+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2017, 02:00

“Буш вәгъдәләргә ышанмагыз!”

Хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татьяна Астрелина эш хакын тоткарлау белән килешмәскә чакыра.Калтасы районының “Яңа юл” хуҗалыгы хезмәткәрләренә эш хакын ит белән түләгәннәр. Районның янә ике хуҗалыгы эшчеләре акча урынына азык-төлек, фураж, салам алган. Бу законсызлык турында республиканың Хезмәт инспекциясенә хәбәр ителә. Һәм закон бозучы җитәкчеләр тиешле җәзасын ала.

Кызганычка каршы, авылларда хезмәт хакын акчалата түгел, ә итләтә, сөтләтә, печәнләтә, бозаулата һәм башка продукция яисә мал азыгы белән түләү әллә кайчаннан гадәткә керде һәм кайбер урыннарда һаман гамәлдә. Моңа түзгән хезмәткәрләр түзүен дәвам итә, ә хокукларын якларга теләү­челәр республиканың Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итә.

Шулай да аларның хәле бөтенләй үк начар түгел әле. Республикада хезмәт хакын ни акчалата, ни әйберләтә ала алмаучылар да бихисап. Хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татьяна Астрелина белдерүенчә, былтыр әлеге ведомство республиканың 18 мең кешесенә 527 миллион сум хәләл акчасын алырга ярдәм иткән. “Без бу сан белән горурланмыйбыз, безнекедәй имин төбәктә мондый хәлләр бөтенләй булырга тиеш түгел”, — ди ул.

Кызганычка каршы, илдә предприятиене хезмәт хакы буенча бурычлары турында отчет тотарга мәҗбүр итүче закон юк. Якынча статистика төрле чыганаклардан җыела. Әлеге ведомство мәгъ­лүматлары буенча, 1 гыйнварга республикада бу бурыч 367 мил­лион сум тәшкил иткән. “Росреестр”ның төбәк идарәсе, банкрот предприятиеләрнең бурычы 400 миллион сумнан артык, дип белдерә. Бөтенләй ачыкланмаган яшерен бурычларны да кертеп, республикада бу сан 1 миллиард сумга җитәргә мөмкин.

Шуларның өчтән икесе банкрот оешмаларга туры килсә, калганы эшләп килүче предприятиеләр җилкәсендә. Банкрот дип таныл­ганнары арасында иң зур бурыч­лылар — Октябрьскийның “Системнефтегаз”, Уфаның “Энерготехсервис” предприятиеләре, Ишембай машиналар төзү заводы, Туймазы районындагы туку комбинаты. Аларның һәрберсендә 19 миллионнан 50 миллион сумга кадәр бурыч җыелган.

Эшчәнлеген дәвам итүче предприятиеләр башында атаклы Әмҗә урман комбинаты тора, аның артыннан Ишембай машиналар төзү заводын кабул итеп алган “Миловское” уку комбинаты килә. Соңгысына карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында җитәкчелек бурычны 5 миллион сумнан 1,2 миллионга кадәр кыскарткан. Шушы ук исемлеккә “Динамо” спорт комплексы да керә.

Былтыр 1 гыйнварга хезмәт хакы буенча бурыч күпкә азрак булып, 294 миллион сум тәшкил иткән иде.
— Бурычлыларның күбрәк ачыклануының бер сәбәбе кеше­ләрнең активлашуындадыр. Ниһа­ять, алар “акча иртәгә, иртәгә соңга була”, дигән буш вәгъдәләргә ышанмый башлады. Мөрәҗә­гатьләрнең 60 проценты нәкъ хезмәт хаклары бурычларына кагыла. Без алар нигезендә тикшерү үткәрәбез. Кешеләр күбрәк яза, зарлана, без исә күбрәк тикшерә һәм законсызлыкларны ачыклый башладык, — ди Татьяна Астрелина.

Хезмәт инспекциясенең штаты нибары 30 кешедән тора, шуңа карамастан, бер ел эчендә ике меңнән артык тикшерү үткәреп, җиде меңгә якын закон бозу очрагы ачыкланган. Барыннан да ешрак Хезмәт кодексын эшкәртү, сәүдә, авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүче кече һәм урта пред­приятиеләр боза.

Эш урынында имгәнүләргә килгәндә, җитәкчеләр мондый очракларны еш кына яшереп калдырырга тырыша. Бер елда шундый 53 хәл билгеләнгән, шуларның алтысында кеше һәлак булган. Хезмәт инспекциясе медицина учреждениеләре, хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә тора, алардан производствода имгәнүләр турында хәбәрләр ала. Шул сәбәпле, мондый фаҗигаләрне яшереп калдыру мөмкин түгел диярлек.

Узган елның 16 июлендә “Башнефть-Уфанефтехим” заводында зур шартлау булган иде. Авария нәтиҗәсендә предприятиенең сигез хезмәткәре һәлак булды. Татьяна Астрелина, шартлауның сәбәбе билгеләнде, бу — корылма ясалган металлның тузуы, дип белдерде. Фаҗигане “Ростехнадзор” тикшергән, хәтта Мәскәүдән эксперт килгән.

Гомумән алганда, былтыр республика предприятиеләрендә 117 кеше үлгән, шуларның яртысында гына үлем производствода имгәнү белән бәйле, калганнары һөнәри авырулар нәтиҗәсендә гүргә кергән. Хезмәткәрләрнең сәламәтлеге турында вакытында хәстәрлек күрмәү — мөһим проблемаларның берсе. Эш бирүче аларның хроник чирләренә еш кына күз йома.

— Производствода үлемнәрнең сәбәбе имгәнүләр генә түгел, хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән ишемия, эпилепсия, инсультлар да, — ди Татьяна Астрелина. — Аларның бер өлешен медицина тикшерүе генә ачыклый ала. Ләкин аның өстән-өстән генә үткәрелүе сәбәпле, сәламәтлеге какшаган кешеләр хәвефле урыннарда гарипләнгәнче, хәтта үлгәнче эшләргә мәҗбүр.
Читайте нас: