— Азамат Нилевич, яңа формат дигәннән, ниләр күз уңында тотыла соң?— Беренчедән, без көндезге вакытта, төгәлрәк әйтсәк, 11дән алып кичке 7гә кадәр вакытта балалар-үсмерләргә кино күрсәтәчәкбез. Әлбәттә, яшь тамашачыны кызыксындырган фильмнарга игътибарны күбрәк юнәлтәбез. Моның өстендә әлеге вакытта ныклы эш алып барыла. Социаль челтәрләрдә, мәктәп укучылары арасында анкета сорауларына җавап алабыз. Мәсәлән, яңа чыккан, тамашачылар арасында киң танылу алып өлгергән иң яхшы фильмнарны кабат күрсәтү өчен вакыт билгеләячәкбез. Балалар өчен вакыт кичке сәгать 7 белән чикләнә. Аннан соң өлкән буын вәкилләре, пенсионерлар өчен “Ретро Кино” күрсәтәчәкбез. Алар белән иҗтимагый оешмалар, ветераннар берләшмәләре аша элемтәгә керәбез.
Икенчедән, яшьләр ялын һәм иҗади башлангычларын оештыру форматы. “Яшьләр Артклубы” белән халык ихтыяҗын, тамашачы теләген күз уңында тотып, төрле проектлар өстендә эшлибез.
Өченчедән, бу укыту юнәлешендәге формат. “Башкортстан телерадио хәбәр итү ассоциациясе” коммерция булмаган предприятиесе башлангычы һәм идеясе белән үткән ел көз “Смена” кинотеатры базасында аудиовизуаль сәнгать буенча укыту үзәге булдыру турында оештыру эшләре башланды. Киләчәктә ул “Кино һәм телевидение мәктәбе” экран мәдәниятен һәм аудиовизуаль сәнгатьне үстерү үзәге” дип аталачак. Монда урындагы һәм муниципаль телестудияләрне, иҗади остаханәләрне, шәхси музыка мәктәпләрен һәм балалар иҗатын үстерү үзәкләрен катнашырга чакырачакбыз.
— “Кино һәм телевидение мәктәбе” нинди юнәлешләргә өстенлек бирәчәк?— Юнәлешләр үз эшенең остасы булган укытучылар белән бәйле. Беренче укулар февраль-апрельгә әзерләнә. Тиздән “Анимация мәктәбе” курсларына укучыларны җыячакбыз. “Продюсер курслары” әзерләнә. Анда “Оператор эше”, “Монтажлау серләре”, “Кинорежиссура”, “Тележурналистика” буенча белем биреләчәк.
— Азамат Нилевич, кино тамашачы күңелендә нинди тәрбияви роль уйный? Яшь буын кинога йөриме?— Без эчтәлекле, фәһемле фильмнар тәэсирендә үстек. Кино бүген дә экран сәнгате кебек тормышка якты караш тәрбияли, геройлар язмышы нигезендә тамашачыга уңай нәтиҗә ясарга, сабак алырга, уйланырга мөмкинлек бирә. Тирә-юньгә сакчыл караш, кызыксыну уята. Тамашачы бүген дә киносыз яшәми. Монда иҗтимагый күренеш дип аталган “дүртенче экран”ны билгеләргә кирәк. Тарихны искә төшерсәк, беренче экран — ул гадәти кино карау иде, икенчесе — телевизор, өченче экран — компьютер, дүртенчесе — шәхси кесә телефоны.Кинозалларга килгәндә, алар да буш тормый. Мисалга 2015 елны алыйк. Илебез буенча зур шәһәр кинозалларына фильм карар өчен 250 сумга билет сатып алып, 190 миллион тапкыр кинога килгәннәр. Кинога кеше йөри һәм йөриячәк! Безнең алда торган мәсьәлә — төбәктә үзебезнең кинопрокат һәм киночелтәрне булдыру.
— Кинотеатр турындагы мәгълүмат белән кайдан даими танышырга мөмкин?— Бүгенге көндә шәһәр халкы һәм кинотеатрның яраткан тамашачылары белән тыгыз бәйләнештәбез. Вконтакте социаль челтәрендә яңа төркем булдырдык. Ул
vk.com/kinosmenaufa дип атала, ufakino-smena.ru адресы буенча яңа сайт эше җайга салынды. Фойены төзекләндерүгә, матурлауга күп көч салынды.
— Продюсер буларак, балалар киносы турында да берничә сүз әйтсәгез иде.— Илдә хәзерге вакытта балалар киносы торышы, кызганычка каршы, аксый. Шушы бушлыкны тутыру максатыннан балалар өчен кинотелестудияләр булдыру бурычы өстендә эшчәнлек алып барабыз. Ул үсеп килүче буынның мәдәният учагына әйләнергә тиеш. Тулы метражлы фильмнар төшермәсәк тә, балалар киносын эшләүдә катнашып, алар карарга, уйларга, үз куллары белән булдырырга өйрәнәчәк. Санкт-Петербург, Мәскәүнең медиамәдәният кафедралары мәктәпләрдә медиабелем бирүне оештырырга кирәк дип күптән чаң кага, ләкин белем бирү системасы үзгәртүләргә бик авыр бара. Бүген ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә балалар киносын җанландыру буенча чаралар күрелә. Мәдәният министрлыгы Русия киносы турындагы мәгариф программасын әзерләү буенча эш алып бара.
— Әңгәмә өчен рәхмәт! Барлык эшләрегездә уңышлар телибез! Кем белә, Уфадагы “Смена” кинотеатры, бәлки, киләчәктә ватан киносының үзәге дә булыр!