+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2017, 02:00

Никахка ничә яшьтән керергә ярый?

Дәүләт җылышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты утырышында депутатлар 16 яше тулмаган яшьләргә аерым очракларда никахка керүне регламентлаучы һәм республика Прокуроры тарафыннан тикшерүгә кертелгән “Башкортстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тикшерде.

— Закон проектын эшли башлаганда ук без аны ашыгып кабул итмәскә һәм ике төрле фикер яклыларны да канәгатьләндерерлек хәл-шартлар эзләргә килештек, — диде республика Парламенты Рәисе Константин Толкачев. — Кызганычка каршы, әлеге проблема бүген дә актуаль. Бу турыда фикер алышулар елдан артык бара, мәсьәләне хәл итәргә вакыт. Күпсанлы консультацияләр барышында җәмәгатьчелекне, хокук саклау һәм опека органнарын канәгатьләндерүче вариантлар тикшерелде. Җәмәгатьчелек тәкъдим иткән вариант — никахка керү мөмкинлеген 14тән 15 яшькә үзгәртү. Ул хуплауга лаек дип уйлыйм.

Прокурор тәкъдим иткән үзгәрешләр 16 яше тулмаган гражданнарга никахка керү кагыйдәләрен катгыйлатуга юнәлтелгән иде. Гаилә кодексы иртә никахлашуны рөхсәт итә, әмма законда гражданнарның ничә яшьтә булуы һәм бу процедураның тәртибе каралмаган.

— Әлеге вакытка кадәр бу мәсьәлә тиешле рәвештә көйләнмәгән. Шуны әйтергә кирәк: республикада закон биргән мөмкинлек 20 елдан артык гамәлдә, әмма асылда исә барысы да урындагы власть карамагына кайтып кала, — диде Константин Толкачев. — Ел саен республикада мондый 15-20 никах теркәлә, һәр очрак аерым игътибар таләп итә.

Закон проекты беренчедән, никахка керү яшен — 15 яшь дип (элек ул күрсәтелмәгән), икенчедән, аерым хәл-шартлар исемлеген — йөклелекне яисә сабый тууны билгеләүне күзаллый. Әлеге вакытта башка сәбәпләр дә карала. Закон проекты, шулай ук, материалларны тикшерү органнарына юнәлтүне һәм Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетының никахка керүне рөхсәт итү яисә тыю турында карар кабул итүен күзаллый.

Мондый законнар Русиянең 20дән артык субъектында, шул исәптән Мәскәү, Түбән Новгород, Чиләбе өлкәләрендә, Татарстанда кабул ителгән.
Читайте нас: