүз белән әйткәндә, җитештерелгән продукциянең сыйфаты югары булса, эшкәртүчеләр аны үзләре эзләп килә.
— Терлекчелек турында сүз чыккач, “Ленин”ның республикада иң нәтиҗәле эшләүче токымчылык заводларының берсе булуын да билгеләргә кирәк. Соңгы елларда бу тармак продукциясенә ихтыяҗ артуын исәпкә алып, республикада “500 ферма” программасы да кабул ителгән иде. Сезнең аңа беренчеләрдән булып кушылуыгыз да мәгълүм. Ул нинди нәтиҗә бирде?
— Сезнең сорауда хуҗалык эшчәнлегендәге ике мөһим юнәлеш берләштерелде. Әмма алар бер-берсеннән аерылгысыз. Шунысы куанычлы: республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов быел һәм якын елларда да үз инициативасы белән тормышка ашырыла башлаган проектның дәвам иттереләчәген белдерде. Бу — аграр җитештерүчеләр өчен куанычлы хәбәр. Аның нәтиҗәсе барлык яклап та зур. Без, мәсәлән, программага кергән 2012 елда 21,4 мең центнер сөт саткан булсак, узган елда бу күрсәткеч 33 мең центнерга җитте. Фермаларда проект кысаларында 70 миллион сумлык эш башкарылды, шуның 21 миллион сумын Хөкүмәт кире үзебезгә кайтарды. Һәр биш фермада да кул көче киметелде, мал азыгы хәзерләү-тарату тулысынча механикалаштырылды. Терлекчеләр санын киметмәдек, чөнки маллар ишәя, җәйге айларда көтүчеләр кирәк.
“Токымчылык хуҗалыгы” статусын алуыбызга да 15 ел үтте. Ел саен йөз башка кадәр токымлы таналар сатабыз. Үзебездәге көтү ел саен 25-27 процентка яңартыла.
Мин еш кына аграр җитәкчеләрдән генә түгел, ә кайбер галим-белгечләрдән дә авыл хуҗалыгында җитештерүне арттыру өчен кайсы тармакка күбрәк ярдәм итәргә, дәүләт ярдәмен арттырырга кирәк, дигән сораулар ишетәм. Әлбәттә, бигрәк тә соңгы елларда игенчелекне дә, терлекчелекне һәм мал азыгы җитештерү юнәлешен дә бер-берсеннән аерып карарга ярамый. Алар бер-берсенә бәйле. Мал үстерү өчен азык кирәк, анысын хәстәрләргә акча — ит-сөтне күбрәк җитештерү кирәк.
— Альберт Рафаилович, мәгълүм булуынча, тиздән Хөкүмәтнең авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган утырышы узачак. Әгәр югары трибунадан сүз бирелсә, республика һәм Хөкүмәт җитәкче-легенә тоташ тармак проблемаларына кагылышлы ниндирәк тәкъдим-фикерләрегез белән уртаклашыр идегез?
— Безнең хуҗалыкта икътисади тотрыклылык, үсеш тәэмин ителүгә карамастан, әлбәттә, авыл хуҗалыгы проблемалары буенча шәхси тәкъдимнәр аз түгел. Беренчедән, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның 2020 елга кадәр аграр җитештерүне 1,5 тапкыр арттыру бурычын куюы куандырды. Димәк, һәр хуҗалыкның үз максаты булачак, дигән сүз. Бу безгә стимул да, этәргеч тә булып тора. Әмма, басучылык культураларын җитештерүчеләргә ашлама, техника ягулыгы сатып алуда ташламалар сакланырга тиеш. Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан ягулык бәясе артмасына ышаныч аз. Узган елда Башкортстаннан бер төркем аграрийлар Белоруссиядә булдык. Һәр гектардан 80-90 центнер ашлык алалар. Гектарына 600-800әр килограмм ашлама кертәләр. Аны сатып алуда Хөкүмәт ярдәме зур. Ашлама, гербицидлар сатып алуда дәүләт көйләве дә булырга тиеш, дип уйлыйм. Дөрес, без икенче ел рәттән кредитсыз гына үз ихтыяҗыбызга җитәрлек минераль ашламалар кайтарабыз. Үзебезнең акчага 405 тонна тупланды.
Хөкүмәтнең гектар күләменә карап бирелгән ярдәме дә бик аз. Мин моны барлык аграрийлар фикере буларак әйтергә телим. Субсидияне һәр хуҗалыкның эш нәтиҗәсеннән чыгып билгеләргә кирәк. Төрле дәрәҗәдәге салымнарны түли алмаган аграр предприятиеләргә дә субсидия бирү дөрес түгел. Әгәр хуҗалык “йөк”не тарта алмый икән, аны таратырга яисә сатарга түгел, ә җитәкчесен алыштырырга кирәк.
— Узган елда аграрийлар белән очрашуда республика Башлыгы авыл хуҗалыгында фәнни казанышларга аз урын бирелүен, җитәкчеләрнең фәннән ерак торуын тәнкыйтьләгән иде. Сездәге казанышлар турында фикер йөрткәндә галимнәр “кулы”да сизелә кебек.
— Игенчелек тармагында ул районлаштырылган элита орлыгы, яңа технология һәм агротехник чаралар белән бәйле булса, терлекчелектә катлаулырак. Былтыр Краснодар краенда тәҗрибә өйрәнеп, галимнәр, белгечләр белән очраштык. Быел үзләрен чакырдык. Кубань аграр университетының авыл хуҗалыгы малларының физиологиясе һәм аларны тукландыру кафедрасы профессоры килде. Әле безнең фермада һәр сыердан көндәлек савым 18 килограммга якынлаша. Университет галиме, аны тагын да 10 килограммга арттыру мөмкинлеге бар, дип дәлилләде һәм аңа ирешелде. Моның өчен балансланган азык рационын баету кирәк. Узган елда маз азыгына төрле өстәмәләр сатып алу өчен 5 миллион сум акча тотындык. Суккул авылы фермасында 40 килограммга кадәр сөт бирүче сыерлар да бар. Токым яхшы. Хәзер без катнашазыкны төрләндерү, баету турында уйлыйбыз. Кубань галиме ярдәм итә. Күптән түгел Алтайдан фәнни-тикшеренү институты галим-нәрен кабул иттек. Кызганычка каршы, республикада катнашазык җитештерүче завод-предприятиеләр бармак белән санарлык та калмады. Аларны тергезергә кирәк. Чөнки терлекчелектәге үсешкә сан белән түгел, ә югары җитештерүчәнлек белән генә ирешеп булачак. Шуңа күрә якын елларда, аграр фән белән хезмәттәшлекне ныгыту белән бергә, бу юнәлештә катнашазык җитештерүне дә җайга салырга кирәк. Республикада мин, гомумән, хуҗалыкларның үзенчәлегеннән чыгып әзерләнгән мал азыгы җитештерүгә игътибар җитми, дигән фикердә.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда республика Башлыгы башлангычы белән аграр тармак проблемаларына кагылышлы гамәли семинар-киңәшмәләр ешрак үтә башлады. Анда аграр предприятие җитештерүчеләренең галимнәр белән йөзгә-йөз очрашып аралашу мөмкинлеге дә була. Кызганычка каршы, мондый чаралар еш кына “хәл-әхвәл белешүгә” генә кайтып кала кебек.
— Дүртөйле районында соңгы унъеллыкларда сүнгән, яшәргә кешеләре калмаган авыллар булмады. Сез җитәкчелек иткән хуҗалык үзәге Суккулдан тыш, Юкәлекүл, Мәмәдәл, Үткен һәм Атсөяр авылларының язмышы ничек? Анда яшәүчеләр, эшләүчеләр бетмәсме, дигән сорау борчымыймы Сезне?
— Минемчә, мондый сорау һәр җитәкченең күңелендә булып, бу хәлгә юл куймас өчен нәрсә эшләргә кирәк дигәне дә булырга тиеш. Мин җитәкчелек итә башлаган елларда да, сыер малыннан тыш, сарыкчылык һәм дуңгызчылык фермалары бар иде. Биш авыл халкын да эшле һәм ашлы итте ул. Сарыкның итенә, йонына ихтыяҗ калмагач, яптырдылар, дуңгызларны “Африка түләмәсе” чиреннән куркып бетерергә мәҗбүр иттеләр. Бу хәлләрдән соң һәр авылда фермалар төзеп, мал белән тутырдык. Эшле халык беркайчан да “түшәмгә төкереп” ята алмый, авылның нигезе дә корымый.
Егерме ел эшләү дәверендә һәр авылга юлны гына түгел, аларның урамнарын да асфальтлауга ирештек. “Зәңгәр ягулык” яна, суүткәргечләр эшли. Әлбәттә, мине аларда яшәүчеләрдән ныграк борчыган проблемалар да бар. Илдә “оптимальләштерү”гә кадәр булган сәясәт чорында Мәмәдәл, Үткен һәм Атсөярдә клублар ябылды, Юкәлекүлдә сигезьеллык мәктәп бикләнде. 170кә якын кеше яшәгән Юкәлекүлдә фельдшерлык пункты ябылу куркынычы тугач, медперсоналга хезмәт хакын хуҗалык өстәп түләргә булды. Ул бүген уңышлы эшли.
Социаль мәсьәләләрне хәл итү — халыкка уңайлы яшәү шартлары тудыру дигән сүз. Авылларда юл чистарту, суүткәргеч чыгымнарын түләүне үз өстебезгә алу — һәммәсе дә биредә яшәүчеләргә ярдәм итү чагылышы ул. Артезиан коесы эшчәнлеген тәэмин итүгә ай саен 90 мең сум акча бүленә.
— Әңгәмә барышында сөтне үзегез эшкәртүегез, пилмән цехлары эшләү турында бер сүз дә әйтмәдегез. Ә бит заманында Суккулда эшләнгән “Голландия сыры”на Уфа кибетләрендә чират торалар иде. Әллә сезне дә башкаладагы көндәшлек кысып чыгардымы?
— Бу цехларның ябылуы, билгеле, вакытлыча гына. Көндәшлек шартларында җиңелү дә түгел, әлбәттә. Бүген сөтне чимал килеш сату берничә тапкыр отышлырак. Сыр заводыбыз үзебезнеке. Смена саен 250 килограмм продукция бирергә сәләтле. Бүгеннән эшли башларга әзер. Манты, голубцы һәм пилмән цехы да “үз сәгатен” көтә. Әйткәндәй, авыл хуҗалыгы җитештергәнен сата алмаган, яки акча җитмәүдән җәфаланган елларда фәкать шушы ярдәмче цехлар ел саен 5 миллион сумга кадәр саф табыш кертә иде. Эшкәртү һәм җитештерү цехлары, ышанам, киләчәктә отышлы булуын күрсәтер әле.
— Альберт Рафаилович, хуҗалыкка ил күләмендә дан китергән атларыгыз турында да сорашмыйча кала алмыйм. Сез дә республикада “ат җене” кагылган җитәкчеләр исемлегендә түгелме соң?
— Юкәлекүл авылында яңа ат абзары салдык. Атлар саны 140 башка җитте. Аларны хуҗалык эшләрендә файдалану һәм ит өчен асрыйбыз. Ел саен кырыгын сатабыз. Аңлап торам, сезне башка атларыбыз кызыксындыра торгандыр.
Дүртөйле атлы спорт комплексында өч чабыш атыбыз бар. Бер пони — кечкенә ат та алдык. Соңгы елларда гына “Принцип-Кантри” кушаматлы атыбыз Казанда һәм Курганда узган зур бәйгеләрдә беренче урыннарны алды. Үткән елда, шулай ук, Казан һәм Әлмәт шәһәрендә оештырылган мәртәбәле ярышларда атыбыз беренче бүләккә лаек булды. Мәскәүдә “Шахтер көне” уңаеннан уздырылган чабышларда икенче урынга ия булып, ил күләмендә танылу алдык. Нибары бер атыбызның ике елда алган гомум приз бәясе 1 миллион сумлык булды.
— “Ленин” токымчылык заводы” җәмгыяте соңгы елларда Мәскәүдә узган “Алтын көз” агросәнәгатьчеләр күргәзмәсендә актив катнашучыларның берсе булды. Форумнан дүрт — алтын, ике көмеш медаль белән кайтуыгыз да казанышларга зур бәя булып тора. Яңа хуҗалык елына нинди кәеф белән аяк басасыз?
— Беренчедән, Хөкүмәт үткәрәчәк зур чара алдыннан хөрмәтле “Кызыл таң” гәзите аша теләк-фикерләрем белән уртаклашырга мөмкинлек биргәнегез өчен рәхмәт.
Язгы кәефкә килгәндә, хуҗа-лыкта эшләүчеләрнең генә түгел, һәр биш авылда яшәүче-ләрнең дә күңелләре төшенке түгел дип уйлыйм. Чөнки безнең тылыбыз ныклы. Безнең техника куәте белән 10-15 мең гектар җирне эшкәртеп була. 34 тракторыбыз, 30га якын төрле йөк машинасы, 7 ашлык һәм 3 берәмлек мал азыгы җыю комбайныбыз бар. Алар, нигездә, яңа. Ремонт эшләрендә өзеклек юк. Чәчү орлыгы җитә Әйткәнемчә, техника ягулыгын кредит кулланмыйча туплыйбыз. Иң мөһиме — җир һәм һөнәр кадерен белүче, намуслы хезмәт нәтиҗәсеннән яшәү дәрте алып эш-ләүче авыл эшчәннәребез бар.